Калмыкия
Калмыкия | |
калм. Хальмг Таңһч | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 16 май 1992 |
---|---|
Рәсми исем | Хальмг Таңһч һәм Республика Калмыкия |
... хөрмәтенә аталган | калмыклар |
Демоним | calmuc, calmuca һәм calmucchi |
Рәсми тел | рус теле һәм калмык теле |
Гимн | Калмыкия Республикасы Дәүләт гимны |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Элиста |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Сәгать поясы | MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][2] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Republic of Kalmykia.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Калмыкия республикасы башлыгы[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Бату Хасиков |
Канунбирү органы | Калмыкия республика халык хуралы[d] |
Халык саны | 266 770 (2024) |
Нәрсә белән чиктәш | Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Ростов өлкәсе, Ставрополь крае һәм Дагстан |
Кулланылган тел | ойрат теле[d] һәм калмык теле |
Мәйдан | 75 000 км² |
Номер тамгасы коды | 08 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Калмыкиядә җирләнгәннәр[d] |
Калмыкия Викиҗыентыкта |
Калмыкия Республикасы (калмык. Хальмг Таңһч) — Россия Федерациясе эчендә булган республика. Көньяк федераль округына керә.
Башкаласы — Әлиста шәһәре.
Чиктәшлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Як | РФ субъекты яки дәүләт |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Волгоград өлкәсе |
Көнбатыш | Ростов өлкәсе |
Көнчыгыш | Әстерхан өлкәсе |
Көньяк | Дагстан |
Көньяк-көнбатыш | Ставрополь крае |
Калмыкия Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен, Ергени калулыгының (иң биек ноктасы 222 м) зур өлешен һәм Кума-Маныч иңкүлеген алып тора. Көньяк-көнчыгышта Каспий диңгезе сулары белән юыла.
Файдалы казылмалардан газ, нефть, ташкүмер, тоз, төрле төзелеш материаллары бар.
Климаты кискен континенталь, җәй эссе, коры; кыш суык, аз карлы.
Уртача температура гыйнварда -5°…-8° га кадәр, июльдә +23…+26°. Уртача еллык явым көньяк-көчыгышта 170—200 мм, төньяк-көнбатышта 300—400 мм. Җир өсте сулар аз. Каспий буе түбәнлеге һәм Кума-Манич иңкүлегендә сай тозлы күлләр (Сарпа, Состин, Маныч-Гудило һәм башкалар) бар. Каспий диңгезенең яр буе сазлы камышлык.
Туфраклар нигездә аксым кәстәнә балчыксыл һәм көрән балчыксыл.
Хайваннардан үр куяны, кимерүчеләр, бүре, төлке, көзән, сайгак, кошлардан чүл бөркете, тургай, дүдәк бар; күл вә елгаларда балыклар очрый. Калмыкия территориясендә Кара җирләр тыюлыгы бар.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Городовиковск районы
- Ики-Бурул районы
- Кетченеры районы
- Лагань районы
- Кече Дербеты районы
- Октябрь районы
- Приютное районы
- Сарпа районы
- Целина районы
- Черноземельский районы
- Юста районы
- Яшалта районы
- Яшкүл районы
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Тюльпан» — Калмык дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — Русия географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |