Майотта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майотта latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Майотта
Байрак[d]
Flag of Mayotte (local).svgCoat of Arms of Mayotte.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1974
Рәсми исем Mayotte
Кыскача исем 🇾🇹
Рәсми тел француз теле, Maore[d] һәм Буши[d]
Дөнья кисәге Африка
Дәүләт Flag of France.svg Франция
Башкала Мамуцу[d]
Административ-территориаль берәмлек Франция һәм South Indian Ocean Defense and Security Zone[d]
Тиритуриясенә дәгъва итә Комор утраулары
Иң көнчыгыш ноктасы 12°47′04″ к. к. 45°18′00″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 12°38′12″ к. к. 45°01′37″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 13°01′13″ к. к. 45°13′39″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 12°38′40″ к. к. 45°01′06″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Mayotte.map
Иң югары ноктасы Q210180?
Хөкүмәт башлыгы Soibahadine Ibrahim Ramadani[d]
Халык саны 256 518 (2017)[1]
Административ бүленеше canton of Acoua[d], canton of Bandraboua[d], canton of Bandrélé[d], canton of Bouéni[d], Canton of Chiconi[d], canton of Chirongui[d], canton of Dembeni[d], canton of Dzaoudzi[d], canton of Kani-Kéli[d], canton of Koungou[d], canton of Mamoudzou-1[d], canton of Mamoudzou-2[d], canton of Mamoudzou-3[d], canton of Mtsamboro[d], canton of M'tsangamouji[d], canton of Ouangani[d], canton of Pamandzi[d], canton of Sada[d], canton of Tsingoni[d], Мамуцу[d], Уангани[d], Bandraboua[d], Мзамборо[d], Конго[d], Дзаудзи[d], Мцангамужи[d], Сандаванге[d], Сада[d], Аква[d], Chirongui[d], Chiconi[d], Шингони[d], Дембени[d], Bouéni[d], Кани-Кели[d] һәм Bandrele[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Акча берәмлеге евро
Чиктәш дәүләтләр Комор утраулары һәм Мадагаскар
Кулланылган тел Суахили, Maore[d], малагаси теле, Буши[d] һәм француз теле
Мәйдан 374 км²
Рәсми веб-сайт mayotte.pref.gouv.fr
Югары дәрәҗәле Интернет домены .yt[d]
Харита сурәте
Подробная карта
Һәйкәлләр исемлеге Q3252129?
Тема җәгърафиясе География Майотты[d]
Феноменның икътисады economy of Mayotte[d]
Феноменның демографиясе demographics of Mayotte[d]
Ежегодное количество свадеб 346[2]
Илнең телефон коды +262
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d]
Нумир тамгасы куды 976
Commons-logo.svg Майотта Викиҗыентыкта

Майотта ( фр. Mayotte, комор. Маоре ) - диңгез аръягы төбәге ( фр. région d’outre-mer ) һәм шул ук вакытта Франциянең диңгез аръягы департаменты ( département d’outre-mer, яки DOM ) (2011 елның 31 мартыннан). 1976 елдан башлап, бу төбәк Франция һәм Коморлар арасында бәхәсле территория булып тора, конституциясе нигезендә Майотта автономияле утрау статусына ия. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе Коморлар Утравы Союзының Майотта (Маоре) утравына хокукларын таный[3][4] .

Төбәк Мозамбик бугазында, Һинд океанының көнбатыш өлешендә, төньяк Мозамбик белән төньяк Мадагаскар арасында урнашкан.

Төп утрау, Майотта (Маоре)[5], кечерәк Паманзи утравыннан[6] һәм тагын берничә кечкенә утраулардан тора. Географик яктан Коморлар утравына карый.

Төбәк мәйданы — 376 км², халкы 246 489 кеше (2016), тыгызлыгы 657 кеше./км², җан башына ППС буенча €9100 (2015) туры килә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрау картасы
Утрауның географик картасы
Мамудзу янындагы диңгез

Төп утрау Майотта (Maore) , Бу геологик борынгы Коморлар составында, озынлыгы 39 км, киңлеге 22 км, иң югары ноктасы Бенара тавы ( фр. Mont Bénara, 660 м). Вулкан барлыкка килү сәбәпле, кайбер өлкәләрдә туфрак шактый уңдырышлы. Утрауның күпчелек өлешен әйләндереп алган мәрҗән рифы балык белән тәэмин итә һәм җирле корабларны саклый.

Паманзида урнашкан Дзаудзи шәһәре (фр. Dzaoudzi 1968 елга кадәр Коморлар утравының башкаласы була. Майотта Коморлар Утравыннан аерылган Һинд океаны комиссиясенең мөстәкыйль әгъзасы (ингл. Indian Ocean Commission (COI).

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майотта тропик диңгез климатына ия. 2 сезон аерылып тора: дымлы һәм җылы-ноябрьдән апрельгә кадәр, коры салкынча-калган айларда. Һаваның уртача температурасы +24 °С алып +27°C кадәр, һәм эсселектә +36 ° C ка җитә. Еллык уртача яңгыр 1100 мм үзәктә 3000 мм га кадәр тау битләрендә һәм яр буйларында. Нисби дым 85% ка кадәр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1500 еллар тирәсендә Коморларда гарәпләр урнаша, Маоре яки Маути солтанатына нигез салганнар (соңрак французлар Майотта дип аңлаталар).

1503 елда Майоттага Португалия сәяхәтчеләре төшә, ләкин алар монда беркайчан да колония булдырмый.

1832 елда утрауларны Мадагаскар патшасы яулап ала; 1833 елда күрше Мвали солтанаты тарафыннан яулап алынган; 1835 елның 19 ноябрендә алар Ндзувани Солтанаты контроле астында була, ләкин 1836 елда соңгы җирле солтан җитәкчелегендә кабат бәйсезлек ала.

Майотта 1843 елда калган Коморлардан күпкә алдарак (1886—92) Франциянең протекораты була.

1909 елдан Коморлар Франциянең колониясенә әверелә (1912 елдан - Мадагаскар колониясе составында).

1946-нчы елда Мадагаскардан аерылган Коморлар Франциянең диңгез аръягы территориясе статусын ала.

1961-нче елда Депутатлар палатасы (җирле парламент), җирле халыктан хөкүмәт советы (җирле үзидарә) төзелә. Жирле партияләр төзелә. 1962 елдан Майоттада мaore Халык хәрәкәте эшли, ул утрау өчен Франциянең диңгез аръягы департаменты статусын таләп итә.

1968 елдан башлап Франция карамагында бары тик финанс, оборона, Коморлар утрауларының тышкы мөнәсәбәтләре мәсьәләләре генә кала.

1974 елның декабрендә Коморлар бәйсезлеге турындагы референдумда архипелагда яшәүчеләрнең күпчелеге уңай чыгыш ясады. Шуларның Анжуан, Гранд-Комор һәм Мохели утрауларында яшәүчеләрнең 96% аның Франциядән аерылуын якладылар, һәм Майот утравы халкының 64% каршы булды. 1975 елның ноябрендә Коморлар БМО дүрт утрауның бер өлеше кебек бердәм дәүләт буларак кабул ителә. Франция, Коморларның бәйсезлеген танып, Майоттаны берьяклы рәвештә үзенең "территориаль берәмлеге" статусы итеп беркетә.

1976 елда Коморлар Утраулары бәйсезлек алганнан соң, Франция Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Советы Берләшкән Милләтләр Оешмасы Майоттага бәйсезлек бирү резлюциясенә вето салды, моны утрауда референдум нәтиҗәләре белән дәлилләде, (аны бөтен архипелагтан аерып күрсәтте). Референдум нәтиҗәләре Майотта халкының, бигрәк тә җирле христианнарның бу утрау Комор утрауларында игълан ителгән ислам дәүләтенең бер өлеше китүеннән курку белән бәйле иде (1978 елның октябрендә) . Коморларның позициясе, гомумән, архипелаг буенча референдумның йомгаклау нәтиҗәләренә нигезләнгән иде. 1979 елның 6 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы Коморлар дәүләтенең Майотта (Маоре) утравына хокукларын таныды[7] [4] .

2009 елның 29 мартында Майотта утравында яшәүчеләр күпчелек тавыш белән утрауның Франция департаменты булуы өчен тавыш бирде. Тавыш бирүдә катнашкан Майотта халкының 95,2 %  сайлаучыларның 61 % уңай тавыш бирде.

