Йәмән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Йәмән Җөмһүрияте
Flag of Yemen.svg Emblem of Yemen.svg
Байрак Илтамга
Йәмән милли һимны
LocationYemen.png
Нигезләнгән 22 май 1990 ел (ЙХДҖ һәм ЙГР берләшә)
Рәсми тел гарәп
Башкала Сәнга
Идарә итү формасы Президент Җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Гали Габдулла Салих
Гали Мөхәммәд Мүҗүр
Дәүләт дине ислам (сөнничелек)
Мәйдан
• Барлыгы

527 970 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

26 183 676 кеше кеше (2014)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

35 954 502 303±1 $[2] $
КПҮИ  0,4[3], 0,413, 0,441[3], 0,475, 0,496[3], 0,495[3], 0,496[3], 0,498[3] һәм 0,498[3] 
Акча берәмлеге Ямән риалы
Интернет-домен .ye
ISO коды YE
ХОК коды YEM
Телефон коды +967
Сәгать кушаклары UTC+03:00
Җини коэффициенты 35,9±0,1[4]
Балигъ булу яше 16 яшь
Йәмән— 1940.

Йәмән (гарәп. اليمن‎ әл-Йәмән), рәсми атама – Йәмән Җөмһүрияте (гарәп. الجمهوريّة اليمنية‎ әл-Җөмһүрия әл-Йәмәния) – Көньяк-Көнбатыш Азиядә, Гарәп ярымутравының көньягында урнашкан дәүләт. Якын Көнчыгышның бер өлеше булып тора, Оман һәм Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Чикләрен Кызыл диңгез һәм Гарәп диңгезе юа. Башкаласы 1990 елдан соң Сәнга шәһәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Йәмән тарихы

Йәмән – иң борынгы цивильлек учакларының берсе.

Йәмән территориясендә хәзерге заманда билгеле булган иң борынгы дәүләтләр – Катабан , Хүдрамәүт, Маин, Саба һәм Химьярит патшалыклары. IV гасырда бөтен Йәмәнне химьяритлар берләштерә. Шул ук гасыр ахырында химьяритлар иудаизмны дәүләт дине сыйфатында кабул итәләр. VI гасыр башында Йәмән Аксум патшалыгы йогынтысына эләгә, бу исә аның вакытлыча христианлаштыруына китерә. Шул гасыр ахырында Йәмәнне Сасанилар Ираны яулап ала.

Төньяк Йәмән Госманлы империясеннән 1918 елда бәйсезлек ала.

1962 елның 18 сентябрендә, мәлик Әхмәд үлеменнән соң, яңа кыйрал итеп шаһзадә Мөхәммәд әл-Бәдр игълан ителә. Килеп туган хәлне кулланып, хәрбиләр монархияне бәреп төшерәләр һәм Йәмән Гарәп Җөмһүриятен игълан итәләр.

1967 елда Көньяк Йәмән бәйсезлек ала, ул 1839 елдан бирле британ протектораты булган була. 3 ел үткәч Көньяк Йәмән (ЙХДҖ) хакимияте советларча ориентация кабул итә. Киләсе ике унъеллык ике дәүләт арасындаы каты көрәш белән уза. Ә 1990 елда ике дошман дәүләт Йәмән Җөмһүриятенә берләшәләр.

1994 елда илдә ватандашлар сугышы булып уза. 21 майда ЙХДҖ элеккеге җитәкчеләре Көньякта бәйсез дәүләт – Йәмән Демократик Җөмһүриятен игълан итәләр, ләкин июль аенда ук көньяклыларның фетнәсен Төньяк Йәмән гаскәре бастыра.

2011 елда илдә яңа фетнә башланды.

Сәяси төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт башлыгы – президент, ул гомуми сайлауларда 7 елга сайлана (1999 елдан башлап). Хәзерге президент Гали Габдулла Салих 1999 елда сайланганнан соң, 2006 елда икенче срокка тагын сайланды.

Парламент ике палаталы – Шура (111 әгъза, президент тарафыннан билгеләнелә) һәм вәкилләр палатасы (2003 елның апрелендә 6 еллык срокка сайланган, 301 депутат), 5 фирка күрсәтелгән:

Гомуми халык конгрессы – президент Гали Габдулла Салих фиркасы, вәкилләр палатасында күпчелекне тәшкил итә – 238 урын

Йәмән реформалар берләшмәсе (Ислах) – күп тапкыр премьер һәм парламент спикеры вазифасында торган шәех Габдулла бин Хөсәен әл-Әхмәрнең дини фиркасы – 46 урын

Йәмән социалистик фиркасы — Көньяк Йәмәндә элек идарәче булган марксист-ленинчыл фирка, лидер – Ясин Сәид Нүмән (2005 елдан соң, аңа кадәр Гали Салих Гүбәд (Мүкбил)) – 8 урын

Насери-юнионистларның халык оешмасы – 3 урын

Гарәп социалистик яңарышы фиркасы (Баас) – гомумгарәп фиркасының Йәмән бүлеге – 2 урын

Фиркасызлар – 4 урын

Парламентка киләсе сайлаулар 2009 елның апрелендә узарга тиеш иде, ләкин 2 елга күчерелде.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йәмән 21 мүхәфәзәгә бүленә, алары 333 мүдәрийәһкә, мүдәрийәһләр 2210 астрайоннарга бүленәләр, астрайоннарның барсында 38 284 авыл (2001 елга карата).

Йәмәннең мүхәфәзәләргә хәзерге бүленеше

 Элеккеге Төньяк Йәмән 


 2. Әмран
 4. Әл-Дәли
 5. Әл-Бәйда
 6. Хүдәйда
 7. Әл-Җәүф
 9. Мәхвит
 10. Башкала мүхәфәзасы 
 11. Дамар
 13. Хәдҗә
 14. Ибб
 16. Мәриб
 17. Райма
 18. Сәгәда
 19. Сана
 21. Тәгиз

Әмран (мүхәфәзә) Әл-Дәли (мүхәфәзә) Әл-Бәйда (мүхәфәзә) Хүдәйдә (мүхәфәзә) Әл-Җәүф (мүхәфәзә) Мәхвит (мүхәфәзә) Сана Дамар (мүхәфәзә) Ибб (мүхәфәзә) Мәриб (мүхәфәзә) Райма (мүхәфәзә) Сәгәда (мүхәфәзә) Сана (мүхәфәзә) Тәгиз (мүхәфәзә) Гәден (мүхәфәзә) Абьян (мүхәфәзә) Әл-Махра (мүхәфәзә) Хүдрәмәүт (мүхәфәзә) Ләхҗ (мүхәфәзә) Шабвә (мүхәфәзә) Хүдрәмәүт (мүхәфәзә) Хәдҗә (мүхәфәзә)Йәмәннең мүхәфәзәләргә административ бүленеше
Описание изображения

 Элеккеге Көньяк Йәмән 


 1. Гәден
 3. Абьян
 8. Әл-Махра
 12. Хүдрәмәүт
 15. Ләхҗ
 20. Шабвә

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йәмән харитасы

Йәмәннең төньяк-көнчыгышында яңгыр сирәк явучы ташлы чүл. Бу чүлне яр буе тигезлегеннән аерып торучы тауларда һәр елны мул яңгырлар ява. Далаларда, террасаланган тау битләрендә игенчеләр мамык, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үстерәләр.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Йәмән икътисады

Йәмән – гарәп илләре арасында иң ярлы дәүләтләрнең берсе. Җан башына ТМП 2009 елда – 2,5 мең доллар (гарәп илләре арасында Судан һәм Мавританиядә генә кимрәк, ә тулаем дөнья буенча 173 нче урын). Йәмәннең икътисади тотрыклылыгы нефть табышы һәм экспортына бәйле (дәүләт бюджетының 70 %), ләкин аның запаслары кими бара. 2006 елда ил хакимияте икътисадны диверсләштерү өчен икътисади реформалар башладылар (чит ил инверсторларын якынайту). Шулай ук газ табышы һәм экспортын башлау да планлаштырыла.

Промышленность (ТМПның 51 %) - нефть табышы һәм эшкәртелүе (ТМПның 25 %); кечкенәрәк кенә текстиль һәм күн предприятиеләре; азык сәнәгате; кул һөнәрләре; алюминий эретү буенча бәләкәй завод; цемент ясау; зур булмаган кораблар төзәтү.

Авыл хуҗалыгы (ТМПның 10% , эшчеләрнең 75 %) - бодай, җиләк-җимеш, яшелчәләр, каһвә, мамык; сөт продуктлары, терлек (сарыклар, кәҗәләр, сыерлар, дөяләр), кошлар; балыкчылык.

Хезмәт күрсәтүләр сферасы – ТМПның 39 %

Тышкы сәүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда экспорт – 8,98 млрд. долл – чи нефть, каһвә, киптерелгән һәм тозланган балык.

Төп сатып алучылар:

2008 елда импорт – 9, 33 млрд. долл. - азык-төлек һәм тере терлек, промышленность һәм химик продукция.

Төп кертүчеләр:

Тышкы бурыч – 6,2 млрд. долл. (2009 ел ахырына)

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халык саны – 23, 5 млн. (2010 елның июленә карата)
  • Еллык үсеш - 2,7%
  • Гомер озынлыгы – 61 ел ир-атларда, 65 ел хатын-кызларда.
  • Шәһәр халкы – 31 % (2008 елда)
  • Белем дәрәҗәсе – 70% ир-атларда, 30 % хатын-кызларда (2003 елга карата)

Этник состав – күбесенчә гарәпләр һәм афро-гарәп мулат һәм һиндлыларның аз санлы төркеме.

Дин – күбесенчә мөселманнар (52 % - сөнниләр, 46 % - шигыйлар). 2 % тирәсе – друзлар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Йәмән мәдәнияте
Бәйрәмнәр
Вакыт Татар исеме Җирле атама Искәрмәләр
 — Корбан бәйрәме  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Ураза гаете  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Мөхәррәм  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Мигъраҗ кичәсе  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Пәйгамбәр Мөхәммәднең туган көне Мәүлид Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
1 гыйнвар Яңа ел  —
22 май Милли бердәмлек көне  — Йәмәннең берләшү көне
26 сентябрь 1962 елгы төньяк Йәмән инкыйлабы көне  — -
14 октябрь 1963 елгы көньяк Йәмән инкыйлабы көне  — -
30 ноябрь Бәйсезлек көне  — -

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Cылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]