Эвенк теле
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Эвенк теле | |
Үзисем: |
Эвэды̄ турэ̄н |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Россиядә: Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш; Кытайда: Эчке Монголия |
Рәсми халәт: |
|
Сөйләшүчеләр саны: |
44 500 |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
эвк 825 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
Эвенк теле (эвенк. эвэды̄ турэ̄н) — эвенкларның теле, тунгус-манчжур телләргә керә. Россиядә 1929 елдан латин әлифбасы, 1937 елдан кирил әлифбасы кертелә. Кытайда, Монголияда — латин һәм иске монгол әлифбалары.
Эвенк теле балалар бакчаларының әзерлек төркемнәрендә, башлангыч сыйныфларында, факультатив буларак 8 нче сыйныфка кадәр укытыла. Фән буларак Санкт-Петербург, Якутск, Хабарау, Улан-Удэ, Игарка, Амурдагы Николаевск югары уку йортларында укытыла.
Аралашу теле буларак эвенк теле урта һәм олы яшьтәге эвенклар арасында кулланыла. «Эвэды ин» (Эвенк тормышы) рус-эвенк телле газета нәшер ителә.
Хәзерге вәзгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1989 елгы җанисәп буенча, Россиядә 29 957 эвенк яши иде. Алар арасында эвенк телен туган тел дип 26,1 % кеше санады. Эвенк телендә 45,1 % кеше иркен сөйләшә алды. Хәзерге вакытта эвенк теле фәкать эвенклар күпләп яшәгән районнарда кулланыла.
Эвенк телендә өч сөйләш аерыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш.
Әдәби тел 1930 елларда латин әлифбасы нигезендә язуны кертү белән бергә формалаша башлый. Ләкин хәзер дә әдәби тел нормалары тулысынча формалашмаган, диалекталь аерымлыклар күп.
Әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кирил әлифбасы нигезендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россиядә хәзерге эвенк әлифбасында (1958 елдан) 34 хәреф бар:
А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж |
З з | И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | Ӈ ӈ |
О о | П п | Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х |
Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь | Э э |
Ю ю | Я я |
Латин әлифбасы нигезендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кытайда эвенк латин әлифбасында 30 хәреф бар:
A a /a/ |
B b /b/ |
C c /ts/ |
D d /d/ |
E e /ə/ |
Ē ē | F F /f/ |
G g /ɡ/ |
Ḡ ḡ /ɣ/ |
H h /x. h/ |
I I /i/ |
J j /dʒ/ |
K k /k/ |
L l /l/ |
M m /m/ |
N n /n/ |
Ng ng /ŋ/, /ˠ/ |
|
Ɵ ō | O o /ʊ/ |
P p /p/ |
Q q /tʃ/ |
R r /r/ |
S s /s/ |
T t /t/ |
||
U u /u/ |
V v /ɵ/ |
W w /w/ |
X x /ʃ/ |
Y y /j/ |
Z z /dz/ |
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гомуми мәгълүмат (ингл.)
- ↑ Закон Республики Саха (Якутия) от 16 октября 1992 года № 1170-XII «О языках в Республике Саха (Якутия)» (с изменениями на 30.05.2017), ст. 6: «признаются местными официальными языками в местах проживания этих народов и используются наравне с государственными языками».
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Language