Ставрополь крае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ставрополь крае latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Русия Федерациясе субъекты
Ставрополь крае
рус. Ставропольский край
Flag of Stavropol Krai.svg Coat of arms of Stavropol Krai.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Ставрополь крае

Администраив үзәк

Ставрополь

Мәйдан

45-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

66 160 км²
0,6

Халык саны

15-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

2 799 473[1] (2015)

42.31 чел. кеше/км²

ТРП

33-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

316,9 млрд. сум (2010)

101,7 мең сум

Федераль бүлге

Төньяк Кавказ федераль бүлгесе

Икътисади район

Төньяк Кавказ икътисади район

Губернатор

Владимир Владимиров[2]
РФ субъекты коды 26
ISO 3166-2 коды RU-STA

ГАТОБК коды

07

Ставрополь крае (рус. Ставропольский край) — Русия Федерациясенең Аурупа өлеше субекты. Төньяк Кавказ федераль бүлгесена керә.

Административ үзәге — Ставрополь шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ставрополь крае Кавказ алдының үзәк өлешен, Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен һәм Зур Кавказның төньяк битүләрен алып тора. Көнбатышта Кубан елгасының киң террасалары җәелгән. Тигезлек территориясенең зур өлешен платосыман Ставрополь калулыгы алып тора.

Төп елгалары: Кубань (югары агымы) һәм аның кушлыдыклары (Теберда, Кече һәм Зур Зеленчук), Кума, Калаус, Егорлык. Берничә зур күл бар.

Табигый газ чыганаклар бар. Көнчыгыш өлешендә нефть, тауларда бакыр һәм кургашын, тутыя, полиметалл чыганаклар, ташкүмер, барит, утка чыдамлы балчык, доломит, мәрмәр, шифалы пычрак, төрле минераль һәм термаль чыганаклар бар.

Тигезлекнең климаты — континенталь дала климаты. Гыйнварның уртача температурасы -3,4°…-4,9°, июльнеке +22°…+25°. Еллык явым 300–600 мм, вегетация дәвере 207—220 көн.

Туфраклары нигездә кара туфрак һәм кәстәнә. Урманнар күбесенчә таулы урыннарда. Киң яфраклы, югарырак ылыслы урманнар, аннан югары субальп болыннары бар.

Кыргый хайваннардан, далада кимерүчеләр, керпе, төлке, бүре, ләтчә, сайгак, Кума елгасы буендагы камышлыкларда кыргый мәче, кабан, Маныч үзәнендәге күл һәм сазлыкларда су кошлары, тауларда болан, коралай, көрән аю, селәүсен, алтай тиене яши. Кошлар күп. Тау кәҗәсе, тур очрый.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
1 882 911 2 305 780 2 539 219 2 857 188 2 735 139 2 786 281

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ставрополь 419 816[9]
Пятигорск 145 952[9]
Кисловодск 129 949[9]
Невинномысск 117 638[9]
Ессентуки 103 093[9]
Михайловск 79 607[9]
Минеральные Воды 76 205[9]
Георгиевск 71 017[9]
Будённовск 63 644[9]
Изобильный 39 022[9]


Светлоград 38 099[9]
Горячеводский 36 801[9]
Зеленокумск 35 625[9]
Благодарный 31 959[9]
Иноземцево 28 071[9]
Александровское 27 471[10]
Новоалександровск 26 876[9]
Новопавловск 26 293[9]
Кочубеевское 26 070[9]
Нефтекумск 25 566[9]


Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ставрополь крае 26 муниципаль районга һәм 9 шәһәр округына бүленә.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп сәнәгать мәркәзләре: Ставрополь, Невинномысск, Пятигорск, Нефтекумск, Будённовск, Георгиевск, Лермонтов.

Ставрополь крае — эре авыл хуҗалыгы районы. Бодай, көнбагыш, шикәр чөгендеге һ. б. игелә. Мәйвачылык, йөземчелек үсеш алган. Нәзек йонлы сарыкчылык, ит-сөт терлекчелеге бар. Зур Ставрополь, Невинномысск һ.б. каналлар, сугару системалары бар.

Затеречный — Грозный нефтьүткәрегече, Ставрополь — УкраинаМәскәүПитырбур газүткәргечләре бар. Тимер юллар озынлыгы 944 км. Каты өслекле автомобиль юллары озынлыгы 17 059 км.[11] Минеральные Воды һәм Ставрополь халыкара аэропортлары бар.

Крайда туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). 2015 елның 18 март көнендә тикшерелгән. 2015 елның 18 март көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  2. назначен врио главы Ставрополья
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
  9. 9,00 9,01 9,02 9,03 9,04 9,05 9,06 9,07 9,08 9,09 9,10 9,11 9,12 9,13 9,14 9,15 9,16 9,17 9,18 Оценка численности постоянного населения муниципалитетов Ставропольского края на 1 января 2014 года. 2014 елның 2 апрель көнендә тикшерелгән. 2014 елның 2 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  10. Общая численность населения (в т.ч. мужчин, женщин) по муниципалитетам и населённым пунктам Ставропольского края. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года
  11. http://webcache.googleusercontent.com/search?q=cache:CqlkgVKNW5sJ:www.gks.ru/free_doc/new_site/business/trans-sv/t2-2.xls+&cd=2&hl=ru&ct=clnk&gl=ru