Непалда король гаиләсен үтерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Непалда король гаиләсен үтерү latin yazuında])
Непалда король гаиләсен үтерү
Сурәт
Дәүләт  Непал
Сәгать поясы UTC+5:45[d]
Урын Нараянхити сарай-музее[d]
Вакыт мизгеле 1 июнь 2001
Яраланганнар саны 5 һәм 4
Үлүчеләр саны 10[1]
Җинаятьчеләр саны 1[1]
Коралланыш CAR-15[d], Heckler & Koch MP5K[d], Franchi SPAS-12[d] һәм Glock 19[d]
Җинаятьче Дипендра[d][1]
Корбаннар Бирендра[d][1], Айшвария[d][1], Дипендра[d][1], Prince Nirajan of Nepal[d][1], Princess Shruti of Nepal[d][1], Dhirendra of Nepal[d][2], Princess Shanti Singh of Nepal[d][3], Princess Sharada Shah of Nepal[d][4], Kumar Khadga Bikram Shah[d][4] һәм Princess Jayanti of Nepal[d][5]
Моңа бәйле сурәт
Карта

Непалда король гаиләсен үтерү (непал. दरबार हत्याकाण्ड) ― 2001 елның 1 июнендә Непал монархлары резиденциясе Нараянхити[d] король сараенда булган Непалның король гаиләсен күпләп үтерү вакыйгасы[6].

Нараянхити король сарае, король гаиләсенең элеккеге йорты. Соңгы король отставкага киткәннән һәм илдә республика нигезләнгәннән соң, бина һәм аның территориясе музейга әйләндерелә

Рәсми версия буенча, җинаятьне тәхет варисы принц Дипендра[d] кылган, ул М-16[d] винтовкасыннан һәм 9 ммлы MP5K[d] пистолет-пулеметыннан үз гаиләсеннән тугыз кешене атып үтергән һәм тагын биш гаилә әгъзасын каты яралаган, шуннан соң үз-үзенә аткан һәм комага киткән, Принц (де-юре король) Дипендра өч көннән соң аңына килмичә үлгән[7].

Һәлак булганнар арасында принц Дипендраның әти-әнисе ― Непал короле Бирендра[d] һәм королева Айшвария[d] бар[6]. Үтерүнең рәсми сәбәбе дип принцның кәләше турында гаиләдә чыккан низаг атала, ул вакытта принц Дипендра, күрәсең, көчле алкоголь яки наркотик исереклеге хәлендә булган (элегрәк кронпринц алкоголь куллану аркасында күп тапкырлар бәлагә эләккәләгән: мәсәлән, 1999 елда ике полиция хезмәткәре аның машинасын тизлекне арттырган өчен туктата, әмма Дипендра, аларга корал белән янап, тәртип сакчыларын үзе тоткарлый һәм аларны шәһәрдән читкә алып чыга). Әтисе үтерелгәннән соң, де-юре Дипендра өч көн (үз үлеменә кадәр) Непал короле булып санала. 2001 елның 4 июнендә Дипендра вафат булганнан соң, Непал короле булып мәрхүм король Бирендраның абыйсы Гьянендра[d] кала, ул әлеге һөҗүм вакытында сарайда булмаган[8].

Ышанычлы мәгълүматның булмавы һәм үтерү чынлыкта халыкта популяр булмаган һәм өлкән абыйсы (Непал короле Бирендра) белән конфликтта булган кеше ― Гьянендра тарафыннан оештырылган дигән шик уяну Непалның башкаласы Катмандуда берничә көн дәвам иткән массакүләм тәртипсезлекләргә китергән; Непалдагы тотрыксыз хәл күрше Һиндстанда да борчылу тудырган. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау максатыннан яңа король махсус комитет оештыра, комитет тикшерү барышында әлеге күпләп үтерүдә принц Дипендраны гаепле дип таба[6]. Шулай да, Непалның күпчелек халкы вакыйгаларның рәсми версиясенә ышанмый һәм махсус комитетның карарын хупламый, нәтиҗәдә, бу фаҗигале вакыйгаларның рәсми версиясеннән аерылып торган конспирологик версияләре барлыкка килә.

Принц Дипендра

Тикшерү һәм версияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шаһитлар хәбәрләренә һәм ике кешедән торган махсус комитет (аның составына Югары суд рәисе Кешав Прасад Упадхья һәм Вәкилләр палатасы спикеры Таранатх Ранабхат кергән) үткәргән рәсми тикшерүгә ярашлы[9]: «2001 елның 1 июнендә кронпринц Дипендра Непал монархлары резиденциясе Нараянхити король сарае территориясендәге йортка төбәп ут ача. Ул үз әтисе король Бирендраны, әнисе королева Айшварияны һәм король гаиләсенең тагын җиде әгъзасын, шул исәптән үзенең энесен һәм сеңлесен атып үтергән, аннары үзенең башына аткан». Кронпринц Дипендра, баш ярасы аркасында комада булган хәлдә дә, де-юре илнең короле булып исәпләнгән[7].

