Красноярск крае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты
Красноярск крае
Красноярский край
KrasnoyarskKray-Flag.svg Coat of arms of Krasnoyarsk Krai.svg
Байрак Герб

Krasnoyarsk in Russia.svg

Башкала

Красноярск

Мәйдан

2-нче

- Барлыгы

- Су

2 366 797 км² [1]

0,8%

Халык саны

17-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

2 828 187 кеше (2010)[2]

1,2 кеше/км²

Тулаем төбәктәге продукт

6-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

1 052,0 млрд. сум [3] (2010)

256,1 мең сум

Федераль округы

Себер

Икътисади районы

Көнчыгыш Себер

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Лев Кузнецов

Закон чыгару Җыелышының рәисе

Александр Усс

РФ субъекты коды

24

Сәгать поясы

MSK+4 (UTC+8)

Красноярск крае (рус. Красноярский край) — Русия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Регион
Төньяк-көнчыгыш
Көнчыгыш
Якутия
Көньяк-көнчыгыш Иркутск өлкәсе
Көньяк Тыва
Көньяк-көнбатыш Хакасия
Көнбатыш Томск өлкәсе, Хант-Манси АО
Көнбатыш
Төньяк-көнбатыш
Ямал-Ненец автономияле округы

Красноярск крае Урта Себердә урнаша. Ул Русияның 13,86 % мәйданын били.

Төньякта Кара һәм Лаптевлар диңегезләре белән юыла.

Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайда Русияның никель һәм платиноидлар запасларның 95 %, алтын запасларның 20 % тупланган; шулай ук кобальт, магнезитлар, һәм тагын 63 промышленность металлның һәм башка файдалы казылмалар төркеме бар.

Крайда зур күмер запаслар да тупланган: Канск-Әчинск басейны, Тунгуска ташкүмер бассйны.

25 нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ванкор нефть һәм газ чыганагы.

Дөньяда иң зурысының берсе Горево кургаш чыганагы; Курейка графит чыганагы.

Крайда барлыгы 10 000 файдалы казылманың чыганагы ачылган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайның климаты кискен континеталь, температураның сикерү хаслы.

Край территориясендә артик, субарктик һәм уртача климатик поясларны аерып алалар.

Уртача гыйнвар температаурасы - -36...-18 °C, июльнең +10...+20 °C.

Шәһәр Абсолют минимумы, °C Иң салкын айның температаурасы, °C Иң салкынысы өч айның температаурасы, °C Еллык уртача температурасы, °C Иң җылы айның температурасы, °C Иң җылысы өч айның температурасы, °C Абсолют максимумы, °C Уртача еллык
явым-төшем күләме, мм
Богучаны −53,5 −23,3 −21,2 −1,5 19,1 16,9 37,7 361
Бор −56,0 −23,6 −21,9 −3,1 18,2 15,5 36,1 595
Ванавара −61,0 −28,6 −26,6 −5,1 17,8 15,3 35,7 422
Дудинка −56,1 −26,8 −26,2 −9,4 13,8 10,5 32,8 522
Ербогачён −61,2 −30,1 −28,3 −6,2 17,5 15,2 35,8 345
Красноярск −52,8 −15,5 −13,9 1,6 18,7 16,8 36,4 491
Тура −60,0 −34,9 −32,6 −8,4 16,9 14,2 38,0 369
Хатанга −59,0 −31,7 −30,9 −12,5 12,4 9,2 36,7 280

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайда 10 га гомуми мәйдан белән ~323 мең күл бар. Күлләрнең 86% полюс түгәрәк артында урнашалар, иң зурысы - Таймыр күле (4560 км² мәйданы). Башка эре күлләр: Пясино, Кета, Лама, Большое Хантайское.

Елгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Озынлык,
км
Бассейн мәйданы,
км²
Елның урта
чыгым күләме, м³/с
Янәсәй 3487 2 580 000 18 600,0
Ангара 1799 1 039 000 4 390,0
Түбән Тунгуска 2989 473 000 3 680,0
Хатанга 227 364 000 3 320,0
Пясина 818 182 000 2 600,0
Таш асты Тунгуска 1865 240 000 1 750,0
Кан 629 36 900 286,0
Мана 475 9 320 98,5
Туба 119 36 900 771,0
Оя 254 5 300 632,0
Сыда 207 4 450 283,0
Сым 699 31 600 244,0
Большой Пит 415 21 700 238,0
Курейка 888 44 700 724,0

Туфраклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, тау-тундралы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.

Үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманлылык - 69 % (алардан: <50% - карагач, 17% - чыршы һәм ак чыршы, 12% - нарат, 9% - кедр)

Хайваннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайда барлыгы 342 кошларның һәм 89 имезүчеләрнең төркеме тора.

Тыюлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайда җиде тыюлыклар оештырылган:

  • Зур Арктик тыюлыгы
  • Саяно-Шушен биосфера тыюлыгы
  • Путоран табигый тыюлыгы
  • Столбы
  • Таймыр тыюлыгы
  • Урта Себер тыюлыгы
  • Тунгуска тыюлыгы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янәсәй губернасын гербы

1629 елга кадәр хәзерге край территория Тобольск регионына кергән иде; Соңрак, Енисейск, Канск, Әчинск һәм чиктәш җирләре Томск разрядына беркеткән. 1676 елда Енисейск шәһәр статусны алган.

XVIII гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1708 елда Петр I административ-территориаль реформасын үткәргән. Себер һәм Урал буендагы җирләр Себер губернасына кергәннәр. 1719 елда, Себер ералкыгына һәм территоянең идарә итүнең авырлыгы сәбәпле, губерния өч провинциягә бүленгән:

1724 елда аларга тагын ике провинция барлыкка килгән:

1764 елда Иркутск губернасы барлыкка килгән, аның составына Енисейск провинциясе дә кергән. Егерме ел үткәч, провинция юкка чыккан, аның өязләре өч губерняның составына кергән.

1797 елда барысы Янәсәй бассейның территориясе Тобольск губернасына керә; 1804-1822 елларда Томск губернасына керә.

XIX гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янәсәй губернасын гербы

1822 елда Ениисейск губернасы барлыкка килә. Үзәге - Красноярск шәһәре. Аның территория гомум алганда хәзерге Краснояск край территориясе белән туры килә иде.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елда милли состав (1897 җанисәбе буенча)[4]:

Округ урыслар татарлар
һәм хакаслар
украиннар поляклар яһүдләр эвенклар мордвалар якутлар ненецлар кетлар
Губерния 83,0 % 7,7 % 3,8 % 1,0 %
Әчинск өязе 82,7 % 8,7 % 5,7 % 1,1 %
Енисейск өязе 93,3 % 1,2 % 1,2 % 1,9 %
Канск өязе 86,2 % 2,3 % 7,4 % 1,5 % 1,4 %
Красноярск өязе 92,4 % 2,2 % 1,9 % 1,5 %
Минусинск өязе 75,8 % 16,5 % 2,9 % 1,8 %
Туруханск крае 27,9 % 14,9 % 19,9 % 28,6 % 8,4 %
Усинск өязе 88,7 % 6,6 % 2,9 %

ХХ гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның апрелендә Тыва Русия протекторатын кабул итә, һәм Тыва "Урянхай крае" буларак Русиянең Енисейск губернасы составына керә. 1921 елда җирле революционерлар һәм Кызыл Армия ярдәме белән, Тываның бәйсезелеге игълан ителә.

ВЦИКның 1925 елның 20 маендагы карары нигезендә, Себердә губернияләр һәм өлкәләр юкка чыгарыла. Алар урынында бердәм Себер крае барлыкка килә (үзәге Новосибирскидә).

1930 елда Себер крае Көнчыгыш Себер һәм Көнбатыш Себер крайларына бүленә.

1934 елда Көнчыгыш Себер крайеннан Красноярск крае аерып чыгарыла. Көнбатыш Себер краеннан яңа крайга 10 район һәм Хакас милли өлкәсе (6 район) күчте. Көнчыгыш Себер краеннан - 21 район + Таймыр һәм Эвенкия милли округлар күчте.

1991 елда Хакас милли өлкәсе край составыннан чыгып, республикага статусын алды.

2007 елда Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Эвенкия автономияле округы яңа РФ субъектына берләштерелә, Таймыр һәм Эвенкия автономияле округлары край составына Таймыр һәм Эвенкия районнар сыйфатында керделәр.

Җанисәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның 80% крайның 10% территоряиясендә яши.

Народ 2002 җанисәбе буенча 2010 җанисәбе буенча[5]
урыслар 2 638 281 (88,95 %) 2 490 730 (93,3 %)
украиннар 68 662 (2,31 %) 38 012 (1,4 %)
татарлар 44 382 (1,5 %) 34 828 (1,3 %)
алманнар 36 850 (1,24 %) 22 363 (0,8 %)
әзериләр 19 447 (0,66 %) 16 341 (0,6 %)
чуашлар 16 859 (0,57 %) 11 036 (0,4 %)
әрмәннәр 10 807 (0,37 %) 10 677 (0,4 %)
белоруслар 18 149 (0,61 %) 9900 (0,4 %)
кыргызлар 3876 8423 (0,3 %)
үзбәкләр 2778 6434 (0,2 %)
таҗиклар 3507 6304 (0,2 %)
мордвалар 7526 (0,25 %) --
долганнар 5805 5810 (0,2 %)
эвенклар 4632 4372 (0,2 %)
ненецлар 3188 3633

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Красноярск крае үз эченә 17 шәһәр округ һәм 44 муниципаль район ала.

