Кот-д’Ивуар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Кот-д’Ивуар Җөмһүрияте
Flag of Côte d'Ivoire.svg Coat of arms of Ivory Coast.svg
Байрак Илтамга
Кот-д’Ивуар милли һимны
Côte d'Ivoire (orthographic projection).svg
Бәйсезлек көне 1960 елның 7 августы
Рәсми телләр француз теле
Башкала Ямусукро
Идарә итү формасы президент җөмһүрияте
Мәйдан
• Барлыгы

322 460 км² км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

20 316 086[1] кеше
КПҮИ  0,376, 0,382, 0,389[2], 0,39, 0,398[2], 0,415, 0,444[2], 0,445[2], 0,452[2], 0,458[2] һәм 0,462[2] 
Акча берәмлеге КФА франкы
Интернет-домен .ci
ISO коды CI
ХОК коды CIV
Телефон коды +225
Сәгать пояслары UTC±00:00
Балигъ булу яше 21

Координатлар: 7°40′00″ т. к. 5°38′00″ кб. о. / 7.66667° т. к. 5.63333° кб. о. / 7.66667; -5.63333 (G) (O)

Кот-д’Ивуар республикасы (фр. République de Côte d'Ivoire [ʁepyˈblik də kot diˈvwaʀ] ; 1986 елга кадәр рәсми рәвештә Фил Сөяге Яры Республикасы дип тәрҗемә ителгән)- Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Либерия, Гвинея, Мали, Буркина-Фасо һәм Гана кебек илләр белән чиктәш. Көньяктан Атлантик океан сулары белән юыла. Франциянең элеккеге колониясе.

Илдә 60 тан артык этник группа санала. Башкаласы - Ямусукро, илнең төп шәһәре - Абиджан. Рәсми тел - француз теле, калган җирле телләр - бауле, дьюла, бете. Төп милли бәйрәм - Азатлык игълан иткән көн (1960 елның 7 августы).

Табигый шартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д’Ивуар картасы

Кот-д’Ивуарда күбесенчә тигез рельеф өстенлек итә, көньякта - дымлы тропик урманнар белән, төньякта озын үләнле саванналар белән капланган. Климат — экваториаль һәм субэкваториаль. Уртача температура— + 26° - + 28°. Еллык явым-төшем күләме— 1100 мм-5000 мм.

Табигый ресурслар — нефть, газ, алмаз, марганец, тимер рудалары, кобальт, боксит, бакыр,алтын, никель, тантал. Төп елгалар — Сасандра, Бандама һәм Комоэ.

Кот-д’Ивуарда шакаллар, гиеналар, пантералар, филләр, шимпанзе, крокодиллар яши.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кот-д’Ивуар - президент республикасы. Президент турыдан-туры сайлау ярдәмендә 5 елга бер сайланыла.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны - 21,1 млн.

Еллык үсеш - 2,1%.

Туу күрсәткече - 32 гә 1000.

Үлем күрсәткече - 11 гә 1000.

Уртача гомер озынлыгы - ирләрнеке 55 ел һәм хатын-кызларныкы - 57 ел.

Шәһәр халкы - 49%.

Этник состав — аканнар 42 %, гурлар 17 %, төньяк манде 16 %, кру 11 %, көньяк манде 10 % һәм башкалар. Дин тотучылар — мөселманнар 39 %, христианнар 33 %, абориген культы 11 %, атеистлар 17 %.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп өстенлекләре: авыл хуҗалыгы яхшы үсеш алган, какао (беренче урын) һәм каһвә (3 урын) җитештерелә. Нефть һәм газ сәнәгате үсеп килә. начар яклары: стабильлек булмау һәм каһвә-какаога бәйлелек.

Экспорт — 8,7 млрд долл. 2009 елда — какао, каһвә, үзагач, нефть, мамык, банан, ананас, балык.

Төп сатып алучылар — Нидерландлар 13,9 %, Франция 10,8 %, АКШ 7,8 %, Германия 7,2 %, Нигерия 7 %, Гана 5,6 %.

Импорт — 6,5 млрд долл. в 2009 елда — нефть продуктлары, сәнәгать товарлары, азык-төлек.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]