Үтерү мотивлары билгесез булып кала, әмма төрле версияләр бар. Мәсәлән, бер версия буенча, Дипендра үз гаиләсенә ачулы булган, чөнки ул Лондонда (Бөекбритания) укыган вакытта танышкан Девьяни Ранага өйләнергә теләгән[10]. Девьяни элек төрле дәүләт постларын биләгән Пашупати Шамшер Джанг Бахадур Рананың кызы булган. Хакимлек итүче король династиясе һәм Рана кланы катнаш никахларның озын тарихына ия булуга карамастан, Шах король династиясе тарихи рәвештә тәхет көндәше исәпләнгән Рана кланына дошманлык белән караган[11]. Кайберәүләр, Девьяниның әнисе Һиндстанның түбән катлам патша гаиләсеннән булганга[12] һәм әтисенең шикле сәяси элемтәләре аркасында, Дипендраның әти-әнисе тәхет варисының бу никахына каршы булган дип раслый. Чынбарлыкта, Девьяни Рана гаиләсе Һиндстанның иң бай элеккеге патша гаиләләренең берсе булып тора һәм Шах династиясеннән күпкә баерак. Булачак кәләшнең әнисе кызын, Непал принцына кияүгә чыкса, аның тормыш дәрәҗәсе түбән төшәргә мөмкин, дип кисәтә.

Икенче версия буенча, принц Дипендра Девьяни Ранага өйләнгән очракта, король гаиләсенә Һиндстан йогынтысының артуы ихтималлыгы зур булган, моңа король сарае каршы булган[13]. Тәхет варисы Дипендра илнең абсолют монархиядән конституцион монархиягә күчүеннән һәм 1990 елгы халык күтәрелешеннән соң оппозициягә артык күп хакимият бирелүдән канәгать булмаган, дигән теория дә бар[7]. Чынлыкта бу дөрес теория түгел; тәхет варисы булган принц 1990 елгы инкыйлабка уңай караган. Соңрак ул әтисенең әлеге вакыйгаларга тыкшынудан баш тартуына ризасызлык белдерә, чөнки шул ук вакытта Непал сәясәтчеләре, маоистларның[d] үсә барган куркынычына нәтиҗәле каршылык күрсәтә алмыйча, үзара ярышалар һәм талашалар.

Король гаиләсе әгъзаларын күпләп үтерү алшартлары әле дә күп бәхәсләр тудыра, һәм хәтта 2008 елда Непалда монархия бетерелгәч тә, аның сәбәбе турында күп сораулар кала. Әлегә җаваплары булмаган сораулар: король гаиләсе катнашкан чарада хәвефсезлек тәэмин ителмәү; принц Гьянендраның чарада булмавы; Дипендраның уңагай булуына карамастан, үз-үзенә ясаган баш ярасы сул баш мие өлкәсендә урнашкан һәм баш миенә бер урынына ике пуля эләккән; һәм, ниһаять, тикшерү ике атна гына дәвам итә һәм җитди криминалистик экспертизаны үз эченә алмый һ.б.[14] Бу тикшерү Скотланд-Ярд[d] суд-медицина тикшерүе үткәрергә тәкъдим иткәннән соң үткәрелгән.

Корбаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үлүчеләр
  • король Бирендра, әтисе
  • королева Айшвария, әнисе
  • принц Нираджан, Дипендраның энесе
  • принцесса Шрути, Дипендраның сеңлесе
  • принц Дхирендра, король Бирендраның ир туганы, титулдан баш тарткан
  • принцесса Шанти, король Бирендраның бертуган апасы
  • принцесса Шарада, король Бирендраның сеңлесе
  • принцесса Джаянти, король Бирендраның ике туган сеңлесе
  • Кумар Кхадга, принцесса Шараданың ире[15]
  • Дакш Джогчанд (Король гвардиясенең икенче башлыгы)
Яраланучылар
  • принцесса Шова, король Бирендраның кыз туганы
  • Кумар Горах, принцесса Шрутиның ире
  • принцесса Комал, король Гьянендраның хатыны, Непалның соңгы королевасы
  • Кетаки Сингх, король Бирендраның ике туган сеңлесе, титулдан баш тарткан[16]

Дипендра үзе өч көннән соң үлә. Кумар Кхадганың әнисе Бодх Кумари Шах, улының үлеме турында хәбәр ишеткәч, шоктан үлә.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дипендра (комада булган хәлдә) король дип игълан ителә, ләкин 2001 елның 4 июнендә вафат була[17]. Гьянендра өч көнгә регент итеп билгеләнә, ә Дипендра үлгәч, үзе тәхеткә утыра.

Дипендра исән чакта, Гьянендра бу вакыйга «король сараенда автоматтан очраклы ату» нәтиҗәсе дип белдерә. Әмма соңрак ул бу белдерүне «юридик һәм конституцион киртәләр» аркасында ясаганын әйтә, чөнки Конституция һәм традиция буенча Дипендраны, әгәр ул исән калса, үтерүдә гаепләп булмый[18]. Тулы тикшерү үткәрелгәннән соң, Дипендра үтерүдә гаепле дип таныла.

