Свазиленд
Байрак
| |
Шигарь | We are a fortress ![]() |
---|---|
Башкала | Лобамба, Мбабане |
Халык саны | 1 124 753 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 6 сентябрь 1968 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 17,364.0 квадрат километр |
Координатлар | 26.48333°S 31.43333°E ![]() |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Свазиленд парламенты |
Дәүләт башлыгы | Мсвати III |
Хөкүмәт башлыгы | Themba Nhlanganiso Masuku |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Свазиленд лилангение |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 22% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 3.266 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.588 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 57.754 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 546[7] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[8] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[7] |
Телефон коды | +268 |
ISO 3166-1 коды | SZ |
ХОК коды | SWZ |
Интернет домены | .sz |
Эсватини Патшалыгы[9], элеккеге Свазиленд Патшалыгы (ингл. Kingdom of Swaziland; свати Umbuso weSwatini) – Африканың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, КАҖ белән чиктәш булган, кечкенә, дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе.
Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазиленд - Африканың көньяк-көнчыгышындагы дәүләт. Көнчыгышта Мозамбик белән, көньяк-көнчыгышта, көньякта, көнбатышта һәм төньякта КАҖ белән чиктәш.
Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазиленд территориясе 17 363 кв. км били.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазилендның башкаласы - Мбабане (административ), Лобамба (король резиденциясе). Иң эре шәһәрләр: Манзини (53 мең кеше), Мбабане (47 мең кеше).
Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазиленд - конституцион монархия. Дәүләт башы - король. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - ике палаталы парламент (Сенат һәм җыелыш Палатасы).
Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең көнбатышында 1220 м га күтәрелүче тау чылбыры урнашкан, ә үзәктә уртача биеклеге 610 м булган плато урнашкан, илнең көнчыгышын түбән ятучы вельд алып тора.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең җирләре эчендә азбис, алтын, алмазлар запаслары бар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең климаты субтропиктан тропикка күчә торган, җәй көне дымлы. Уртача айлык температуралар +12°С тан +20°С га кадәр. Явым-төшемнәр илнең көнчыгышында 500-700 мм дан көнбатышта 1200-1400 мм һәм шуннан да күбрәккә кадәр була.
Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең төп елгалары - Комати, Зур Усуту һәм Умбелузи.
Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көнбатышта үсемлекләр - акация һәм баобаб белән типик саванна, көнчыгышта ксерофит куаклыклар хөкем сөрә.
Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хайваннар дөньясы Африка саванналары өчен типик: зәңгәр буйволлар, винтмөгез антилопалар, зебра, бегемотлар, елгаларда - крокодиллар.
Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазиленд халкы якынча 966 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв км га 56 кеше. Этник төркемнәр: свази - 90%, зулуслар - 2,3%, европалылар - 2,1%. Телләр: свази, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле).
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ышанучылар күбесенчә христианнар, халыкның өчтән бер өлеше җирле традицион ышанулар тарафдарлары.
Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазилендның король йорты 400 елдан артык билгеле һәм Африкада иң борынгыларның берсе булып тора. XIX гасыр ахырында инглиз-бур сугышыннан соң Свазиленд Көньяк Африка Союзы хакимияте астына төшкән. 1907 елда Свазиленд Көньяк Африканың британия югары комиссары юрисдикциясенә тапшырылган. 1967 елда ил үзидарәгә хокукка ия булган, ә 1968 елның 6 сентябренда - тулы бәйсезлеккә ия булган. 1973 елда конституция гамәлдән чыгарылган һәм сәяси эшчәнлек тыелган. Король Собуз II үлеменнән соң илдә хаким булмаган - тәхеткә монархның 67 улының кайсысы менәчәге чишелгән. Бу проблема 1986 елда чишелгән.
Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икътисади яктан әз үсеш алган ил. Төп авыл хуҗалыгы культуралар: мәккәй, шикәр камышы, цитруслылар, ананаслар, мамык. Читкә куып көтү хайванчылыгы. Азбис, ташкүмер, тимер рудасы чыгару. Урман кисү. Шикәр, агач эшкәртү, җимеш консерва заводлары. Экспорт: шикәр, консервланган җимешләр, ит, урман материаллары, азбис. Акча берәмлеге - лилангени, шулай ук көньяк Африка ранды ирекле йөрештә.
Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәнгать һәм архитектура. Лобамба. Свазилендның Милли Музее; парламент бинасы; королева-ана авылы.
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Свазилендта 830 җәмәгать мәктәбе, 34 танылган шәхси мәктәп һәм 14 танылмаган шәхси мәктәп бар. Илдә Свазиленд Университеты, Көньяк Африка Назарене Университеты һәм Свазиленд Христиан Университеты бар.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О.Родина, Т.М.Пименова
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Король Свазиленда переименовал государство в Королевство Эсватини. interfax.ru, 19.04.2018