Канар утраулары
Канар утраулары | |
исп. Las Islas Canarias | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
![]() | ![]() |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 10 август 1982 |
---|---|
Рәсми исем | Las Islas Canarias |
Кыскача исем | 🇮🇨 |
Демоним | canario, canaria, Canarian, Kanariano, Canarien, Canarienne, canari, canària, canaris, canàries һәм Kanaryohanën |
Рәсми тел | испан теле |
Гимн | Гимн Канарских островов[d] |
Мәдәният | культура Канарских островов[d] |
Дөнья кисәге | Африка |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Санта-Круз-де-Тенерифе һәм Лас-Пальмас |
Административ-территориаль берәмлек | Испания |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Атлантик океан |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Макаронезия[d] һәм Canary Islands[d] |
Геомәгълүматлар | Data:Spain/Canary Islands.map |
Иң югары ноктасы | Тейде[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Анхель Виктор Торрес Перес[d] |
Канунбирү органы | Парламент Канарских островов[d] |
Халык саны | 2 175 952 (2020)[1] |
Административ бүленеше | Лас-Пальмас[d] һәм Санта-Крус-де-Тенерифе[d] |
Сәгать поясы | UTC±00:00[d], UTC+01:00 һәм Atlantic/Canary[d][2] |
Алыштырган | Канарские острова (провинция)[d] |
Мәйдан | 7447 км² |
Почта индексы | CN |
Рәсми веб-сайт | gobcan.es(исп.) |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .ic[d] |
![]() | |
![]() | |
![]() | |
Тема җәгърафиясе | География Канарских островов[d] |
Феноменның икътисады | economy of the Canary Islands[d] |
Феноменның демографиясе | Население Канарских островов[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
![]() |
Канар Утраулары, шулай ук "Кәнәриләр" буларак билгеле - ул Марокконың көньяк яры янында аның көньяк чигеннән 100 км га көнбатышта урнашкан архипелаг һәм Испаниянең автоном җәмгыяте. Кәнәриләр Европа Берлегенең ерак урнашкан регионнары арасында. Алар шулай ук Испания хөкүмәте тарафыннан таныглган тарихи милләт буларак танылган сигез регионнарның берсе.
Төп утраулар (зурдан кечкенәгә кадәр): Тенерифе, Фуэртевентура, Гран Канария, Ланзароте, Ла Пальма, Ла Гомера һәм Эль Һиерро. Архипелагка шулай ук берникадәр утраулар һәм утраучыклар керә: Ла Грациоза, Альграница, Лобос утравы, Монтанья Клара, Рокве дел Оесте һәм Рокве дель Эсте. Борынгы вакытларда утраулар чылбырын еш "Бәхетле утраулар" дип атаганнар. Географик урнашуга карап, Кәнәри утраулары Испаниянең иң көньяк регионы. Кәнәри утраулары Макаронезия регионының иң зур һәм халык саны иң зур булган архипелагы.
Архипелагның пляжлары, климаты һәм әһәмиятле табигый манзаралары, бигрәк тә Гран Канарияда Маспаломас һәм Тенерифеда Тейде Тавы (океан төбеннән үлчәгәндә дөньяда өченче иң биек вулкан) һәм Тейде Милли Паркы аны туристларның төп максаты итә, елына 12 миллион зиярәт кылучы килә, бигрәк тә Тенерифе, Фуэртевентура, Гран Канария һәм Ланзаротега. Явым-төшемнәр дәрәҗәсе урнашуга һәм күтәрелүгә карап төрле була. Архипелагта яшел өлкәләр һәм сахра да бар. Температура инверсиясе дәрәҗәсеннән өстән булу сәбәпле утрауның биек таулары астрономик күзәтүләр өчен идеаль. Шул сәбәпле, утрауларда ике профессиональ күзәтүханә төзелгән булган: Тенерифе утравында Тейде күзәтүханәсе һәм Ла Пальма утравында Рокве де лос Мучачос күзәтүханәсе.
Автоном Җәмгыятьнең башкаласы Санта Круз де Тенерифе һәм Лас Пальмас де Гран Канария көндәш шәһәрләре арасында бүленгән, алар үз чиратында Испаниянең Санта Круз де Тенерифе провинциясе һәм Лас Пальмас провинциясе башкалалары булып тора. Лас Пальмас де Гран Канария 1768 елдан бирле, 1910-ынчы елларда кыска периодтан кала, Кәнәриләрнең иң зур шәһәре булып торган. 1833 ел Испания территориаль бүленеше белән 1927 ел арасында Санта Круз де Тенерифе Кәнәриләрнең бердәнбер башкаласы булган. 1927 елда дикрит Кәнәриләрнең башкаласы бүленергә тиеш дип кушкан һәм бу хәзергәчә сакланып калган. Канар утрауларының зурлык буенча өченче шәһәре Сан Кристобаль де ля Лагунa Тенерифеда Дөнья Мирасы урыны. Шәһәр шулай ук Канар Утрауларының иң югары киңәшмә органы булган Consejo Consultivo de Canarias өчен өй булып тора.
Испания Империясе вакытларында Кәнәриләр Америкаларга баручы испан галеоннары өчен төп тукталыш булган, алар көньякка хөкем сөрүче төньяк-көнчыгыш юнәләш җилләрне тотар өчен килгән.
Җирле флора галереясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
















