Нигер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Нигер (фр. Niger [niˈʒɛʁ]), рәсми атамасы - Нигер Җөмһүрияте - Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Ил аша ага торган Нигер елгасы буенча аталган. Нигер тамашек телендә "Бөек елга" дигән сүз.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигер Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Алжир һәм Ливия белән, көнчыгышта Чад белән, көньякта Нигерия һәм Бенин белән, көнбатышта Буркина-Фасо һәм Мали белән чиктәш.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигер территориясе 1 186 408 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигерның башкаласы - Ниамей. Иң эре шәһәрләр: Ниамей (400 мең кеше), Зиндер (121 мең кеше), Маради (113 мең кеше), Тахва (52 мең кеше), Агадес (50 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 департамент.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигер - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Канун бирү органы - парламент.

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигерның күпчелек өлеше Сахарада урнашкан; өслек - плато (биеклек 200-500 м), 2022 м га кадәр калдык массивлары белән (Идукальн-Тагес тавы).

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җирләре эчендә уран, тимер рудасы, күмер, аккургаш, фосфатлар запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең климаты эссе һәм территориянең күпчелек өлешендә коры. Көньякта гына елына 820 мм явым-төшем була - яңгырлар фасылы июньнан октябрьга кадәр дәвам итә. Ниамейда уртача ел температурасы +29,5°С.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң төп елга - Нигер

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньякта үсемлекләр юк диярлек, аның каравы көньякта саванналар бар.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фауна вәкилләре арасында - арслан, зәрәфә, фил, антилопа, буйвол.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең халкы - 9,672 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 8 кеше, әмма халыкның 90%-ы көньяк зонада яши. Этник төркемнәр: хауса - 56%, джерма - 22%, фулани - 8,5%, туареглар - 8%. Телләр - француз теле (дәүләт теле), хауса, фулани, тамайек, джерма.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөнни мөселманнар - 80%, мәҗүсиләр - 14%, христианнар - 1%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырларда Нигер Төньяк Африкадан Мали һәм Сонгай империяларына төп кәрван юлында булган. Хауса дәүләтләре Нигерның хәзерге территориясенең көньягында X дан алып XIX гасырга кадәр доминирлаган. Сонгай империясе территориянең көнбатышында бер мең ел буена диярлек төп көч булган, ә көнчыгышта - Канем-Борну империясе. Регионга зиярәт кылган беренче европалы булып 1795 һәм 1805 елларда шотландияле эзләнүче Мунго Парк һәм 1850 елда немец эзләнүчеләре Генрих Барт һәм Эдуард Фогель булган. Франция Нигер территориясен 1890 елда оккупацияләгән. 1922 елда Нигер автономия статусына ия булган, ә 1946 елда - диңгез арты территориясе статусына ия булган. 1960 елның 3 августында ил бәйсезлек алган.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигер - үсеп килүче уран чыгару сәнәгате белән аграр ил. Арахис, шикәр камышы, мамык, тары, сорго, маниок үстерәләр. Күчмә хайван үстерүе. Нигер елгасында балыкчылык. Уран рудасы, касситерит чыгару. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча предприятиелар. Кәсепләр. Экспорт: уран концентратлары, тере мал-туар һәм хайванчылык продуктлары, арахис, яшелчәләр. Акча берәмлеге - КФА франкы.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ниамей Милли музей.АгадесСонгай чорының балчык мәчете.

Ниамей, Нигерның башкаласы һәм экономик хабы.
Традицион йөз татулары белән Фулани хатын-кызлары.
Ниамейда мәчет.
Нигерда башлангыч мәктәп уку бүлмәсе.
Хауса шәһәре Зиндерда Солтан Сараенда традицион Рамазан фестиваленда җайдаклар.
Зиндерда традицион йорт.
Борынгы кыяда гравировка, монда Көньяк Сахарада Тигуидид, Нигер янында зәрәфә, ибекс һәм башка хайваннар көтүләре күрсәтелгән.
Гереволда Геревол биюен итүче катнашучылар, 1997.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О.Родин, Т.М. Пименова.