Того

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Того[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(Тоголез Җөмһүрияте)

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Того - Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Төньякта - Буркина-Фасо, көнчыгышта - Бенин, көнбатышта - Гана белән чиктәш. Көньякта Гвинея култыгы белән юыла.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Того мәйданы 56785 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Того башкаласы - Ломе. Иң эре шәһәрләр: Ломе (600 мең кеше), Сокоде (55 мең кеше), Кпалиме (31 мең кеше). Административ-территориаль бүленеш: 5 өлкә.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гнассингбе Эйядема Тогода 1967 елдан 2005 елда үлеменә кадәр хаким иткән.

Тогоның дәүләт төзелеше күчеш чорында. Дәүләт башы - президент, хөкүмәт башы - премьер-министр. Вакытлыча канун бирү органы - Җөмһүриятнең Югары Шурасы.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

==== Рельеф ====.

Илнең күпчелек өлеше - тигезлекләр һәм плато, көньякта - яр буе түбәнлеге. Үзәк өлештә һәм көньяк-көнбатышта 986 м га кадәр таулар.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җирләре эчендә фосфорит, мәрмәр запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Того климаты - тропик, уртача температура илнең көньягында +27°С тан төньякта +30°С ка кадәр. Илнең көньягында ике яңгыр фасылы - майдан июльгә кадәр һәм октябрьдән ноябрьгә кадәр. Төньякта яңгырлар фасылы апрельдән июльгә кадәр дәвам итә.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елга - Моно.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тогоның яр буе регионнарында мангр сазлыклы урманнар, көньяк-көнбатышында - тропик джунгли үсә. Ил территориясенең башка өлешен саванналар алып тора.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елгаларда крокодил һәм гиппопотам яши. Зур имезүчеләр арасында буйвол, антилопа, арслан, болан аерылып тора, күпсанлы маймыл һәм еланнар бар.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион Таберма өйләре
Сокодеда Тоголы хатын-кызлар.
Футболчы Эммануэль Адебайор.

Того халкы якынча 4,905 мең кеше, халык тыгызлыгы 1 кв. км га якынча 86 кеше. Этник төркемнәр: эве - 35%, кабие - 22%, мина - 6% һәм 34 халык. Телләр: француз теле (дәүләт теле), эве, кабре.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗүсиләр - 50%, христианнар - 35%, мөселманнар - 15%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII һәм XIX гасырларда хәзерге Тогоның территориясе Ашанти һәм Дагомея патшалыклары йогынтысы астында булган. Аңа кадәр Того Африкадагы кол сату үзәгенең Кол Ярының өлеше булган. 1884 елда Германия Тогоны үзенең протектораты итеп игълан иткән. 1914 елда, Беренче бөтендөнья Сугышы башланудан соң, Того француз һәм Британия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнгән. Шуннан соң Бөекбритания һәм Франция ил белән Милләтләр Лигасы, ә соңрак - БМОның мандаты буенча идарә иткән. 1960 елның 27 апреленда француз секторы Того Җөмһүрияте атамасы астында бәйсезлеккә ирешкән. Хәрби борылышлар сериясеннән соң хакимияткә подполковник Гнассингбе Эйядема килгән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Того - аграр ил, Төп товар авыл хуҗалыгы культуралары: какау, кофе, мамык, май пальмасы. Көтүлек хайван үрчетүе. Балыкчылык. Фосфоритлар, мәрмәр, аш тозы чыгару. Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Нефть эшкәртү, цемент, металлургия заводлары. Экспорт: фосфоритлар, цемент, авыл хуҗалыгы продукциясе. Акча берәмлеге - КФА франкы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003.