Маврикий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Маврикий Җөмһүрияте
инг. Republic of Mauritius
фр. République de Maurice
Flag of Mauritius.svg Маврикий илтамгасы
Байрак Илтамга
Шигарь: «Stella Clavisque Maris Indici (лат. Һинд океанының йолдызы вә ачкычы
Маврикий милли һимны
Mauritius on the globe (Madagascar centered).svg
Рәсми телләр юк
өстенлекне инглиз[1] һәм француз телләре алып тора
Башкала Порт-Луи
Эре шәһәрләр Порт-Луи
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Вице-президент
Премьер-министр
Амина Гуриб-Фәкыйм
Моник Осан-Бельпо
Анируд Җагнот
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

2040 км²
0,05
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg1 295 789 [2] кеше
635,19 кеше/км²
ТЭП
  • Барлыгы (2006)
  • Кеше башына

17,08 млрд. $
13 703 $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg0,737[3] (югары) (80-нч.)
Акча берәмлеге Маврикий рупиясе
Интернет домены .mu
ISO коды MU
ХОК коды MRI
Телефон коды +230
Сәгать пояслары UTC+04:00

Координатлар: 20°16′00″ к. к. 57°35′00″ кч. о. / 20.26667° к. к. 57.58333° кч. о. / -20.26667; 57.58333 (G) (O)

Маври́кий (ингл. Mauritius, фр. Maurice) – Африка кыйтгасына кергән утрау-дәүләт.

Илнең составына Маврикий утравы, Родригес утравы (көнчыгышка 560 км) һәм тышкы утраулар (Агалега, Сент Брендон һәм ике бәхәсле территория) керә. Маврикий һәм Родригес (көньяк-көнчыгышка 172 км) француз диңгез арты территориясе якындагы Реюньон белән бергә Маскарен утрауларның өлешен тәшкил итә. Илнең мәйданы 2040 квадрат км. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре - Порт-Луи.

Маврикий Чагос архипелагы (Берләшкән Корольлек) һәм Тромелин утравына (Франция) претензия ясый. Берләшкән Корольлек Чагос Архипелагын Маврикий территориясеннән Маврикийның бәйсезлегенә кадәр 1965 елда кисеп ала.

Урта гасырларда Маврикий утравы гарәпләр һәм португаллар тарафыннан зиярәт кылынган, алар аны тәңгәл рәвештә Дина Ароби һәм Сирне дип атаган. Нидерланд җөмһүрияте 1638 елда колониягә нигез салганчы монда кеше яшәмәгән, голландлар утрауны Принц Морис Нассаудан хөрмәтенә атаганнар. Голланд колониясе 1710 елда ташланган булган һәм биш елдан соң француз колониясе булган һәм Иль де Франс дип аталган. Үзенең стратегик позициясе өчен Маврикий Һинд океанының "йолдызы һәм ачкычы" дип аталган.

Маврикий Сүәеш каналы ачылганчы, Европадан Көнчыгышка сәүдә юлларында танылган база булган һәм Франция һәм Британия арасындагы көрәштә катнашкан. Французлар Гранд Порт Бәрелешен отканнар, бу аларның бу сугышлар дәвамында бердәнбер диңгез җиңүе булган, ләкин алар британлыларның Малерё борынында өч ай узгач төшүләрен кире кага алмаганнар. Алар рәсми рәвештә бәреп керүнең бишенче көнендә җиңелүләрен таныганнар, бу 1810 елның 3 декабре булган, аларның шартлары түбәндәгечә булган: үз җирләрен һәм милкен саклап калырга, француз теле кулланылышта булу һәм җиңаять һәм граждан эшләрендә Франция законын саклап калу.

Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелгән. Ил 1968 елның 12 мартында яңа матәм кабул итүдән соң бәйсез булган һәм 1992 елда Дәүләтләр Союзы составында республика булган.

Маврикий кешеләре күпмилләтле, төрле динле, төрле мәдәниятле һәм күптелле. Утрауның хакимияте Вестминстер парламент системасына якын модельләштерелгән, һәм Маврикий демократия һәм икътисадый һәм сәяси ирек өчен югары рейтингларга ия. Башка Маскарен утраулары белән бергә Маврикий үзенең төрле флора һәм фаунасы өчен билгеле, шул ук вакытта күп төрләр утрау өчен эндемик. Утрау кеше урнашудан соң кыска вакыт эчендә кеше эшчәнлеге тарафыннан башка кош төрләре белән беррәттән юк ителгән додоның бердәнбер йорты буларак киң танылган.

Елизавета II патшабикәсе портретлы Маврикий почта маркасы, 1954 ел.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзер Маврикий буларак билгеле утрау булуының беренче тарихи теркәлүе итальян картограф Альберто Кантино 1502 елда ясаган картасында була. Шулай ук Маврикий урта гасырларда утрауга беренче тапкыр зиярәт кылган гарәпләр тарафыннан башта Дина Ароби дип аталган.

1507-нче елда Португальлеләр кеше тормаган утрауга зиярәт кылалар. Иң элек Португалия карталарында утрау Сирне исеме астында пәйда була, бу 1507 ел экспедициясенең кораб исеменнән килеп чыккан. Башка бер Португальле диңгезче Дон Педро Маскаренас архипелагка Маскареннар исемен бирә.

1598 елда Адмирал Вибранд ван Варвик җитәкчелегендә эскадра Гранд Портта төшә һәм утрауны Голландия Республикасы җитәкчесе Принц Морис ван Нассау хөрмәтенә атый. Соңрак утрау Франция колониясе булган һәм исеме Иль де Франска үзгәртелә. 1810 елның 3 декабренда Французлар Наполеон сугышларыннан соң җиңелә. Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелә, француз телендә бу гадәттә Maurice (әйтелеше: [mɔˈʁis]) һәм Île Maurice-ка туры килә, Маврикий креол телендә Moris.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий утравында беренче язмада теркәлгән урта гасырларда гарәпләр тарафыннан зиярәтенә кадәр кеше яшәмәгән, гарәпләр аны Дина Ароби дип атаган. Шулай да, утрау моңа кадәр борынгы заман диңгезчеләре тарафыннан зиярәт кылынган булуы ихтимал; Голландияләр тарафыннан Маврикий утрауларында балавыз пластиналар табылган, ләкин пластиналар сакламаганга күрә, аларның чыгышы грек яки финикияныкы яки гарәпләрнеке булуы турында әйтеп булмый.

1507-нче елда Португалия диңгезчеләре кеше яшәмәгән утрауга килгәннәр һәм килеп тора торган базага нигез салганнар. Португалия сәяхәтчесе Диого Фернандес Перейра Маврикийда төшкән беренче европалы булган. Ул утрауны "Сирне утравы" дип атаган. Португалиялеләр озак тормаганнар, чөнки алар утраулар белән кызыксынмаганнар.

Голландия Маврикие (1638–1710)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1598-енче елда Адмирал Вибранд Ван Варвик җитәкчелеге астында эскадра Гранд Портта җиргә төшкән һәм утрауны илнең хакиме хөрмәтенә, Принц Морис ван Нассау хөрмәтенә "Маврикий" дип атаганнар. Голландиялеләр утрауда 1638-енче елда кечкенә колониягә нигез салганнар, анда алар эбонит агачларын эксплуатацияләгәннәр һәм шикәр камышы керткәннәр, шулай ук йорт хайваннарын һәм боланнарны керткәннәр. Голландия сәяхәтчесе Абель Тасман моннан Австралиянең көнбатыш өлешен ачу өчен чыккан. Беренче Голландия колониясе егерме ел дәвамында сакланып калган. Моннан соң берничә мәртәбә эшләп караганнар ләкин колонияләр беркайчан да дивидендлар китерерлек кадәр җитештермәгәннәр һәм бу Голландиялеләрнең Маврикийны 1710-ынчы елда ташлап китүенә китергән.

Франция Маврикие (1715–1810)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрше Иль Бурбон (хәзер Реюньон) утравын контрольдә тоткан Франция Маврикий өстеннән 1715 елда контроль алган һәм аның исемен Иль де Франска үзгәрткән. 1735 елда француз губернаторы Бертран-Франсуа Махе де ля Бурдонненың килүе шикәр камышы җитештерүендә нигезләнгән икътисад үсеше белән туры килгән. Махе де ля Бурдонне диңгез базасы һәм кораб төзү үзәге буларак Порт Луига нигез салган.

