Норильск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норильск latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Норильск
Норильск
Флаг Норильска[d]
Flag of Norilsk (Krasnoyarsk kray).pngCoat of Arms of Norilsk (Krasnoyarsk kray).png
Firsthouse.jpg
Нигезләнү датасы 1935
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Городской округ город Норильск[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Норильск[d][1]
Хөкүмәт башлыгы Олег Геннадьевич Курилов[d]
Халык саны 177 428 кеше кеше (2016)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 90 метр
Сәгать поясы UTC+07:00
Кардәш шәһәр Красноярск
Мәйдан 23,16 км²
Почта индексы 663300–663341
Рәсми веб-сайт norilsk-city.ru(рус.)
Җирле телефон коды 3919
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Максимальная температура 32,2 Силси градысы
Commons-logo.svg Norilsk Викиҗыентыкта

Норильск (рус. Норильск) — Русиядә шәһәр, Красноярск краенда халык саны буенча округының икенче шәһәр.

Халык саны — 176 189 кеше.[3]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норильск Таймыр ярымутравында, Норильская елгасы янында, Красноярсктан 1 500[4]/2 000[5] километр төньяктарак урнаша. Норильск тимер юлында станция.

Майиюньдә шәһәрдә поляр көн, ә декабрьгыйнварда поляр төн була.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норильск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −29 −24 −17 −10 −2 9 17 13 5 −7 −19 −22 −5
Уртача температура, °C −39 −35 −30 −21 −11 0 8 5 −1 −13 −27 −31 −11
Уртача минимум, °C −39 −33 −28 −21 −11 0 8 5 −1 −13 −27 −31 −16
Чыганак: WorldClimateGuide.co.uk

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норильскның беренче өе

XVIXVII гасырларда Норильск чыганаклардагы бакырны Мангазый халкы кулланган.

1860-елларда Сотниковлар (Дудинка сәүдәгәрләре) хәзерге Норильск тирәсендә каралама бакырны эретү өчен шахта мичен төзегәннәр.

1919 елда бу районда Николай Ураванцев җитәкчелеге астындагы геологик тикшеренүләр башланалар. 1921 елда хәзерге Норильскның беренче өе төзелә.

1935 елда ГУЛаг тоткыннар көчләре белән Норильск тау-металлургия комбинаты төзелеше башлана.

1939 елда Норильск шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1935-1955 елларда эшче көченең нигезе Норильлаг һәм Горлаг тоткыннары булганнар.

1953 елда Горлаг токыннары восстаниены күтәрәләр.

2005 елда Норильск составына Талнах һәм Кайеркан шәһәрләре кертеләләр. Норильск шәһәр округы составына шулай ук Снежногорск шәһәр тибындагы бистәсе керә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[3]
~14 000 109 442 135 487 180 358 174 673 134 832 176 189

Милли состав (2002): руслар — 77,6%, украиннар — 9,0%, әзериләр — 3,4%, татарлар — 2,1%, белоруслар — 1,1%.[12]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр оештыручы предприятиесе — Норильск тау-металлургия комбинаты.

Металл эшкәртү, химия, азык-төлек һәм башка ширкәтләре. Снежногорскта — Хантайка ГЭСы.

Югары белем йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Норильск индустрия институты
  • Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының филиалы
  • Мәскәү эшкуарлык һәм хокук институтының филиалы
  • Кисловодск икътисад һәм хокук институтының филиалы
  • Красноярск дәүләт педагоика университетының филиалы

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Искәндәр Фәйзуллин, ерак араларга йөзүче, тренер, табиб, Норильск йөзү бассейнының беренче директоры, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы.
  • Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
  2. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2016.rar
  3. 3,0 3,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  4. һава буенча
  5. су буенча
  6. http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/noriljsk/index.html
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 ел сан алу базасы

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]