Майотта департамент статусын тулысынча 2011 елның 31 мартында алды һәм, шул рәвешле, Франциянең 101нче департаменты булды.

«Департаментлаштыру» социаль һәм салым системаларын киметүне, җир кадастрын булдыруны, Майотта Граждан кодексын яңадан карауны һәм коррекцияләүне күздә тота. Дәүләт секретаре Ива Жего (Yves Jego) бәяләвенчә, тулы интеграция 20-25 ел дәвам итәчәк һәм 200 миллион еврога төшәчәк. Франциянең диңгез аръягы департаментына әйләндерү утрау кешеләренең яшәү рәвешендә кискен үзгәрешләр кертәчәк. Аларга күпхатынлылыктан баш тартырга туры киләчәк, моннан тыш, мөселман судьяларының, яки "кади" вәкаләтләре сизелерлек кыскартылачак.

Коморлар Утравы берлеге хакимияте вәкилләре Майоттадагы референдумга сагаеп карый, бу аларны бөтен Коморларның бердәм дәүләтен булдыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Алар Францияне колониаль сәясәт алып баруда гаеплиләр.

Коморлар Майотта (Маоре) утравына үзләренең дәгъваларын саклыйлар, аны аерылгысыз өлеш һәм Коморлар Утравы Союзы дәүләтенең 4 автономияле утрауларның берсе дип саныйлар[8] .

Сәяси төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майотта Франция президенты билгеләгән префект белән идарә итә.

Генераль Совет бар (19 әгъза, 3 ел саен халык тарафыннан сайлана).

Майотта халкы Франциянең 1 сенаторын һәм Франция Милли Ассамблеясенең 1 әгъзасын сайлый.

Сәяси партияләр:

  • Маорелар федерациясе - Генераль Советта 9 урын;
  • Майотта департаменты статусы өчен хәрәкәт - 6 урын;
  • Яңартылган Майотта Коммунистлар партиясе - 2 урын;
  • Маорелар халкы хәрәкәте - 1 урын;

Генераль Советта шулай ук 1 бәйсез сул бар.

Генераль Советта тәкъдим ителмәгән партияләр - Социалистик Партия (ФСПның җирле бүлеге), Демократия Альянсы, Демократик Фронт, Француз Демократиясе өчен Союз.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майотта элемтәләре

Административ яктан Майотта 17 коммунага бүленә:

Картада № Коммуналар
(русса)
Коммуналар
(фр.)
Код
INSEE
Почта
индексы
Халкы,

кеше (2012)

Мәйдан,
км²
1 Дзаудзи Dzaoudzi 97608 97610 Калып:СЧТ 6,66
2 Памандзи Pamandzi 97615 97610 Калып:СЧТ 4,29
3 Мамудзу Mamoudzou

Momoju
97611 97600 Калып:СЧТ 41,94
4 Дембени Dembéni 97607 97660 Калып:СЧТ 38,80
5 Бандреле Bandrélé 97603 97620 Калып:СЧТ 36,46
6 Кани-Кели Kani-Kéli 97609 97625 Калып:СЧТ 20,51
7 Буэни Bouéni 97604 97620 Калып:СЧТ 14,06
8 Широнги Chirongui 97606 97620 Калып:СЧТ 28,31
9 Сада Sada 97616 97640 Калып:СЧТ 11,16
10 Уангани Ouangani 97614 97670 Калып:СЧТ 19,05
11 Шикони Chiconi 97605 97670 Калып:СЧТ 8,29
12 Цингони Tsingoni 97617 97680 Калып:СЧТ 34,76
13 Мцангамужи M'tsangamouji 97613 97650 Калып:СЧТ 21,84
14 Акуа Acoua 97601 97630 Калып:СЧТ 12,62
15 Мцамборо Mtsamboro 97612 97630 Калып:СЧТ 13,71
16 Бандрабуа Bandraboua 97602 97650 Калып:СЧТ 32,37
17 Кунгу Koungou 97610 97600 Калып:СЧТ 28,41
Всего 212 645 374,24

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык - 246 489 (2016).