Аның губернаторлыгы вакытында күпсанлы йортлар барлыкка килгән, аларның кайберләре һаман да тора әле. Шулар арасында Хакимият Йорты, Шато де Мон Плезир замогы, полиция көчләре аппартаментлары булган Линия Бараклары бар. Утрау Француз Көнчыгыш Һиндстан Компаниясе хакимияте астында булган, ул үзенең булуын 1767-нче елга кадәр дәвам иткән.

1767-нче елдан 1810-ынчы елга кадәр, Франция Инкыйлабы кыска дәверен исәпкә алмыйча, бу дәвердә утрауда яшәүчеләр Франциядән фактик рәвештә бәйсез хакимият урнаштырганнар, утрау Франция Хакимияте билгеләгән рәсмиләр тарафыннан контрольдә тотылган. Жак-Анри Бернардин де Сент-Пьер утрауда 1768-енче 1771-енче елга кадәр утрауда яшәгән, соңыннан Франциягә кайткан, анда ул Поль һәм Вирджини ны язган, бу мәхәббәт кыйссасы булган, һәм ул Иль де Франсны француз телендә сөйләшүче урыннарда популяр иткән. Ике мәшһүр француз губернаторы булган: Викомт де Суиляк (ул Порт Луида Шоссины төзегән һәм фермерларны Саванн районында төпләнергә өндәгән) һәм Антуан Бруни д'Энтрекасте (аның карашы буенча Французларның Һинд океанында штаб фатирлары Маврикийда, ә Һиндстандагы Пондишеррида булырга тиеш түгел булган).

Шарль Матье Исидор Декэн Франция Инкыйлаб Сугышларында уңышлы генерал булган һәм кайбер яклардан Наполеон I нең көндәше булган. Ул Иль де Франс һәм Реюньонның губернаторы буларак 1803 елдан 1810 елга кадәр хакимлек иткән. Британия диңгез картографы һәм ачучы Мэтью Флиндерс утрауда Генерал Декэн тарафыннан арестланган һәм тоткарланган булган, бу Наполеон әмеренең бозуы булган. Наполеон сугышлары вакытында, Маврикий француз корсарларының базасына әйләнгән, аннан француз корсарлары Британия сәүдә корабларына уңышлы рейдлар оештырганнар. Рейдлар 1810 елга кадәр дәвам иткән, ул вакытта Король Диңгез экспедияциясе оештырылган, ул инглиз-ирландия аксөяге коммандор Джозиас Роули җитәкчелегндә булган, һәм утрауны басып алырга җибәрелгән. Бу сугышлар вакытында бердәнбер Франция диңгез җиңүе булган Гранд Порт бәрелешендә җиңүгә карамастан, французлар өч ай узгач, Британиялеләрнең Малёрё Борынында төшүләрен кире кага алмаганнар. Алар рәсми рәвештә утрауга бәреп керүнең бишенче көнендә, 1810 елның 3 декабренда җир һәм милек саклап калуы һәм француз теле куллануы һәм Франция канунының җиңаять һәм граждан эшләрендә куллануы шатларында биргәннәр. Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелгән.

Британия Маврикие (1810–1968)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның колония чагындагы байрагы (иске дизайн, 18691906 еллар)

Сэр Роберт Фаркуһар губернатор булу белән башланган Британия хакимияте тиз иҗтимагый һәм икътисадый үзгәрүләргә китергән. Шулай да, ул Ратситатане эпизоды белән тап төшерелгән булган. Ратситатане, Мадагаскар Короле Радаманың энесе, Маврикийга сәяси тоткын буларак китерелгән булган. Ул төрмәдән качу бәхетенә юлыккан һәм утраудагы барлык колларны азат итү өчен фетнә күтәргән. Ләкин ул үзенең якыннарының берсе тарафыннан хыянәт ителгән һәм Британия гаскәрләре тарафыннан тотылган һәм үлем җәзасына хаким ителгән булган. Плэн Вертеда 1822-нче елның апреленда аның башы киселә һәм аның башы колларның киләчәктә күтәрелүләрне кисәтү өчен күрсәтелгән булган.

1832-нче елда Адриэн д'Эпине беренче Маврикий гәзитен чыгарган (Le Cernéen), ул хакимият тарафыннан контрольдә тотылган. Шул ук елны прокурор-генерал тарафыннан коллыкны бетереп, колбиләүчеләргә бернинди компенсация түләмәскә дигән хәрәкәт булган. Бу каршы килүгә китергән һәм очраклы фетнәгә китергән, хакимият барлык яшәүчеләргә коралларын тапшырырга әмер биргән. Соңрак, Порт Луиның уртасында калкулыкта (хәзер Цитадель Калкулыгы буларак билгеле) таш кирмән, Форт Аделаида төзелгән, бу теләсә нинди фетнәне бастыру өчен булган.

Коллык 1835-енче елда бетерелә һәм колбиләүчеләр Африка һәм Мадагаскардан Франция оккупациясе вакытында китерелгән колларны югалтулары өчен 2 миллион фунт стерлинг компенсация алганнар. Колбиләүчелекне бетерү Маврикийның җәмгыятенә, икътисадына һәм халкына мөһим тәэсир ясаган. Плантаторлар шикәр камышы басуларында яшәү өчен Һиндстаннан күп санлы яллы эшче китергәннәр. 1834-енче һәм 1921-енче еллар арасында утрауда ярты миллионга якын ялланган эшче булган. Алар шикәр биләмәләрендә, фабрикаларда, транспортта һәм төзелеш урыннарында эшләгәннәр. Моңа өстәп, Британиялеләр утрауга 8740 солдат китергәннәр. Порт Луи култыгындагы Ааправаси Гат, хәзер ЮНЕСКО урыны, Британия плантация хезмәте өчен коллар һәм ялланган эшчеләр кабул итүче төп үзәк булып хезмәт итүче беренче Британия колониясе булган.

19-ынчы гасырның әһәмиятле фигурасы Реми Оллиер булган, ул катнаш килеп чыгышлы искиткеч журналист булган. 1828-енче елда төслеләр Маврикийда рәсми рәвештә юк ителгән, ләкин Британия хакимнәре төсле шәхесләргә аз хакимият биргәннәр, һәм бары тик акларны җитәкче рәсмиләр итеп куйганнар. Реми Оллиер Патшабикә Викториягә петиция язган, ул төслеләрнең хакимият советы әгъзалары булуын сораган һәм бу берничә елдан соң мөмкин булган. Ул шулай ук Порт Луины муниципалитет иткән, шулай итеп гражданнар шәһәрдә үзләре сайлаган вәкилләр аша хаким итә алганнар. Порт Луида аның хөрмәтенә урам аталган, һәм Жардин де ля Компанида 1906-нчы елда аның бюсты куелган. 1885-енче елда Маврикийда яңа конституция кабул ителгән. Ул хаким итүче советка сайланган позицияләр барлыкка китергән, ләкин фрашиза Француз һәм Креол сыйныфлары өчен генә булган.

20-нче гасыр башында, 1901-енче елның ноябренда, Ганди Һиндстан юлында (Көньяк Африкадан) Маврикийда туктаган. Ул утрауда ике атна торган һәм Һинд-Маврикийле җәмәгатьчелекне мәгариф белән кызыксынырга һәм сәясәттә активрак роль уйнарга өндәгән. Һиндстанга кайткач ул яшь адвокат Манилал Доктор аша Һинд-Маврикийлеләрнең торышын яхшыртыр өчен җибәргән. Шул ук ел дәвамында Родригес белән чыбыксыз элемтә аркасында тизрәк элемтә урнаштырылган булган.

1903 елда Маврикийда моторлы машиналар кертелгән һәм 1910 елда Джозеф Мервен тарафыннан җитәкләнгән беренче таксилар хезмәт күрсәтә башлаганнар. Порт Луиның электрификациясе 1909 елда булган һәм шул ук унъеллык дәвамында Маврикий Гидро Электр Компаниясе (Атчиа Бертуганнар җитәкчелеге астында) Плэйнс Вильгелмсларны электр белән тәэмин итү өчен авторизация алган.

