Лесото

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Лесото Корольлеге
Flag of Lesotho.svg Лесото илтамгасы
Байрак Илтамга
Лесото милли һимны
Lesotho (orthographic projection).svg
Рәсми телләр Инглиз теле һәм сесото
Башкала Масеру
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

2 074 465[1] кеше
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

2 181 300 505[2] $
КПҮИ  0,436, 0,469, 0,493[3], 0,483, 0,443[3], 0,437, 0,472[3], 0,48[3], 0,484[3], 0,494[3] һәм 0,497[3] 
Акча берәмлеге Лоти Лесото
Интернет-домен .ls
ISO коды LS
ХОК коды LES
Телефон коды +266
Сәгать пояслары UTC+02:00
Балигъ булу яше 21

Координатлар: 29°33′00″ к. к. 28°15′00″ кч. о. / 29.550000000000000710542735760100° к. к. 28.25000° кч. о. / -29.550000000000000710542735760100; 28.25000 (G) (O)

Лесо́то (инг. Lesotho, сесото Lesotho), рәсми исеме Лесо́то Корольлеге (инг. Kingdom of Lesotho, сесото Muso oa Lesotho) — Африканың көньягында урнашкан дәүләт-анклав, бөтен территориясе Көньяк Африка Җөмһүрияте тарафыннан уратылган. Башкаласы — Масеру шәһәре.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесото - Африканың көньягында урнашкан ил. Барлык яклардан Көньяк Африка Җөмһүрияте белән уратылып алынган.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесотоның мәйданы 30 335 кв. км.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесотоның башкаласы - Масеру (170 мең кеше).

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесото - конституцион монархия. Дәүләтнең башы - патша Летсие III (1996-ынчы елның 7 февраленнан). Хөкүмәт башы - премьер-министр. Ил Милләтләр Дуслыгына керә.

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесото Басуто платосын били (иң югары биеклек 3482 м), ул көнчыгыштан һәм көньяктан Аждаһа таулары белән чикләнгән.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җирләре эчендә алмаз, кварц, күмер, уран запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесотоның климаты кискен континенталь, һәм температура +32°С тан үзәннәрдә -7°С ка кадәр үзгәрә. Тауларда температура контрасты тагын да кискенрәк.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ил - Оранж елгасы

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары тауларның фәкыйрь үсемлекләре купшы Альп болыннары белән алмаша, ә тагын да түбәнрәк чәнечкеле акация утраулары белән алмаша.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фауна фәкыйрь; зур хайваннардан - кара буйволлар, вак антилопалар.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

National University of Lesotho. Лесото Милли Университеты

Илнең халкы якынча 2,09 млн. кеше, уртача тыгызлык 1 кв. км га 69 кеше. Этник төркемнәр: басото (сото этник төркеменең тармагы) - 79%, нгуни - 20%, аклар (күбесенчә дәүләт хезмәткәрләре, сәүдәгәрләр һәм миссионерлар) - 1%. Телләр: инглиз теле, сото (икесе дә дәүләт теле).

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Католиклар - 38%, протестантлар - 42%, мәҗүсиләр - 20%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның 1-енче яртысында Лесото территориясендә XVII-XVIII гасырларда яши башлаган суто кабиләләре кабилә башы Мошеша I җитәкчелегендә берләшкән.

1868 елда Лесото британ протектораты булган (исеме Басутоланд булган). 1966 елның 4 октябренда ил бәйсезлек яулаган. 1970 елдан 1993 елга кадәр илдә хәрби режим хөкем сөргән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесото - капитализмга кадәр мөнәсәбәтләр элементлары белән аграр ил. Авыл хуҗалыгының төп тармагы - йон сарык үрчетүе. Кукуруз, бодай, сорго үстерәләр. Алмазлар чыгару. Экспорт: йон, алмазлар.

Акча берәмлеге - лоти

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003

  1. 1,0 1,1 база данных Всемирного банка
  2. 2,0 2,1 http://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/LSO