Халык тыгызлыгы 657 кеше/ км²;

Еллык үсеш - 3,2% (дөньяда 8 нче урын);

Бала тудыру - 1000гә 38,8 (бала табу дәрәҗәсе - хатын-кызга 5,4 бала туу);

Үлем дәрәҗәсе - 1000гә 7,1;

Урта гомер озынлыгы - ирләр өчен 61 яшь, хатын-кызлар өчен 66 яшь.

Этник состав - коморлар яки маоре (Малагаси һәм негрлар белән кушылган гарәп токымнары).

Телләр - коморлар теле ( маоре диалекты) ботагы кебек Суахили ; Куаклар ; француз (рәсми) телендә халыкның якынча 35% сөйләшә.

Диннәр - мөселманнар 97%, христианнар (күбесенчә католиклар) 3%.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акса берәмлеге — евро

2015 елда Майоттаның номиналь эчке тулаем продукты (ВВП) 2,25 млрд евро тәшкил итте[9], сатып алу сәләте паритеты буенча-2,1 млрд евро[10] . Шул ук елда җан башына туры килгән тулаем эчке продукт 9800 евро тәшкил иткән[11], ә ППС буенча 9100 евро[12], бу күрше Коморларга караганда якынча 7 тапкыр күбрәк, һәм шул ук чорда Франция метрополиясенең уртача күрсәткече якынча 4 тапкыр кимрәк.


Төп икътисади эшчәнлек - авыл хуҗалыгы һәм балык тоту өлкәсендә. Майотта үзен азык-төлек белән тәэмин итми һәм аны аны сәнәгать товарлары, ягулык һ.б. кебек импортлый. Экспорт бик зур түгел- нигездә хуш ислеләр (ваниль һәм иланг-иланг), копра, кокослар. Утрауның ерак булуы аркасында туристик бизнес үсеше авыр. Майотта бюджеты Франциядән шактый финанс дотацияләре белән тәэмин ителә[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Recensement de la population 2017 de Mayotte — 2017.
  2. https://www.insee.fr/fr/statistiques/2561535?sommaire=2546239
  3. Мадагаскар, Сейшельские Острова, Маврикий, Коморы // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 2009 г. ; гл. ред. Г. В. Поздняк. — М. : ПКО «Картография» : Оникс, 2010. — С.158.— ISBN 978-5-85120-295-7 (Картография).— ISBN 978-5-488-02609-4 (Оникс).
  4. 4,0 4,1 Генеральная Ассамблея ООН (34/69 от 06.12.1979) Вопрос о коморском острове Майотта
  5. Калып:Атлас мира
  6. Мадагаскар, Сейшельские Острова, Маврикий, Коморы //Атлас мира/ сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 2009 г. ; гл. ред. Г. В. Поздняк.— М.: ПКО «Картография»: Оникс, 2010.— С.158.— ISBN 978-5-85120-295-7 (Картография).— ISBN 978-5-488-02609-4 (Оникс)
  7. Мадагаскар, Сейшельские Острова, Маврикий, Коморы// Атлас мира/ сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 2009 г. гл. ред. Г. В. Поздняк.— М.: ПКО «Картография»: Оникс, 2010.— С.158.— ISBN 978-5-85120-295-7 (Картография).— ISBN 978-5-488-02609-4 (Оникс)
  8. Конституция Союза Коморских островов (принята на референдуме 23 декабря 2001 года)
  9. Gross domestic product (GDP, nominal) at current market prices by NUTS 2 regions (англ.). Eurostat (30 March 2017). Дата обращения: 2 ноября 2017.
  10. Gross domestic product (GDP, PPP) at current market prices by NUTS 2 regions (англ.). Eurostat (30 March 2017). Дата обращения: 2 ноября 2017.
  11. Gross domestic product (GDP, per capita) at current market prices by NUTS 2 regions (англ.). Eurostat (30 March 2017). Дата обращения: 2 ноября 2017.
  12. Gross domestic product (GDP, PPP per capita) at current market prices by NUTS 2 regions (англ.). Eurostat (30 March 2017). Дата обращения: 2 ноября 2017.
  13. Mayotte’s economy in 2013. Economic upturn slowed by uncertainties at the end of the year (англ.). L’Institut d’Émission des Départements d’Outre-mer (IEDOM) (April 2014). Дата обращения: 2 ноября 2017.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]