1910-ынчы еллар бөек сәяси агитация дәвере булган. Күтәрелүче урта сыйныф (табиблардан, адвокатлардан һәм укытучылардан торган) олигархларның, - шикәр камышы җирләре биләүчеләрнең хакимиятенә претензия ясый башлаганнар. Порт Луиның мэры, доктор Еужен Лорент бу яңа төркемнең җитәкчесе булган, бу аның фиркасе булган - Актион Либерале, ул күбрәк кеше сайлауларда катнашуны таләп иткән. Актион Либералега шикәр магнатларының иң әһәмиятлесе Анри Леклецио җитәкчелендәге Парти де ль'Oрдр каршы торган.

1911-енче елда Курепипеда олигархлар тарафыннан үтерелгән дигән ялган хәбәр чыгарылганнан соң фетнәләр купкан. Башкалада кибетләр һәм офислар зыян күргән һәм бер кеше үтерелгән. Шул ук елда, 1911-енче елда Курепипеда беренче халык кинотеатры ачылган һәм Король Колледжы өчен таш бина корылган.

1912-нче елда телефон челтәре киңрәк хезмәт итә башлаган һәм ул хакимият, бизнес фирмалары һәм берничә шәхси йортта кулланылган.

I Дөнья сугышы 1914-енче елның августында башланган. Күп кенә Маврикийлылар үз ихтыяры белән Европада немецларга каршы һәм Месопотамиядә төрекләргә каршы сугышырга киткән. Ләкин бу сугыш Маврикийлеләргә унсигезенче гасыр сугышларыннан азрак тәэсир иткән. Киресенчә, 1914-1918-енче еллар шикәр бәяләре бумы сәбәпле зур табыш дәвере булган. 1919 елда Маврикий Шикәр Синдикаты барлыкка килгән, ул шикәр җитештерүчеләрнең 70%-ын үз эченә алган.

1920-нче елларда "кайтару" хәрәкәте Маврикийны Франциягә кайтаруны хуп күргән. Маврикийны Франциягә кире бирергә теләгән кандидатларның берсе дә 1921-енче елларда сайланмаганга күрә хәрәкәт тиз таралган.

1922-нче елда Маврикийда беренче аэроплан утырган һәм 1923-енче елда утрауда 79 машина булган. Редуитта Авыл Хуҗалыгы Колледжы 1925-енче елда нигезләнгән.

Сугыштан соңгы рецессия сәбәпле шикәр бәяләрендә кискен төшү булган. Күп шикәр җитештерүче оешмалар ябылган һәм икътисадны гына түгел, ә шулай ук илнең сәяси тормышын контрольдә тоткан шикәр магнатлары чорының ахырын билгеләгән. Le Mauricien гәзитенең мөхәррире Рауль Риве матәмнең ревизиясе өчен кампания оештырган, бу калкучы урта сыйныфка ил белән хаким итүдә күбрәк роль бирер иде. Күбрәк иҗтимагый гаделлек өчен көрәшүче Арья Самадж принциплары Һинд җәмәгатенә үтеп кергән.

1930-ынчы елда Хезмәт Фиркасе туган. Ул Доктор Морис Кюре тарафыннан нигез салынган. Эммануэль Анкетиль шәһәр эшчеләрен туплаган, шул ук вакытта Пандит Сахадео авыл эшче сыйныфын җыйган. Хезмәт Көне беренче мәртәбә 1938-енче елда бәйрәм ителгән. 30000 нән артык эшче бер көнлек эш хакын корбан иткәннәр һәм бөтен утраудан Шамп де Марста гаять зур җыелышта катнашу өчен килгәннәр.

1939-ынчы елда Икенче Дөнья Сугышы башлану белән күп маврикийлеләр үз ихтияры белән Британия байрагы астнда Африка һәм Якын Көнчыгышта Германия һәм Италия армияләренә каршы сугышта катнашканнар. Кайберәүләр Англиягә китеп Король Авиация Көчләрендә пилотлар яки җир составы буларак хезмәт иткәннәр. Мавркийга чынлыкта куркыныч янамаган, ләкин Порт Луидан тыш берничә Британия корабы 1943-енче елда Германия су асты көймәләре тарафыннан батырылган булган.

II Дөнья Сугышы шартлары ил өчен авыр булган, товарларның бәяләре ике мәртәбә арткан, ләкин эшчеләрнең эш хаклары бары тик 10 яки 20 процентка арткан. Гражданнар буйсынмавы булган һәм колониаль хөкүмәт бар көчен сәүдә союзларын юк итүгә куйганнар. Шулай да, Белль Вю Харел Шикәр Оешмасы эшчеләре 1943-енче елның 27-нче сентябренда забастовкага барганнар. Полиция хезмәткәрләре кешеләргә атканнар һәм өч хезмәтчене үтергәннәр, алар арасында ун яшьлек малайны һәм Анджали Купен исемле бугазлы хатынны.

Беренче гомуми сайлаулар 1948-енче елның августында була һәм Хезмәт Фиркасе җиңеп чыга. Гай Роземонт җитәкчелегендәге бу фирка үзенең торышын 1953-енче елда яхшырткан һәм сайлау нәтиҗәләре көчендә универсаль сайлау хокукы сораган. Лондонда 1955-енче һәм 1957-енче елларда Лондонда матәм киңәшмәләре булган һәм министрлык системасы тәкъдим ителгән. Универсаль өлкәннәр сайлавы нигезендә беренче сайлаулар 1959-ынчы елның 9 Мартында булган. Гомуми сайлауларында янә Хезмәт Фиркасе җиңгән, бу юлы аны Сэр Сивузагур Рамгулам җитәкләгән.

Матәм Тикшерү Киңәшмәсе Лондонда 1961-енче елда булган һәм алга таба матәм хәрәкәтенә нигез салынган. 1963-енче елда сайлауларны Хезмәт Фиркасе һәм аның якташлары җиңгән. Колониаль Офис Маврикийда коммуналь табигать сәясәте туфрак табуын билгеләп үткән һәм (фиркалар тарафыннан) кандидатларны сайлау һәм (сайлаучыларның) сайлауда үзләрен тотышы этник һәм каста мөнәсәбәтләренә бәйле икәнен билгеләп үткән. Шул вакыт тирәсендә ике Британия академигы, Ричарда Титмусс һәм Джеймс Миде кирәгеннән артык халык саны булу һәм шикәр камышының монокультурасы килеп чыгарган проблемалар турында доклад нәшер иткәннәр. Бу халык саны шартлауны туктату өчен интенсив кампаниягә китергән һәм бу унъеллыкта халык саны үсүнең кискен төшүе теркәлгән.

Бәйсезлек (1968-енче елдан бирле)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965-енче елның Ланкастер Киңәшмәсендә Британия үзенең Маврикий колониясеннән арынырга теләве ачык күренә башлый. 1959-ынчы елда Һаролд Макмиллан үзенең мәшһүр Үзгәреш Җилләре Вәгазен ясаган, анда ул Британия өчен иң яхшы опция үзенең колонияләренә тулаем бәйсезлек бирү дип таныган. Шулай итеп, илленче елларның ахырларыннан башлап бәйсезлек өчен юл салынган.

Соңрак 1965-енче елда, Ланкастер Киңәшмәсеннән соң, Чагос Архипелагы Маврикий территориясеннән кисеп алынган була һәм Британия Һинд Океан Территориясен формалаштыра. Гомуми сайлау 1967-нче елның 7-нче августында була һәм Хезмәт Фиркасе һәм аның ике шурадашы урыннарның күпчелеген алган. Маврикий яңа матәм кабул иткән һәм 1968-енче елның 12 мартында бәйсезлек игълан ителгән. Сэр Сивузагур Рамгулам бәйсез Маврикийның беренче премьер-министры булып киткән, ә Королева Елизавета II дәүләтнең башы булып калган Маврикий Королевасы статусында. 1969-ынчы елда Поль Беренжер җитәкчелегендә Маврикий Хәрби Хәрәкәте оппозицион фирка нигезләнән булган. Соңрак 1971 елда Маврикий Хәрби Хәрәкәте союзлар тарафыннан тәэмин ителеше булып портта забастовкалар сериясен ясаган, бу илдә гадәттән тыш хәлгә китергән. Хезмәт Фиркасе һәм Маврикий Иҗтимагый Демократик Фиркасенең коалицион хөкүмәте граждан хокукларын томалау һәм матбугат азатлыгын туктату белән реакция ясаган. Маврикий Хәрби Хәрәкәте җитәкчесе төрмәгә утыртылган булган.

