Игарка
Игарка | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Красноярск крае |
Район | Туруханск районы |
Координатлар | 67°28'0"N, 86°34'0"E |
Нигезләнгән | 1929 |
Мәйдан | 118 км² |
Мәркәз биеклеге | 20 м |
Халык саны | 6 183 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+8 |
Телефон коды | +7 39172 |
почта индекслары | 663200 |
Игарка (рус. Игарка) — Россиянең Красноярск краенда кече шәһәр.
Халык саны — 6 183 кеше.[1]
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Енисей елгасының Игарка ермагында, Красноярсктан 1779 километр төньяктарак урнаша. Игаркада аэропорт бар.
Июнь—июльдә шәһәрдә поляр көн, ә декабрь—гыйнварда поляр төн була.
Исем чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Игарка ермагы Егор Иванович Ширяев балыкчының кышлавы буенча аталган. Аның Егорка исеме соңыннан Игаркага әйләнә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче тапкыр Игарка ермагын Бөек Төньяк экспедиция барышында Фёдор Минин һәм Харитон Лаптев тикшереп чыкканнар.
1929 елда монда урман читкә чыгару өчен порт төзелә.
1930- — 1950-елларда Игарка — сөрген урыны. 1950-еллар башында монда Трансполяр магистральнең өлеше төзелгән. 1964 елда Норильск ихтыяҗлары өчен бу участоктан рельсларны җыеп алганнар.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1931[2] | 1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
~3 000 | ~23 600 | 14 311 | 15 624 | 16 335 | 18 820 | 8 627 | 6 183 |
Милли состав (2002): руслар — 86,6%, украиннар — 3,4%, татарлар — 2,3%, алманнар — 1,2%.[8]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Урман комбинаты. Балык заводы.
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дамир Йосыпов (1977), очучы, Россия Федерациясе Каһарманы (2019).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-12-01
- ↑ 2,0 2,1 http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/igarka/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01