Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөркет latin yazuında])
Бөрке́т (лат. Aquila chrysaetos) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Төньяк ярымшарның барлык урыннарында диярлек таралган. ТР территориясендә 20 йөзгә кадәр гадәти төр булып саналган, 1990 еллар ахырында 10 лап пар оя кора. Апрель аеннан октябрь аена кадәр очрый.
Гәүдәсенең озынлыгы 90 см га кадәр, канат җәеме 2 м га җитә, авырлыгы 6,5 кг га кадәр. Ана кошлар ата кошларга караганда шактый зуррак. Куе көрән, корсак тирәсе ачыграк төстә. Башы һәм муены алтынсыман җирәнрәк. Койрыгы озын, түгәрәк, яшьләренеке - ак. Аяклары нык, бармакларына кадәр төкле, каты тырнаклы. Биек карт агач башларында оялый. Көрән тимгелле 1-2 аксыл йомырка сала. Тоткынлыкта үрчи ала. Имезүчеләр (куяннар, йомраннар, кайвакыт төлке һәм этләр), үләксә, сирәк кенә кошлар белән туена. Кимерүчеләрне юк итүе белән файда китерә.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
↑ 2,0 2,1 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information
↑ 3,0 3,1 Энциклопедия жизни — 2008.