Районнар Шәһәр округлары Административ карта
  1. Абан районы
  2. Әчинск районы
  3. Балахта районы
  4. Берёзовка районы
  5. Бирилюссы районы
  6. Боготол районы
  7. Богучаны районы
  8. Олы Мурта районы
  9. Олы Улуй районы
  10. Дзержинский районы
  11. Емельяново районы
  12. Енисейск районы
  13. Ермаковское районы
  14. Идринское районы
  15. Иланский районы
  16. Ирбейское районы
  17. Казачинское районы
  18. Канск районы
  19. Каратузское районы
  20. Кежемск районы
  21. Козулька районы
  22. Краснотуранск районы
  1. Курагино районы
  2. Мана районы
  3. Минусинск районы
  4. Мотыгино районы
  5. Назарово районы
  6. Түбән Ингаш районы
  7. Новосёлово районы
  8. Партизанское районы
  9. Пировское районы
  10. Рыбинский районы
  11. Саян районы
  12. Северо-Енисейский районы
  13. Сухобузимское районы
  14. Таймыр (Долган-Ненец) районы
  15. Тасеево районы
  16. Туруханск районы
  17. Тюхтет районы
  18. Ужур районы
  19. Уяр районы
  20. Шарып районы
  21. Шушенское районы
  22. Эвенк районы
Красноярск крайның административ-территориаль бүленеше

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны 14 меңнән арткан торак пунктлар
2011[6]
Красноярск 990,9 Дивногорск 28,3
Норильск 175,3 Дудинка 22,2
Әчинск 109,2 Боготол 21,0
Канск 94,2 Берёзовка 20,9
Железногорск 85,6 Енисейск 18,8
Минусинск 71,2 Шушенское 17,5
Зеленогорск 66,0 Бородино 17,4
Лесосибирск 61,1 Иланский 16,1
Назарово 52,8 Ужур 16,1
Шарып 38,6 Кодинск 14,8
Сосновоборск 33,1

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төсле металлургия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайның ширкәтләре Русияның башлангыч алюминийның ~27%ны эшлеп чыгаралар. «Норильский Никель» Русия бакырының 70%ны, никеленең 80%ны эшләп чыгара.

2007 елда крайның металлургия (кара һәм төсле) 399,1 млрд. рубльга продукцияны җитештерде.

Эре металлургик ширкәтләр

  • Красноярск Гулидов исемле төсле металлар заводы
  • Горево тау-баету комбинаты

Энергетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайнда 20 гидроэлектростанция эшли, 1 төзелеш стадиясенда.

  • Красноярск ГЭС (20 млрд кВт•сәг ел эчендә)
  • Курейка ГЭС (2,6 млрд кВт•сәг ел эчендә)
  • Усть-Хантайская (2 млрд кВт•сәг ел эчендә)

Эвенкия, Түбән Ангара ГЭС, Кулюмба ГЭС каскады проектларда бар. Түбән Курейка ГЭСның төзелеше туктатты.

Канск-Әчинск бассейнның күмердә өч ТЭЦ һәм өч ГРЭС эшли.

Машиналар төзү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү икенче урын ала (беренче урын - металлургия). Ширкәтләр:

  • Красноярск комбайн заводы, Нзарово авыл хуҗалыгы машиналар төзү заводы;
  • Красноярск суыткыч заводы "Бирюса";
  • Краснояск авыр машиналар төзү заводы - "Крастяжмаш";
  • Себер авыр машиналар төзү заводы - "Сибтяжмаш";
  • Красноярск суднолар төзү верфе;

һәм башкалар.

Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урман сәнәгате крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү өченче урын ала. Агач хәзерләүдә һәм агач эшкәртүдә 400 предпритиеләр эшли. Аларның ин эресе: ООО «Енисейский ЦБК», ОАО «Лесосибирский ЛДК», ООО «Янәсәйлесозавод», ЗАО «НовоЕнисейский ЛХК», ООО «ДОК Янәсәй», ООО «Канский ЛДК» һ. б.

Химия сәнәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әчинск нефть эшкәртү заводы - бензин һәм нефтепродуктлар җитештерә.
  • Красноярск синтетие каучук заводы - каучукны җитештерә.
  • Красноярск шин заводы - автомобиль һәм авиация шинларны җитештерә.
  • «Красноярский биохимзавод», «Канский биоэтанол» - этанолны җитештерә.

Нефть чыгару сәнәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда Ванкор нефть һәм газ чыганакның эксплуатация башланды. Чыганкның нефть запаслары - 260 млн. т., табигый газ запаслары - 90 млн. м³.

Башка сәнәгать төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Красноярск алюминий заводы ("Русал")
  • Әчинск глинозём комбинаты

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крайда 12 профессиональ театр һәм Красноярск крайдагы филармония, 49 музей, 148 кинотеатр, 1192 китапханә эшли.

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Янәсәй" футбол клубы Русиянең беренче футбол дивизионында уйный.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]