Мозамбик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Мозамбик Җөмһүрияте (португалча República de Moçambique [ʁɛˈpublikɐ di musɐ̃ˈbiki]) — Көньяк-Көнчыгыш Африкада урнашкан элекке португал колониясе, 1975 елдан бәйсез дәүләт.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбик - Африканың көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Төньякта Танзания белән, көньяк һәм көньяк-көнбатышта - Көньяк Африка һәм Свазиленд белән, көнбатышта - Замбия, Зимбабве һәм Малави белән чиктәш. Көнчыгышта Мозамбик бугазы белән юыла.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбик территориясе 799 380 кв. км.

Төп шәһәрләре, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбикның башкаласы - Мапуту шәһәре. Иң эре шәһәрләр: Мапуту (1098 мең кеше), Бейра (300 мең кеше), Нампула (203 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 10 провинция.

Мозамбикның иң зур шәһәре һәм башкаласы булган Мапутоның панорамик күренеше. Мапуто шәһәре Мапуто провинциясенә керми.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбик - җөмһүрият. Дәүләтнең һәм хөкүмәтнең башы - президент. Канун бирүче орган - бер палаталы җөмһүрият Ассамблеясы.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил территориясенең биштән ике өлешен яр буе тигезлекләре били. Илнең үзәгендә берничә плато урнашкан, алар иң югары ноктада көнбатыш чиктән ерак түгел 2436 м (Бинга тавы) кадәр җитә. Намули тау массивы илнең төньягында 2419 м га кадәр җитә. Төньяк-көнчыгышта Ангония платосы ята.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җир эчендә күмер, титан, тимер рудалары, бокситлар, бакыр запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбикта климат тропик. Җәен урта ай температурасы +27°С, кышын +20°С. Яңгырлар фасылы апрельдән октябрьгә кадәр.

Эчке сулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең күпсанлы елгалары көнбатышта тауларда башлана һәм Мозамбик бугазына коя. Төп елга булып Замбези булып тора, ә иң зурлары - Рувума, Сави һәм Лимпопо. Илнең территориясендә шулай ук Ньяса (Малави күле) күленең өлеше ята.

Туфрак һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең 20% территориясе урманнар белән капланган. Елга үзәннәрендә куе джунгли үсә.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хайваннар арасында зебра, үгез, мөгезборын, жираф, арслан, фил аерылып тора.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбик халкы якынча 18,641 млн кеше, уртача тыгызлык 1 кв. км - га 23 кеше. Халыкның күп өлеше Замбези елгасының яр буе районнарында һәм Ангония платосында яши. Этник төркемнәр: макуа-ломве - 47%, тсонга - 23%, малави, шона, яо. Телләр: португал теле (дәүләт теле), макуа, малави, шона, тсонга, суахили.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗүсиләр - 60%, христианнар - 30%, мөселманнар - 10%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш Африкага португалиялеләр килгәнче яр буен зендж шәһәр-дәүләтләре биләп торган. XVI гасырда хәзерге Мозамбикның яр буе практик рәвештә бөтенесе Португалия хакимияте астына төшә. XVII гасырда кол сату банту дәүләтләре арасында иң көчле дәүләтнең Мутапаның зәгыйфьләнүенә китергән. Илнең колонизациясе әкренләп барган. XX гасырда колонизацион сәясәт үзгәрмәгән диярлек һәм Мозамбикта сәнәгать үсмәгән. 1975 елның 25 июненда Мозамбик бәйсезлек яулап алган. Шуннан соң 15 ел дәвамында илдә гражданнар сугышы барган һәм бу болай да иң үсеш алмаган икътисадны тагын да какшата.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мозамбик - аграр дәүләт. Мамык, шикәр камышы, кокос пальмасы, тәмәке, кофе, кукуруз, маниок, арахис, сорго һ.б. үстерелә. Хайван үрчетү. Балык тоту. Күмер, бокситлар, бакыр, тантал һәм тимер рудалары чыгару.Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Урман кисү. Экспорт: креветкалар, кешью чикләвекләре, мамык, шикәр, агач. Акча берәмлеге - метисаль.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мапуту. Табигый тарих музее.Тете. 1563 ел католик соборы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003.