1975-енче елның маенда Маврикий Унверситетында башланган студент инкыйлабы бөтен илне колачлаган. Студентлар аларның теләгенә туры килмәгән һәм киләчәктә эшкә алынуның чикләнгән перспективасын биргән мәгариф системасы белән канәгать булмаганнар. 20-нче Майда студентлар Порт Луига Зур Елга Төньяк Күпер аркылы керергә маташканнар һәм полиция белән бәрелешкәннәр. Парламент акты 1975-енче елның 16 декабренда узган булган һәм сайлау хокукын 18-яшьлеләргә биргән. Бу яшьрәк буынның канәгать булмавын тынычландыру өчен маташу буларак кабул ителгән.

Киләсе гомуми сайлау 1976-нчы елның 20 декабренда булган. Хезмәт Фиркасе 62 дән 28 урынны яулаган, ләкин Премьер Министр Сэр Сивузагур Рамгулам Гаэтан Дювальның PMSD-сы белән бергә альянс төзегәннән соң, ике урынлы күпчелек белән офиста кала алган.

1982-нче елда премьер-министр Анеруд Джугнаут җитәкче һәм Поль Беренжер финанслар министры буларак Маврикий Хәрби Хәрәкәте сайланган булган. Шулай да, Маврикий Хәрби Хәрәкәтендә идеологик һәм шәхси аермалар калкып чыккан. Беренжер һәм Джугнаут арасында хакимият өчен көрәше 1983-енче елның мартында башланган. Джугнаут Яңа Дәһлигә Кушылмаган Хәрәкәт саммитында катнашу өчен сәфәр кылган, Джугнаутның Маврикийга кайтуы белән, Беренджер премьер министрның куәтен чикли торган матәм үзгәрешләре тәкъдим иткән. Джугнаутның соравы буенча Һиндстан премьер-министры Индира Ганди Һиндстан Хәрби Диңгез Флоты һәм Һиндстан Армиясе катнашы белән интервенция планлаштырган, бу фетнәне бастыру өчен Лал Дора Операциясе дип ниятләнгән.

Маврикий Хәрби Хәрәкәте хөкүмәте 1982-нче елның июнь сайлауларыннан соң таралган булган һәм Анеруд Джугнаут җитәкчелегендәге яңа MSM фиркасе 1983 елда сайланган булган. Гаетан Дюваль вице-премьер-министр булган. Унъеллык дәвамында PMSD (Иҗтимагый Демократик) һәм Хезмәт Фиркасе ярдәмедә премьер-министр Анеруд Джугнаут илне җитәкләгән.

Бу чорда (Экспорт Процесс Зонасы)нда үсеш булган. Индустриализация шулай ук авылларга да барып җиткән һәм барлык этник җәмәгатьләрдән яшь эшчеләрне чакырган. Нәтиҗәдә шикәр камышы индустриясе икътисадта үзенең позицияләрен югалта башлаган. 1985-енче елда Маммут кибетләре ачылган булган һәм аз керемле ияләргә кредит мөмкинчелекләрен тәкъдим иткән, шулай итеп аларга иң төп йорт кирәк-яракларын сатып алырга ярдәм иткән. Шулай ук туризм индустриясендә бум булган, һәм яңа кунакханәләр бөтен утрау буйлап пәйда булганнар. 1989-ынчы елда биржа үзенең ишекләрен ача һәм 1992-нче елда бәйсез порт үзенең эшен башлый.

Җөмһүрият (1992 елдан бирле)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992-нче елның 12 мартында, бәйсезлек игълан итүдән соң егерме дүрт ел узгач, Маврикий Милләтләр Союзы кысаларында җөмһүрият игълан итә. Сәяси куәт премьер-министр кулларында кала.

Бензин бәяләре төшү һәм уңайлы доллар алмаштыру курсы белән туры килгән икътисадта камилләшүгә карамастан, хакимият популяр булмаган. 1984 елда канәгать булмау күренеше чагылган. Гәзитләр һәм Журналлар Төзәтү Акты буенча хөкүмәт һәрбер гәзитне ярты миллион рупия гарантиясе ясарга тиеш итәргә маташа. Парламент каршында, Порт Луида халык демонстрациясендә катнашып кырык өч журналист протест белдерә. Алар арестланган һәм выкуп өчен азат ителгән булган. Бу халык канәгатьсезлегенә китергән һәм хөкүмәт үз карашларын үзгәртергә тиеш булган.

Шулай ук мәгариф секторы белән канәгатьсезлек булган. Беренчел Мәгариф Сертификаты алган беренчел мәктәпләрдән чыккан кешеләр соравына җавап булырлык җитәрлек микъдарда югары сыйфатлы икенчел колледжлар булмаган. 1991 елда, мәгариф өчен мастер планы дәүләт тәэмин итүе өчен уңышка ирешмәгән һәм хөкүмәтнең төшүенә кертем ясаган.

Доктор Навин Чандра Рамгулам 1995-енче елда премьер-министр буларак сайланган булган. 60-0 җиңүе 1982 ел җиңүенең кабатланышы булган, ләкин бу юлы Хезмәт Фиркасе-Маврикий Хәрби Хәрәкәте альянсы ягында булган.

1999 елның февралендә ил граждан тәртип бозуына шаһит булган. Тәртип бозулар популяр җырчы Кайя, публик концертта марихуана тарту өчен арестланганнан соң үзенең төрмә камерасында үле булып табылганнан соң башланган. Президент Кассам Утим һәм кардинал Жан Маржеттуре дүрт көн дулкынланудан соң тынычлык торгызылган. Җәмәгать борчылуының тамыр сәбәпләрен тикшерү өчен тикшерү комиссиясе оештырылган булган. Нәтиҗә рапорты фәкыйрьлек сәбәбенә төшенгән һәм күп кенә ышануларны концепцияләр буларак квалификацияләгән.

MSM-ның Анируд Джугнауты хөкүмәткә 2000 елда Маврикий Хәрби Хәрәкәте белән альянс ясаганнан соң янә килә. 2002 елда Родригес җөмһүрият составында автоном берәмлек була һәм шулай итеп утрау белән хаким итү өчен үзенең вәкилләрен сайлый алган. 2003 елда премьер-министрлык Маврикий Милли Хәрәкәтеннән Поль Беренжерга күчерелгән булган, һәм Анируд Джугнаут Ле Редуитка президент буларак хезмәт итү өчен барган.

2005 ел сайлавында, Хезмәт Фиркасе җитәкчесе Навин Рамгулам Маврикий Ксавье-Люк Дюваль Фиркасе һәм башка кече фиркалар белән альянс ясаудан соң хөкүмәткә китерелгән булган.

2008-енче елда француз-маврикийле язучы Жан-Мари Густав Ле Клецио әдәбиятта Нобель Премиясен алган, һәм боксчы Бруно Жюли утрауга аның беренче Олимпик медален биргән.

Навин Рамгулам 2010 елның маенда янә сайланган була. Бу юлы Хезмәт Фиркасе көчләрен PMSD һәм MSM белән берләштерә.

Яңа хөкүмәт астында ил үзенең MID (Maurice Ile Durable) Проектын дәвам иткән, бу проект 2008-енче елны башланган һәм икътисадны казып чыгарылучы ягулыкка әзрәк бәйләнешле итәргә максат итеп куйган. Яңа идентификация карталары 2014 елда чыгарылган булган.

Сәяси ландшафт шактый дулкынланган булуын дәвам иткән. Хезмәт Фиркасе MSM белән тәмамлаган һәм шулай ук җитәкчесе финанс министр булган PMSD белән тәмамлаган. Маврикий Хәрби Хәрәкәте MSM белән альянс ясаган, әмма соңгысы белән аралары өзгән һәм Хезмәт Фиркасенең союздашы булган. 2014 елның күпчелек вакыты буена парламент ябык булып калган. Халык тарафыннан сайланган президент күбрәк куәткә ия булган һәм ил өстеннән премьер министр белән альянста хөкем иткән (Хезмәт Фиркасе һәм Маврикий Хәрби Хәрәкәте җитәкчеләре тарафыннан) икенче җөмһүрият тәкъдим ителгән. Номинация көне 2014 елның 24 ноябренда булган һәм беренче мәртәбә сайлау кандидатлары үзләренең этник төркемен игълан итмәү хокукына ия булганнар. Бары тик әз кеше генә шулай эшләгән. Гомуми сайлаулар 2014 елның 10 декабренда булган, һәм MSM, PMSD һәм (Маврикий Хәрби Хәрәкәте диссиденты җитәкчелгендә) Mouvement Liberater-дан торган Лепеп альянсы куәткә килгән һәм 60 урынның 47-сен яулаган. Вестминстер системасы шулай итеп тәэмин ителгән һәм Анируд Джугнаут алтынчы мәртәбә премьер-министр булган.

