Непал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Федератив Демократик Непал Республикасы
संघीय लोकतान्त्रिक गणतन्त्र नेपाल
Sanghiya Loktāntrik Ganatantra Nepāl
Байрак Илтамга
байрагы гербы
урнашуы
Нигезләнгән 1768 ел
Идарә итү формасы Республика
Рәсми тел непали теле
Башкала Катманду
Эре шәһәрләр Катманду
Президент Рам Баран Ядав
Премьер-министр Сушил Койрала
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

140 800 км²
2,8%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

29 331 000 кеше
199 кеше/км²
Акча Непал рупияясе
Вакыт UTC +5:45
Пәрәвез домены .np
Телефон коды +977

Непа́л, Непал Федератив Демократик Җөмһүрияте (непал. नेपाल [neˈpaːl]) —Көньяк Азиядә, Һималайларда урнашкан дәүләт. Һиндстан һәм Кытай белән чиктәш.

Мәйданы 147 181 квадрат километр һәм халык саны якынча 27 миллион булган, Непал мәйданы буенча дөньяда 93-енче дәүләт һәм халык саны буенча 41-енче ил. Непал Бангладештан тар Силигури коридоры белән аерылган һәм Бутаннан Һиндстан штаты Сикким белән аерылган. Катманду дәүләтнең башкаласы һәм иң зур мегаполисы.

Непалның таулы төньягы дөньядагы ун иң биек тауларның сигезенә ия, шулар арасында дөньядагы иң югары нокта Эверест Тавы. 20000 футтан артык булган 250 дән артык пиклар Непалда урнашкан. Көньяк Тераи регионы мул һәм дымлы.

Һинд диненә якынча 81,3% непаллылар ышаналар, бу барлык илләрдән иң югары процент. Буддизм тарихи рәвештә Непал белән бәйләнгән һәм аңа халыкның 9%ы ышана, аннан соң Исламга 4,4%, Киратизмга 3,1%, Христианлыкка 1,4% һәм анимизмга 0,4% халык ышана. Халыкның зур өлеше, бигрәк тә таулы регионда, үзләрен бер үк вакытта Һинд дине һәм Буддизм тарафдарлары итеп игълан итәләр.


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ло Мантанг

Джигме Палбар Биста

Биндабасини гыйбадәтханәсе


}}