Тропик урман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тропик урман latin yazuında])
Дөнья харитасында яңгырлы урманнар
Амазонка яңгырлы тропик урманы (һавадан).
Амазонка яңгырлы тропик урманы (эчендә).

Тропик урман яки яңгырлы урман — еллык явым-төшем күләме 2000-7000 мм ким булмаган урман. Катлаулы яруслы булуы белән, агачлар, эпифитлар һәм лианалар төрлелеге һәм үләннәргә ярлы булуы белән аерылып торалар.

Җир шарының иң эссе поясы тропиклар дип атала. Алар экваторда урнашканнар. Табигать тропикларда табигый оранжерея төзегән: мон¬да җылылык даими һәм тотрыклы, явым-төшем күп. һәм үсемлекләр дөньясы да искитәрлек. Урман шундый куе, аның аша чыгуы бик кыен, ә кайвакытларда бөтенләй үтеп булмый. Агачлар югарыга, яктылыкка омтылалар һәм түбәнгә, урман чаршавы астына, куе күләгә төшерәләр. Ул — мәңге яшел дөнья: монда мәңгелек җәй хөкем сөрә.

Тропик зонадагы үсемлекләр гадәттән тыш төрле-төрле. Урманда яруслар бик күп, кайбер агачлар 60 метрга җитәләр, бу — егерме катлы йорт биеклеге дигән сүз. Агачларның яфраклары тыгыз һәм калын кабыклы. Алар тропиклардан чыккан бүлмә гөле — фикус яфракларын хәтерләтәләр. Яфракларның калын кабыклары аларны эссе кояш көйдерүеннән саклый.

Тропик урманга хас булган үзен¬чәлекле үсемлек — лианалар. Алар агач кәүсәләренә уралып, бик биеккә, яктыга үрмәлиләр. Лианалар агачларны чорнап алалар, түбәнгә салыналар, агачтан-агачка сузылалар һәм бик зур, хәтта 100 метрдан артык озынлыкка җитәләр.

Тропикларда пальмалар да үсә. Алар күп төрле: биек һәм баһадир агачлардан алып кечкенә куак фор- масындагылары да, хәтта пальма- лианалар да бар. Биек пальмаларның кәүсәләре шома һәм цилиндр формасында була. Кайбер тәбәнәк пальмаларның кәүсәләре бөтенләй юк — бары тик яфраклар таҗы гына бар.

Яктыга якынрак булыр өчен күп кенә үсемлекләр җирдә түгел, бәл¬ки агач кәүсәләрендә һәм яфракларда үсәләр. Алар арасында күз чагылдыргыч зур күбәләккә охшаган күке яше үсемлеге бигрәк тә матур. Тропикларда банан, бамбук, агачсыман абага, орхидеяләр һәм күп кенә башка үсемлекләр үсә. Дөньяда башка бер җирдә дә кеше өчен файдалы булган шундый күп санлы үсемлекләр юк. Тропик урман банан, икмәк һәм кавын агачы җимешләре, хинин, манго, сандал, кызыл һәм кара агач, каучык, лак, һинд чикләвеге, саго һәм шикәр бирә.

Тропикларда яшәүчеләрнең иң күп санлысы — бөҗәкләр, һәм, беренче чиратта, озынлыгы 20 см га җитә торган күз чагылдыргыч гаять зур күбәләкләр. Үрмәкүчләр дә монда ачык төстә һәм зурлар.

Төрле зурлыктагы һәм төрле төсләрдәге попугайлар үзләренең гырылдык тавышлары белән урман эчен яңгыратып торалар. Тропик урманнарда бик кечкенә кошлар — колибрилар да бар. Аларның кай¬бер төрләре төклетура кадәр генә. Гаять зур гориллалардан алып 15 см зурлыгындагы кечкенә уиститиларга кадәр хисапсыз күп маймыллар яши.

Тропик урманнарда елан, кәлтә, бака кебек сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннары бик күп.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.