Цахур теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цахур теле latin yazuında])
Цахур теле
мориори ЦIaIхна миз / Ts'әxna miz
Кыскача исем тсахурӣ һәм цахурский
Дәүләт Flag of Azerbaijan.svg Әзербайҗан
Flag of Russia.svg Россия
Язу кирилл язуы һәм цахур язуы[d]
Сөйләшүчеләр саны 23 000 кеше кеше (1989)[1]
Телнең ЮНЕСКО статусы начар хәлдә[d][2]
Ethnologue каталогында телнең статусы 6b Threatened[d][1]
Барлыкка килү урыны Ках районы[d], Закатальский район[d] һәм Дагстан
Commons-logo.svg Цахур теле Викиҗыентыкта

Цахур теле (әзери телендәː Saxur dili; рус телендәː Цахурский язык) ул төньяк Азәрбайҗаннда һәм көньяк-көнбатыш Дагстанда (Россия) сөйләшелә торган цахурлар тарафыннан сөйләшелә торган төньяк-көнчыгыш Кавказ теле. Бу тел Азәрбайҗанда якынча 11700 кеше тарафыннан һәм Россиядә якынча 10600 кеше тарафыннан сөйләшелә. Цахур сүзе бу телдә күп сөйләшүче кеше булган Дагъстан авылы исеменнән килеп чыккан.

Географик таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цахур теле күбесенчә Азәрбайҗанның Закатала районы һәм Ках районының авыл даирәләрендә һәм шулай ук Дагъстанның Рутул төбәгендә сөйләшелә. Азәрбайҗанда 15 900 Цахур бар (1999 ел халык санын алу) һәм Россиядә 10 400 Цахур бар (2002 халык санын алу). 1989 елда, аларның 93%-ы Цахур телен беренче теле дип игълан иткәннәр.

Рәсми статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗанда һәм Россиядә Цахур теле фән буларак башлангыч мәктәпләрдә (1-енче сыйныфтан 4-енче сыйныфка кадәр) Цахур халкы вәкилләре яши торган төбәкләрдә укытыла. Цахур телендә газеталар һәм радиотапшырулар шулай ук бар. Ул сөйләшелгән урында Россиядә Дагъстан төбәгендә унике рәсми телнең берсе. Шулай да, тел Азәрбайҗанда рәсми статуска ия түгел.

Нисбәте булган телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лезги төркеме телләре арасында рутул теле Цахур теленә иң якын тел дип фараз итәргә мөмкин. Бу ике телдән кала лезги төркемендә тагын сигез тел бар, атап әйткәндә: лезги теле үзе, табасаран теле, агһул теле, будух теле, крыз теле, хыналуг теле, уди теле һәм арчи теле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]