Яңа хөкүмәт офис алганнан соң бераз вакыт өзгач, элеккеге премьер-министр полиция тарафыннан акча юу гаебе буенча озак соралган булган. Брамер Банкының лицензиясе фараз ителгән ликвидлык җитмәү сәбәпле аннулирланган булган. Берләшкән Милләтләр трибуналы Чагос тирәли Маврикий канәгать булмыйча, шулай итеп илне балыкчылык хокукларын бозып, Британия канунсыз гамәл кылган дип хөкем кылган. Яңа сөйләшүләр Джин Фей проектны 2006 елда янә башлау сәбәпле башланды. Маврикий акцияләрнең 80%-ын тотачак, шул ук вакытта калганы Кытай промоутерларыныкы булачак.

Сәясәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий сәясәте парламент вәкилле демократияле җөмһүрият кысаларында үтә, монда Президент дәүләт башы һәм Премьер-министр хөкүмәт башы, аңа Министрлар Шурасы ярдәм итә. Маврикийның ситемасы күп фиркале.

Үтәүче хакимият хөкүмәт тарафыннан үтәлә. Канун бирүче хакимият Хөкүмәт һәм Милли Ассамблеяда үтәлә. Абсолют хакимият ике позиция арасында бүленгән: Президент һәм Премьер-министр.

Парламент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның Милли Җыелышы булып бер камералы парламент булып тора, ул 1992-нче елга кадәр Легислатив Ассамблея дип аталган, шуннан соң дәүләт җөмһүрият дип атала башлаган. Ул 70 әгъзадан тора, 62-се дүрт еллык вакытка күп әгъзалы вәкиллекләрдә сайлана һәм сигез өстәмә әгъза, (алар иң яхшы җиңелгәннәр буларак билгеле) Югары Суд тарафыннан билгеләнә, бу этник һәм дини азчылыклар тигез рәвештә вәкилләре булу өчен ясала. Президент биш еллык вакытка парламент тарафыннан сайлан.

Маврикий утравы 20 вәкиллеккә бүленгән, аларның һәрберсе өч әгъза бирә, шул ук вакытта Родригес бер вәкиллек һәм ике әгъза бирә. Гомуми сайлаулардан соң, Сайлау Күзәтү Комиссиясе иң күбе сигез өстәмә әгъза атый ала, бу җәмәгать вәкиллекләре дисбалансын төзәтү өчен эшләнә. Бу әгъзаларны атау системасы иң яхшы җиңелгәннәр системасы дип атала.

Парламентта күпчелек урыннарны яулаган сәяси фирка яки альянс хөкүмәтне формалаштыра һәм аның җитәкчесе гадәттә Премьер-министр була. Ассамблеяның сайланган әгъзаларыннан Кабинет составына әгъзаларны Премьер-министр сайлый, бары тик Генерал Адвокат Ассамблеяның сайланган әгъзасы булмаска мөмкин. Икенче иң зур күпчелек яулаган сәяси фирка яки альянс Рәсми Оппозицияне формалаштыра һәм аның җитәкчесе гадәттә Оппозиция Җитәкчесе буларак Җөмһүрият Президенты булып билгеләнә. Ассамблея беренче мәсьәләләр итеп Спикерны, Депутат Спикерны һәм Депутат Сәркатипне сайлый.

Хөкүмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий хөкүмәте һәр биш ел сайлана торган демократия. Иң соңгы Милли Ассамблея Сайлавы барлык 20 төп җир вәкиллекләрендә һәм Родригес утравы вәкиллегендә 2014 елның 10 декабренда булган. Сайлаулар ике төп фирка коалицияләре арасында бәйге булу тенденциясенә ия.

2006-2014 Африка Хакимияте Ибраһим Индексы яхшы хөкүмәт өчен Маврикийга беренче урынны тапшырган. 167 илдә демократия халәтен тикшерә торган Икътисадчы Тикшерү Берәмлегеның 2011 ел Демократия Индексы буенча Маврикий дөнья илләре арасында 42 урында торган һәм "тулы демократия"га ия бердәнбер Африка иле булган.

Офис тотылган Офис тотучы Вакыты
Президент Ameenah Gurib 5 June 2015
Премьер-министр Sir Anerood Jugnauth 14 December 2014
Вице-президент Mrs. Monique Ohsan-Bellepeau 13 November 2010
Депутат премьер-министр Xavier-Luc Duval 14 December 2014
Гаделлек шефы Kheshoe Parsad Matadeen 31 December 2013
Милли Ассамблея Спикеры Mrs. Santi Bai Hanoomanjee 22 December 2014
Оппозиция җитәкчесе Paul Raymond Bérenger 14 December 2014

Канун хакимияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның җәза бирү системасы белән идарә итүче кануннар күбесенчә Франция гражданнар кануныннан һәм Британия гадәти кануныннан алынган. Җинаять кылу саны 2009 елда 1000 кешегә 4,3 тән 2010 елда 1000 кешегә 3,6 га кадәр кимегән. Маврикий матәме буенча хакимиятләрне аеру өчен, суд системасы бәйсез булып тора. Варислык Фонды буенча судлар гадел һәм канун системасы гомумән дискриминациясез һәм үтә күренмәле. Коррупциягә Каршы Бәйсез Комиссия бозулраны тикшерә һәм коррупция нәтиҗәләрен конфискацияли һәм акча юуларны конфискацияли ала. Маврикий Африканың иң аз коррупцияле илләрнең берсе.

Халыкара мөнәсәбәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның төрле Африка, Америка, Азия, Аурупа һәм Океания илләре белән дустанә мөнәсәбәтләре бар. Географик яктан Африканың өлеше булып танылган Маврикийның регионда Африка илләре белән дустанә мөнәсәбәтләре бар, бигрәк тә хәзерге вакытта иң зур кыйтга сәүдә партнёры булган Көньяк Африка белән. Маврикий инвесторлары әкренләп Африка базарларына үтә, бигрәк тә Мадагаскар, Мозамбик һәм Зимбабвега. Илнең сәяси варислыгы һәм Көнбатыш базарларына бәйлелеге Европа Берлеге һәм аның әгъзалары, бигрәк тә Берләшкән Корольлек һәм Франция белән тыгыз элемтә булуыны китергән. Кытай һәм Һиндстан белән элемтәләр тарихи һәм сәүдә сәбәпләре аркасында көчле.

Маврикий Дөнья Сәүдә Оешмасы, Милләтләр Союзы, Франкофония, Африкан Союзы, Көньяк Африка Үсеш Җәмәгате, Һинд Океан Комиссиясе, COMESA  әгъзасы һәм Һинд Океан Боҗрасы Ассоциациясен формалаштырган.

Хәрби көчләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийдә барлык хәрби, полиция һәм саклау функцияләрен Полиция комиссары хакимияте астында 10 000 актив-эштәге персонал тарафыннан үтәлә. 8000 Милли Полиция Көчләре ил эчендәге канун үтәлү өчен функцияли. 1500 кешелек Махсус Мобиль Көчләр һәм 500 кешелек Милли Яр Буе Гвардиясе Маврикийда бердәнбер хәрби берәмлекләр булып тора.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамарель шарлавыгы

Илнең тулаем җир территориясе 2040 квадрат километр, бу дөньяда зурлык буенча 180-енче ил. Маврикий җөмһүрияте төп Маврикий утравыннан һәм берничә янәшә булган утраудан тора. Зурлык буенча икенче утрау Родригес, аның мәйданы 108 квадрат километр һәм ул Маврикийдан 560 км көнчыгышкарак урнашкан, шулай ук игезәк Агалега утравы, аның мәйданы 2600 гектар һәм ул Маврикийдан 1000 км га төньяккарак урнашкан. Сэнт-Брэндон - ул берникадәр ком ярлары, сай урыннар һәм утраулардан торган архипелаг. Ул Маврикийдан төньяк-көнчыгышка 430 км га урнашкан һәм күбесенчә балык тоту базасы буларак кулланыла. Дәүләтнең эксклюзив икътисади зонасы Һинд Океанының 2,3 миллион квадрат километрны колачлый, шуларның 400 000 квадрат километры Сейшеллар белән бергә кулланыла.

