Таймыр ярымутравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таймыр ярымутравы latin yazuında])

Таймыр
74°00′00″ т. к. 100°00'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрЛаптевлар диңгезе, Кара диңгезе
ИлРусия Русия
Беренче дәрәҗә АБКрасноярск крае
Таймыр ярымутравы (Русия)
 Таймыр Викиҗыентыкта

Таймыр ярымутравы (рус. Таймырский полуостров) — Ауразиянең иң төньягындагы ярымутау (Красноярск краенда).

Мәйданы 400 мең км², бу Россиядә иң зур ярымутау.

Урта Себернең төньякта, Кара диңгезенең Енисей култыгы белән Лаптевлар диңгезенең Хатанга култыгы арасында урнашкан. Көньякта Урта Себер яссы таулыгы белән чиктәш. Табгатенә күрә өч кисәккә бүленә:

  • Яр буе денудацион тигезлеге; нигездә, дүртенчел дәвере катламнарынан тора. Рельефы — калкулыклы тигезлек. Тундра ландшафтлары төп урынны тота;.
  • Бырранга таулары, төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка барлар, үзара параллель юнәлгән тезмәләрдән гыйбарәт. Озынлыгы 800 км, киңлеге 250 км. Иң бике ноктасы — Бырранга тавы (1146 мет). Озынлгы 5 километрга кадәр булган берничә тау бозлыгы бар (гомуми мәйдан 40 км²);
  • Төньяк Себер (Таймыр, Енисей-Хатанга) түбәнлеге. Тоз гөмбәзләре очрыйлар. Рельефы — калкулыклы тигезлек, абосолют бикелекләре 50—200 метр.

Таймыр ярымутравының климаты бик суык; җир даими рәвештә туңып бетә. Еллы явым-төшемнәр саны — 120—250 мм. Гыйнварның уртача темературасы —30°…—35°, июлники +1°…+12°. Иң түбән температура —61°, иң югары температура +30°. Елгалар: Пясина, Югары һәм Түбән Таймыра, Хатанга. Күлләр күп. Халык күбесенчә боланчылык белән шөгыльләнә. Таймырда ташкүмер бассейны һәм тоз чыганаклары бар.