Эчтәлеккә күчү

Чукотка автономияле округы

66°15′10″ с. ш. 172°00′04″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чукотка автономияле округы latin yazuında])
Чукотка автономияле округы
рус. Чукотский автономный округ
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 10 декабрь 1930
Сурәт
Рәсми исем Чукотский национальный округ һәм Чукотский автономный округ
Рәсми тел рус теле һәм чукот теле
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Анадырь
Административ-территориаль берәмлек Россия
Сәгать поясы PETT[d] һәм Азия/Анадырь[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Chukchi Autonomous Okrug.map
Иң югары ноктасы Исходная[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы губернатор Чукотского автономного округа[d]
Башкарма хакимият башлыгы Роман Копин
Канунбирү органы Чукотка автономияле округы думасы[d]
Халык саны 47 778 (1 гыйнвар 2025)[3]
Нәрсә белән чиктәш Якутия, Магадан өлкәсе, Камчатка крае һәм Аляска
Кулланылган тел сиреник теле, наукан теле[d], юит теле һәм чукот теле
Мәйдан 721 481 км²
Рәсми веб-сайт чукотка.рф(рус.)
Харита сурәте
Подробная карта
Номер тамгасы коды 87
Карта
 Чукотка автономияле округы Викиҗыентыкта

Чуко́тка автоно́мияле о́кругы (рус. Чукотский автономный округ, чук. Чукоткакэн автономныкэн округ) — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында урнашкан субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль округка керә.

Административ үзәгеАнадырь шәһәре.

ЯкРоссия субъекты
КөнбатышЯкутия Республикасы (Саха)
КөнчыгышАКШ (диңгез буенча)
Көньяк-көнбатышМагадан өлкәсе
КөньякКамчатка крае

Чукотка автономияле округы Россиянең төньяк-көнбатышында урнаша. Бөтен Чукотка ярымутравын били, кыйтга өлешеннән тыш берничә утравында да урнаша.

Көнчыгыш Себер, Чукотка һәм Беринг дингезләре белән юыла.

  • Төп елгалар — Анадыр, Омолон, Великая, Амгуэма, Зур һәм Кече Анюйлар.
  • Иң зур күлләр — Краснено, Эльгыгытгын, Пекульнейское.

Чукотка автономияле округы - чик буе зонасы. Чукоткага барыр өчен чит илле кешеләргә ФСБның рөхсәте кирәк.

Округ күбесенчә Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Шуңа күрә анда каты субарктик климат, кыш 10 ай уза. Гыйнварның урта температурасы -15...-39 °C, июльнең +5...+10 °C. Явымнар 200-500 мм ел эчендә.

Файдалы казылмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Табигый газ, нефть, алтын, күмер, аккургаш, вольфрам, терекөмеш.

Чукотка милли округы 1930 елның 13 декабрендә Ерак Көнчыгыш крае составында барлыкка килгән. 1938-1951 елларда Хабарау краеның Камчатка өлкәсе составында булган.

1951 елда округ Хабарау краеның туры буйсынуына күчкән.

1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсенең составына керә; 1977 елда исемен Чукотка автономияле округына алыштыра.

1992 елда ЧАО Магадан өлкәсенең составыннан чыга.

Халык193919591970197919892002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган)2010[4]
Руслар5,2 (24,1 %)28,3 (60,7 %)70,5 (69,7 %)96,4 (68,9 %)108,3 (66,1 %)27,9 (51,9 %)25,1 (52,5 %)
Чукчалар12,1 (56,3 %)10,0 (21,4 %)11,0 (10,9 %)11,3 (8,1 %)11,9 (7,3 %)12,6 (23,4 %)12,8 (26,7 %)
Украиннар0,6 (2,7 %)3,5 (7,6 %)10,4 (10,3 %)20,1 (14,4 %)27,6 (16,8 %)5,0 (9,2 %)2,9 (6,0 %)
Юпик эскимослар1,1 (2,3 %)1,1 (1,1 %)1,3 (0,9 %)1,5 (0,9 %)1,5 (2,85 %)1,5 (3,2 %)
Эвеннар0,8 (3,8 %)0,8 (1,8 %)1,1 (1,0 %)1,0 (0,7 %)1,3 (0,8 %)1,4 (2,6 %)1,4 (2,9 %)
Чуваннар0,9 (0,6 %)1,0 (1,8 %)0,9 (1,9 %)
Белоруслар0,6 (1,2 %)1,7 (1,6 %)2,4 (1,7 %)3,0 (1,9 %)0,5 (1,0 %)-
Татарлар0,5 (1,1 %)1,6 (1,6 %)2,0 (1,4 %)2,3 (1,4 %)0,5 (1,0 %)-
Халык саны, кеше
Шәһәр 1959 1970 1979 1989 2002 2010[4]
Анадыр 5859 7703 12 241 17 094 11 038 13 525
Билибино 635 10 693 12 711 15 558 6181 5504
Певек 5752 10 528 11 060 12 915 5206 4161

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]


Чукотка автономияле округының эре торак пунктлары

Шәһәр Халык саны Торак пункт Халык саны


Анадыр

1Анадыр13 04511Усть-Белая873
2Билибино5 55612Марково809
3Певек4 16213Рыркайпий766
4Угольные Копи3 36814Уэлен720
5Эгвекинот2 79015Нешкан704
6Провидения1 97016Канчалан629
7Лаврентия1 45917Амгуэма521
8Беринговский1 40118Рыткучи517
9Лорино1 26719Ваеги497
10Омолон87320Мыс Шмидта492
2010 елның җанисәбе буенча[5]


Чукотка автономияле округы ТРП кеше башына буенча дүртенче урын ала (2008); икътисадның нигезе - алтын приисклары һәм рудниклар.

Билибино шәһәрендә АЭС эшли; Күмер чыгарыла, балык эшкәртү предприятеләре эшли.

Күбесенчә авиа- һәм диңгез буе транспорты.