Территориаль бәхәс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийга караган утраулар кара төс белән күрсәтелгән, Маврикий дәгъвалый торган утраулар ак төс белән күрсәтелгән.

1287 км төньяк көнчыгышка таба урнашкан Чагос Архипелагы суверенитеты өчен Маврикий озак көрәшкән. Чагос 18-енче гасырдан бирле французлар утрауларга килеп урнашканнан бирле Маврикийның административ өлеше булган. Франция колониаль территориясе Иль де Франсны (Маврикийның элеккеге исеме) формалаштыручы барлык утраулар ике куәт арасында имзаланган Капитуляция Акты буенча 1810 елда Британиягә бирелгән булган. 1965 елда, Маврикий бәйсезлегенә кадәр өч ел калган булгач, Берләшкән Корольлек Чагос Архипелагын Маврикийдан аерып алган һәм шулай ук Альдабра, Фаркуһар һәм Десрошены Сейшеллардан аерган һәм Британия Һинд Океаны Территориясен формалаштырган. Утраулар рәсми рәвештә Берләшкән Корольлекнең диңгез арты территориясе буларак нигезләнгән. 1976 елның 23 июненда Альдабра, Фаркуһар һәм Десроше бәйсезлек яулаган Сейшелларга кайтарылган булган. Хәзер Британия Һинд Океаны Территориясе Чагос Архипелагыннан гына тора. Берләшкән Корольлек архипелагның төп утравын Диего Гарсианы хәрби база ясау өчен АКШ-на 50 елга арендага биргән (2016 елда бетә). Маврикий кабат-кабат территорияне аеру Берләшкән Милләтләр бәйсезлеккә кадәр колониаль территорияләрне бүлгәләүне тыю турындагы резолюцияләрне бозу турында игълан итә һәм Диего Гарсианы кертеп Чагос Архипелагы Маврикийның халыкара канун һәм Маврикий кануны астындагы территориясенең интеграль өлеше дип игълан итә. Башта кеше яшәгәнне инкарь итүче Британ рәсмиләре көчләп анда гасыр буе яшәгән якынча 2000 Чагослыны төп җир Маврикиена күчергәннәр. 1971 елдан бирле Диего Гарсиа атоллында гына кеше яши, ул АКШ һәм Берләшкән Корольлекнең 3000-гә якын хәрби һәм гражданнар контрактлы персоналы өчен өй булып тора. Шуннан бирле чагослылар архипелагка кайту буенча активлыгында катнашканнар, алар көчләп күчерүне һәм милектән мәхрүм итүне канунсыз дип таныганнар.

Архипелагның иң зур утравы Диего Гарсиа Америка хәрби базасы өчен өй булып тора.

2015 елның 18 Мартында Арбитражның Даими Суды Берләшкән Корольлек Чагос тирәсендә 2010 елның апреленда үзенеке дип игълан иткән диңгез сакланган өлкәсе Берләшкән Милләтләрнең Диңгез Кануны Конвенциясе буенча канунсыз булып таныла һәм Маврикийның канунлы рәвештә Чагос тирәсендәге суларда балык тотарга хокукы булуны һәм Чагос Архипелагының кайтарылуын һәм кайтаруга кадәр Чагос Архипелагы янында табылган теләсә нинди минералларның һәм нефтьнең сакланып калуы турында хокукны таныган. Трибунал ваклыларга кадәр 1965 елның сентябренда Берләшкән Корольлекнең Маврикий Министрларына Ланкастер Йорты сөйләшүләрендә үтәлергә тиеш бурычларын тикшергән. Берләшкән Корольлек ул бурычларның мәҗбүри булмавы һәм халыкара канун булмавы турында игълан иткән. Трибунал бу аргументны инкарь иткән, чөнки ул бурычлар Маврикийның бәйсезлегеннән бирле мәҗбүри халыкара килешү булган һәм шул вакыттан бирле Берләшкән Корольлек аларны үтәргә тиеш булган. Ул Берләшкән Корольлекнең Маврикийга карата Чагос өчен балык тоту хокуклары һәм нефть һәм минерал хокуклары канунлы бурычлар булуны таныган.

Маврикий шулай ук Маврикийдан 430 км төньяк-көнчыгышка урнашкан Франциянең Тромелин утравы үзенеке итү өчен көрәшә.

Маврикий утравы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий Африка кыйтгасының көньяк-көнчыгыш ярыннан 2000 км (1242 миля) ераклыкта көньяк 19°58.8' һәм 20°31.7' киңлектә һәм 57°18.0' and 57°46.5' көнчыгыш озынлыкта урнашкан. Аның озынлыгы 65 км, ә киңлеге 45 км. Аның территориясенең мәйданы 1864,8 квадрат километр. Утрау 150 км (93 миля) ак ком пляжлар белән уратып алынган һәм лагуналар ачык диңгездән дөньяда зурлык буенча өченче мәрҗән рифы белән сакланган. Маврикий яр буеннан якын гына 49 кеше яшәмәгән утрау һәм утраучык бар, аларның кайберәүләре юк булу куркынычы янаган төрләр өчен табигый тыюлыклар булып тора.

Геологик яктан Маврикий утравы чагыштырмача яшь, ул вулкан активлыгы тарафыннан моңа кадәр 8 миллион ел элек барлыкка килгән. Сент-Брендон, Реюньон һәм Родригес белән бергә утраулар Маскарен утрауларының өлеше булып тора. Бу утраулар Африка һәм Мадагаскар кыйтга блокларыннан мең километр көнчыгышка таба упкыннардан гигант су асты вулкан ташулары нәтиҗәсендә пәйда булганнар. Алар хәзер вулканик актив түгел һәм кайнар нокта хәзер Реюньон утравы астында урнашкан. Маврикий сынган тау сыртлары боҗрасы белән уратылып алынган, аларның биеклеге диңгез дәрәҗәсеннән 300-800 м. Җир яр буе тигезлекләреннән үзәк платога менә, монда аның биеклеге 670 м. Иң югары нокта көньяк-көнчыгышта Питон де ла Пти Ривьер Нуарда 828 метр биеклектә (2717 фут). Агымнар һәм елгалар утрауны ера, шуларның күбесе лава агымнары ясаган ерганаклар тарафыннан формалаштырылган.

Тирәлек һәм климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тру-о-Биш тропик комлыгы

Маврикийда тирәлек яр буе регионнарында типик рәвештә тропик, таулы өлкәләрдә урманнар белән. Фасыл циклоннары аның флора һәм фаунасы өчен деструктив, гәрчә алар бик тиз торгызылса да. Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы 2011 елда чыгарган сыйфат индексы буенча Маврикий һава сыйфаты буенча икенче урында тора.

Кәҗәмөгез Тропикы янында урнашкан Маврикийның климаты - тропик. Ике ел фасылы бар: Ноябрьдән Апрельга кадәр җылы дымлы җәй, аның уртача температурасы 24.7 °C һәм июньдан алып сентябрьга кадәр чагыштырмача коры кыш, аның уртача температурасы 20.4 °C. Фасыллар арасында температура аермасы 4.3 °C кына. Иң җылы айлар Январь һәм Февраль, аларнызң көндезге максималь температурасы 29.2 °C -ка җитә һәм иң салкын айлар Июль һәм Август аларның төнге минималь температуралары 16.4 °C-ка кадәр төшә. Елына яңгыр яву дәрәҗәләре яр буенда 900 мм дан алып үзәк платода 1500 мм га кадәр. Гәрчә билгеләнгән яңгыр фасылы булмаса да, яңгырларның күбесе җәй айларында була. Лагунада диңгез температурасы 22–27 °C тирәсендә була. Үзәк плато тирәдәге яр буе өлкәләреннән салкынрак һәм ике мәртәбә күбрәк яңгыр күрә. Доминант җилләр утрауның көнчыгыш өлешен салкынрак тота һәм монда күбрәк яңгыр китерә. Шулай ук утрауның бер өлеше һәм икенче өлеше арасында температура һәм яңгыр буенча билгеле аерма бар. Очраклы тропик циклоннар Январьдан Мартка кадәр була һәм күп яңгыр алып килеп һава торышын өч көнгә генә үзгәртергә тенденциясе бар.

Биотөрлелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Додо кошы карачкысы

Ил дөньядагы иң сирәк очрый торган үсемлек һәм хайваннарның өе булып тора, ләкин кеше яшәве һәм тыштан төрләр кертү җирле флора һәм фаунага куркыныч тудыра. Вулкан килеп чыгышы, яше, изоляциясе һәм уникаль территориясе сәбәпле гадәттә мондый кечкенә территориядә булмаган флора һәм фауна төрлелеге өчен өй булып тора. 1507 елда Португалиялеләр утрауны ачканчы монда җир өсте имезүчеләре булмаган. Бу берничә очмый торган кош һәм җир-су хайваннарына эволюцияләнергә мөмкинчелек тудырган. Кеше килгәч, яңа төрләр кертелгән һәм тирәлек тиз юкка чыгарылган, шул ук вакытта күп эндемик флора һәм фауна юкка чыккан. Хәзерге вакытта кайчандыр тау башларыннан алып яр буендагы үзәк платога кадәр җәелгән урманнарның 2%тан азрагы калган, аларның күбесе көньяк-көнбатышта Кара Елга Упкын Милли Паркында, көньяк-көнчыгышта Бамбук Тау Сыртында һәм Төньяк-көнбатышта Мока Порт Луи Сыртында урнашкан. Шулай ук берничә изоляцияләнгән тау бар, Корпс де Гард, Ле Морн Брабант һәм берничә яр буе һәм кыйтга биотөрлелеге калдыклары белән ярдан ераккарак урнашкан утраулар бар. 100 дән артык үсемлек һәм хайван юкка чыккан һәм тагын күбрәге куркыныч астында. Саклау активлыгы 1980-енче елларда башланган куркыныч астында кош һәм үсемлек төрләре репродукциясе һәм шулай ук милли паркларда һәм табигать тыюлыкларында тирәлек саклау буенча программалар кертелү белән башланган.

Маврикий очмый торган кошның, юкка чыккан додоның бердәнбер яшәү урыны булган.

Ачылган вакытта, Маврикий моңа кадәр мәгълүм булмаган кош төре, додоның яшәү урыны булган. Додолар Маврикийда дүрт миллион ел элек килгән күгәрчен токымы булуы игълан ителә, әмма бу бәхәсле. Аңлашыла ки, һөҗүм итүче ерткычлар булмагач, алар үзенең очарга ихтыяҗын һәм мөмкинчелекләрен югалтканнар. Гарәпләр Маврикийга аяк баскан беренче кешеләр булган, алардан соң 1505-енче елда Португалиялеләр булган. Утрау тиз вакытта тәмләткечләр сәүдәсендә катнашкан кораблар өчен тукталыш булып киткән. 50 фунтка кадәр авырлыгы булган додо диңгезчеләр өчен рәхимле яшь ит чыганагы булган. Ашамлык өчен додолар күп санда үтерелгән. Соңрак Голландиялеләр утрауны җәза колониясе буларак кулланганда, утрауга яңа төрләр кертелгән булган. Күселәр, дуңгызлар һәм маймыллар додоның йомыркаларын җир өсте өннәрдә ашаганнар. Кеше эксплуатациясе һәм кертелгән төрләр комбинациясе додо санын шактый киметкән. Маврикийга кеше килгәннән соң 100 ел узгач, кайчандыр еш очрый торган кош сирәккә әверелгән. Соңгысы 1861 елда үтерелгән булган. Додо Маврикийның ил тамгасын тотучы кош буларак билгеле.

Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий төрле шәһәр, бистәләр һәм авыллардан торган тугыз районга бүленгән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий Җөмһүриятендә яшәүче халыкның фаразланган саны 2014 елның июленда 1261208 кеше иде. Хатын-кызлар саны 637032 иде, ә ир кешеләр саны 624176 иде. Маврикий утравында халык саны 1219265 кеше һәм Родригес утравында 41669 кеше; Агалега һәм Сент-Брендонда фаразланган тулаем халык саны 274 кеше. Маврикий Африкада иң югары халык тыгызлыгына ия.

Этник төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этник төркемнәр турында рәсми статистика юк, чөнки шундый сораулар халык санын алудан 1972 елда бетерелгән булган. Маврикий күпмилләтле җәмгыять, чыгышы буенча Һинд, Африкалы, Европалы (күбесенчә француз) һәм Кытайдан.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий Статистикасы тарафыннан үткәрелгән 2011 ел халык санын алу буенча Һиндуизм иң төп дин - 48,5% алып тора, шуннан соң христианлык - 32,7%, Ислам - 17,3% һәм Буддизм - 0,4%. Башка дин вәкилләре халыкның 0,2%-ын алып торган, шул ук вакытта динсез шәхесләр 0,7% булган. Ахырда 0,1% бернинди мәгълүмат бирмәгән. Маврикий Африкада Һинд дине күпчелек булган бердәнбер ил.

Рәсми рәвештә секуляр дәүләт Маврикий дин ягыннан күптөрле милләт һәм дин иреге матәм хокукы буларак карала. Ачык төсле һәм төрле төсле Маврикий халыклары мәдәнияте кайберәүләре халык бәйрәмнәре буларак бәйрәм ителә торган төрле дини фестивальләрдә чагыла.

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер үк вакытта инглиз телендә сөйләшүче һәм француз телендә сөйләшүче Маврикий Милләтләр Союзы һәм Франкофониянең әгъзасы булып тора. Маврикий матәмендә рәсми тел каралмаган. Парламентта рәсми тел булып инглиз теле тора, шулай да Милли Ассамблеяның теләсә нинди әгъзасы сәркатипкә француз телендә дә дәшә ала. Инглиз һәм француз телләре Маврикийның рәсми телләре буларак кабул ителә һәм шулай ук хөкүмәт администрациясе, судлар һәм бизнес телләре буларак карала. Маврикийның матәме инглиз телендә язылган, шул ук вакытта кайбер кануннар, мәсәлән Гражданнар Кодексы француз телендә язылган.

Маврикий халкы күптелле; күпчелек Маврикийлеләр инглиз һәм француз телендә бертигез дәрәҗәдә иркен сөйләшә ала, шул ук вакытта Маврикий Креол теле күпчелек Маврикийлеләрнең ана теле булып тора, кешеләр хәлгә карап бер телдән икенчесенә күчә; Француз һәм инглиз телләре мәгариф һәм һөнәри хәлләрдә кулланыла, ә Азия телләре музыка, дини һәм мәдәни гамәлләрдә кулланыла. Медиа һәм әдәбият беренче чиратта француз телендә.

Креол теле күбесенчә француз теленнән алынган (француз теле нигезендә креол теле), шулай ук башка диалектлардан йогынты булган һәм халыкның күпчелеге тарафыннан илнең җирле теле буларак сөйләнелә. Төрле утрауларда сөйләшелә торган креол телләре азмы-күпме дәрәҗәдә бер-берсенә охшаган: Маврикий креол теле, Родригес креол теле, Агалега креол теле һәм Чагос креол теле Маврикий, Родригес, Агалега һәм Чагос утрауларыннан кешеләр тарафыннан сөйләнелә. Ана теле буларак киң сөйләнелә торган Бһоджпури еллар дәвамында кими барган. 2011 ел халык санын исәбен алу буенча өйдә Бходжпури телендә сөйләшүнең кимүе күзәтелгән, ул 5% халык тарафыннан сөйләнелгән, ә 2000 елда 12% бу телдә сөйләшкән.

Кайбер бабалардан сакланып калган Маврикийда сөйләнелә торган телләргә Гарәп, Бходжпури, Кытай, Һинди, Маратхи, Санскрит, Тамил, Телугу һәм Урду керә. Мәктәптәге укучылар инглиз һәм француз телләрен өйрәнергә тиеш, аларның шулай ук Азия телләрен һәм креол телен өйрәнергә опциясе бар. Күрсәтмәләр ысулы мәктәптән мәктәпкә аерылып тора, ләкин гадәттә Француз яки Инглиз телендә.

Сәламәтлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийда тормыш озынлыгы фаразы 2014 елда 75.17 булган. 2014 елда 39% Маврикийле тарткан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий университеты бинасы

Маврикий хөкүмәте аның гражданнарына беренчелдән элек- тән алып өченчел дәрәҗәгә кадәр бушлай белем бирүне тәэмин итә. 2013 елда хөкүмәт мәгарифкә 13584 миллион рупия сарыф иткән, бу барлык сарыф ителгән акчаның 13%-ы булган.

Өлкәннәрнең уку-язу белү дәрәҗәсе 2011 елда 89,8%та фаразланган. Ир кешеләрнең уку-язу дәрәҗәсе 92,3% булган, ә хатын-кызларның уку-язу нисбәте 87,3% булган.

Маврикийда мәгариф системасы беренчелдән элек, беренчел, икенчел һәм өченчел секторлардан тора. Белем бирү структурасы беренчелдән элек өч ел мәктәп, алты ел Беренчел Белем Бирү Сертификатына китерә торган беренчел мәктәп, шуннан соң биш ел Мәктәп Сертификатына китерә торган икенчел белем бирү һәм дәвам итеп Югары Мәктәп Сертификатына китерә торган югары икенчел белем бирүдән гыйбарәт.

О-дәрәҗә һәм А-дәрәҗә имтиханнары Кембридж Университеты Халыкара Имтиханнары аша Кембридж Университеты тарафыннан алына. Өченчел Белем Бирү секторына Маврикийның колледжлар һәм башка техник институтлары керә. Илнең төп ике халык университетлары булып Маврикий Университеты һәм Технология Университеты тора. Өченчел Белем Бирү Комиссиясенең Стратегик Планы Маврикийны региональ белем бирү һабы буларак күрә һәм югары белем алу һәм камилләшү өчен үзәк итеп күрә. Ул илдә һәм регионда гомер буена икенчелдән соң белем алуны ачык һәм дистанцион өйрәнүне алга сөрә.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968-енче елдагы бәйсезлектән бирле Маврикий түбән керемле, авыл хуҗалыгында нигезләнгән икътисадтан уртача керемле диверсификацияләнгән икътисадка кадәр үскән. Икътисад туризм, текстиль, шикәр һәм финанс хезмәт күрсәтүендә нигезләнгән. Соңгы елларда мәгълүмат һәм элемтә технологиясе, диңгез ризыклары, кунак итү һәм милек үсеше, яңартыла торган энергия һәм мәгариф һәм өйрәтү мөһим секторлар буларак барлыкка килгән һәм илдәге һәм чит ил инвесторлардан шактый күп инвестицияләр җәлеп итә.

Маврикийның эксплуатацияләү өчен табигый ресурслары юк һәм шулай итеп ул энергия сорауларын тәэмин итү өчен импортланган бензин продуктларына таяна. Җирле һәм яңартыла торган энергия ресурсларына биомасса, гидро, кояш һәм җил энергиясе керә. Маврикий дөньяда иң зур Эксклюзив Икътисади Зоналарның берсеня ия, 2012 елда хөкүмәт Океан Икътисадын үстерү өчен максатын игълан иткән.

Маврикий икътисади көндәшлек, дустанә инвестиция климаты, яхшы хакимият һәм азат икътисад өчен югары рейтингларга ия. Тулаем Милли Продукт 2014 елда 22025 миллиард $ да фаразланган һәм кеше башына тулаем милли продукт 16820$ дан артык булган, бу Африкада иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Маврикийның икътисады 2011 елда Дөнья Банкы мәгълүматлары буенча югары уртача булган. Моннан соң бишенче елда, Дөнья Банкының Бизнес Ясау Җиңеллеге рапорты Маврикийны Африка икътисадлары арасында беренче урынга куя һәм дөнья буенча 183 икътисадтан бизнес ясау җиңеллеге буенча 19-ынчы урынга куя.

Маврикий үзенең уңышын ирекле базар икътисадында төзегән, 2013 Икътисади Ирек Индексы буенча Маврикий дөньяда иң ирекле икътисадлар арасында 8-енче рейтингка ия, һәм инвестиция иреге буенча иң югары балларга ия. 183 илнең рейтингы икътисади ачыклык, регуляция эффективлыгы, кануны хакимияте һәм көндәшлек үлчәүләрендә нигезләнгән.

Туризм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикий дөньяның иң яхшы зиннәтле туризм максатларының берсе. Ул киң спектр табигый һәм кеше ясаган күргәзмәләргә ия, чиста җылы диңгез сулары белән тропик климатка ия, матур пляжларга, тропик фауна һәм флора белән бергә рәхим итә торган һәм дустанә күпмилләтле һәм мәдәниятле халыкка ия. Бу туризм асыллары аның төп көче булып тора, бигрәк тә алар яхшы дизайнлы һәм хаким ителгән кунакханәләр һәм ышанычлы операцион хезмәтләр һәм инфраструктуралар белән тәэмин ителгәндә.

Маврикий өченче мәртәбә Дөньяда Җитәкче Утрау Максады премиясен һәм Дөнья Сәяхәт Бүләкләредә 2012 елның январенда Дөньяда иң Яхшы Пляж бүләген алган.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елдан бирле Маврикийда автобус транспорты студентлар, инвалидлар һәм карт гражданнар өчен түләүсез. Хәзерге вакытта Маврикийда тимер юллары юк, элекке шәхси милек булган сәнәгать тимер юллары бетерелгән. Үсүче транспорт тыгызлыгы белән килешү өчен Курепипе һәм Порт Луи арасында Җиңел Рельс Транзит системасы тәкъдим ителгән.

Порт Луи гаване круиз терминалы белән бергә халыкара сәүдә белән эш итә. Гражданнар авиациясе өчен бердәнбер гражданнар аэропорты булып Сэр Сивузагур Рамгулам Халыкара Аэропорты тора, ул шулай ук милли авиасызыгы Эйр Моришэз өчен өй операция базасы булып тора; аэропорт хакимияте яңа пассажир терминалын 2013 елның сентябренда кабул иткән. Тагын бер аэропорт ул Родригеста Сэр Гаэтан Дюваль Аэропорты.

Мәдәнияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның төп музыка жанры булып Сега музыкасы тора, башкалары аның эретмәләре булган Сегге һәм Бһоджпури җырлары.

Ашамлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диңгез ашамлыклары Маврикий ашамлыкларының әһәмиятле компоненты булып тора.

Бәйрәмнәр һәм фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның халык бәйрәмнәре Маврикий тарихыннан төрле мәдәниятләр тәмен кертә. Һинд фестивальләре, Кытай фестивальләре, Мөселман фестивальләре, шулай ук христиан фестивальләре дә була.

Маврикийда 15 ел саен уза торган халык бәйрәме бар. Аларның җидесе төгәл даталы бәйрәмнәр: 1 һәм 2 январь, 1 февраль, 12 март, 1 май, 2 ноябрь һәм 25 декабрь. Калган халык бәйрәмнәре дини фестивальләр, аларның даталары елдан елга үзгәреп тора. Шулай да болар халык фестивальләре, Маврикийда шулай ук Һоли, Ракша Бандһан, Пер Лававаль Пилгримажаль кебек башка фестивальләр бар.

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маврикийның милли спорты - футбол һәм милли командасы М Клубы, шулай ук Маврикийда велосипед спорты, бадминтон, волейбол, баскетбол, гандбол, бокс, дзюдо, каратэ, таэквондо, авырлык күтәрү, бодибилдинг һәм атлетика популяр. Су спортларына йөзү, җилкән астында йөрү, көймәдә йөрү, акваланг белән чуму һәм су чаңгылары керә.

1812-нче елда Шамп де Марс Рейскорс кертелгәндә башланган атта йөрү популяр булып кала. Илдә Һинд Океаны Утраулары Уеннарының икенче (1985) һәм бишенчесе (2003) булган. Маврикий үзенең беренче Олимпик медален Пекинда 2008 ел Җәйге Олимпиадасында откан, аны боксер Бруно Жюли алган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]