Йөздән артык кешене, шул исәптән шаһитлар һәм сарай түрәләре, сакчылар һәм хезмәткәрләрне, сораштырудан соң, тикшерү король сараенда күпләп үтерүне принц Дипендра башкарган дигән нәтиҗәгә килә[19].

Ил эчендәге, шулай ук чит илләрдәге күп санлы непаллылар, король гаиләсенең үлемен тикшерү турындагы рәсми хисапны шик астына ала, чөнки аларның фикеренчә, тикшерү төркеме тәкъдим иткән күп фактлар һәм дәлилләр күп яклардан каршылыклы булып күренә. Дипендраның якын ярдәмчесе принц турында: «Ул мәхәббәт өчен тәхеттән баш тарта алыр иде, ләкин ул моны (үтерүне) беркайчан да эшләмәс иде», дип әйткән[20].

Катто йоласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елның 12 июнендә Непалдан явыз көчне яки үлгән корольнең рухын куып чыгару максатыннан Һинд дине йоласы Катто уздырыла. Мәрхүм корольне символлаштыру өчен Бирендра кебек киенгән брахман Дурга Прасад Сапкота, үзе белән монархның күп әйберләрен алып, Катмандудан символик сөргенгә фил өстендә чыгып киткән[21] [22].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 https://www.britannica.com/EBchecked/topic/66589
  2. https://prabook.com/web/mobile/#!profile/2386404
  3. https://prabook.com/web/mobile/#!profile/1963487
  4. 4,0 4,1 https://prabook.com/web/princess_sharada_shah.nepal/1963488
  5. https://prabook.com/web/mobile/#!profile/1963282
  6. 6,0 6,1 6,2 The Irish Times (3 July 2001): "Bodyguards fired over Nepal royal massacre".
  7. 7,0 7,1 7,2 Mullins, Lisa (1 June 2011). "Why Nepal's Crown Prince Went on a Killing Spree". PRI.
  8. The Indian Express (24 July 2008): "Dipendra was innocent: witness".
  9. "Nepal massacre inquiry begins, at long last". CNN. 8 June 2001.
  10. "Five thousand at Nepalese Royal wedding". BBC News. 23 February 2007.
  11. "Intermarriage on two Royal Clans". BBC News. 23 February 2007.
  12. "Princess Of 'Doom' - Jun 18,2001". outlookindia.com.
  13. Nepali Times (27 May - 02 June 2011): "Dipendra's troubled childhood", nepalitimes.com.
  14. The New York Times (8 June 2001): "A Witness To Massacre in Nepal Tells Gory Details" By Barry Bearak.
  15. "Dkagencies". Archived from the original on 12 October 2017. Retrieved 21 October 2013.
  16. Nepali Times (27 May - 02 June 2011): "Dipendra kicked his father after he shot him, nepalitimes.com.
  17. "Nepal mourns slain king". BBC News. 2 June 2001.
  18. "Nepal journalists charged with treason". BBC News. 27 June 2001.
  19. "Prince blamed for Nepal massacre". BBC News. 14 June 2001.
  20. "Prince Shot the whole family dead for a girl". BBC News. 2 June 2001.
  21. ABC News (6 January, 2006)" "Nepal Banishes Soul of Dead King".
  22. CNN (June 11, 2001): "Nepal rids itself of royal ghosts". edition.cnn.com.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Грегсон, Джонатан, "Расцвет и гибель королевской династии Непала" (рус.), 2022. - 351 с.
  • Garzilli, Enrica, «A Sanskrit Letter Written by Sylvain Lévi in 1923 to Hemarāja Śarmā Along With Some Hitherto Unknown Biographical Notes (Cultural Nationalism and Internationalism in the First Half of the 21st Cent.: Famous Indologists Write to the Raj Guru of Nepal — no. 1)», in Commemorative Volume for 30 Years of the Nepal-German Manuscript Preservation Project. Journal of the Nepal Research Centre, XII (2001), Kathmandu, ed. by A. Wezler in collaboration with H. Haffner, A. Michaels, B. Kölver, M. R. Pant and D. Jackson, pp. 115—149.
  • Garzilli, Enrica, «Strage a palazzo, movimento dei Maoisti e crisi di governabilità in Nepal», in Asia Major 2002, pp. 143—160.
  • Garzilli, Enrica, «A Sanskrit Letter Written by Sylvain Lévy in 1925 to Hemarāja Śarmā along with Some Hitherto Unknown Biographical Notes (Cultural Nationalism and Internationalism in the First Half of the 20th Century — Famous Indologists write to the Raj Guru of Nepal — No. 2)», in History of Indological Studies. Papers of the 12th World Sanskrit Conference Vol. 11.2, ed. by K. Karttunen, P. Koskikallio and A. Parpola, Motilal Banarsidass and University of Helsinki, Delhi 2015, pp. 17-53.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]