Үзагач

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзагач latin yazuında])
Үзагачның 16 төре:
1. Нарат Pinus sylvestris
2. Чыршы Picea abies
3. Карагач Larix decidua
4. Артыш Juniperus communis
5. Усак Populus tremula
6. Күг агач (Граб)Carpinus betulus
7. Каен Betula pubescens
8. Зирек Alnus glutinosa
9. Бук агачы Fagus sylvatica
10. Имән Quercus robur
11. Карама Ulmus glabra
12. Төче чия агачы Prunus avium
13. Груша (Армыттирәк) Pyrus communis
14. Чаган Acer platanoides
15. Юкә Tilia cordata
16. Корычагач Fraxinus excelsior
1 2 3 4
5 6 7 8
9 10 11 12
13 14 15 16
Үзагачның кабат эшкәртелү мөмкинлеген күрсәтә торган Халыкара код билгесе

Үзагачагач кәүсәсенең яки куакның төп өлеше — кайры белән үзәк арасында булган каты матдә (тукымалар системасы), аның составына каналлар һәм җепселләр керә.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агачның юанлыгын үзагачны тоташ боҗра белән әйләндереп алган камбий дип аталган күзәнәкләр катлавының тереклек эшчәнлеге билгели. Камбий — ясалгы тукыманың тере күзәнәкләр катлавы, камбийның бүленүче күзәнәкләре юкәргә һәм үзагачка башлангыч бирәләр. Кабык астында яткан бу күзәнәкләрнең бүленүе агачның юанлыкка үсүенә китерә: камбий барлыкка китергән күзәнәкләр тиз арада кәүсәнең үткәргеч системасы элементларына әверелеп специальләшә. Шушы система буйлап минераль тозлар ботакларга һәм яфракларга күчә. Суны үткәрүче тукыма күзәнәкләренең стенкалары картая барган саен, акрынлап аларга химик составы белән целлюлозага якын торган тыгыз матдә — лигнин сеңә. Агачны төз утыртучы кәүсәнең катылыгын һәм ныклыгын нәкъ менә лигнин билгели.

Камбий күзәнәкләренең бүленүе төрле шартларда төрлечә бара. Уртача пояста җәен агачлар, көз көнендәгегә караганда, тизрәк үсәләр. Нәтиҗәдә җәй айларында үскән үзагач катлавы кискән агачта аксылрак боҗра булып күренә. Шуңа күрә агачның яшен әлеге еллык боҗраларны санап җиңел белеп була. Тропикта исә агачларның үсү тизлеге коры сезонның дымлы сезон белән алма¬шынуына бәйле. Агачның кәүсәсен каплап торучы бөке катлавы махсус тукыма — бөке камбие күзәнәкләре бүленүдән ясала. Бу саклагыч япманың калынлыгы һәм составы агачларның төрле төрләрендә төрлечә була. Мәсәлән, каен агачында бөке катлавы юка һәм кәгазьгә охшаган, ә бөке имәнендә көпшәк һәм бик калын була. Саванналарда үсүче кайбер агачларның бөкесе хәтта утта да янмый.

Химик состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзагач составына шактый күп катлаулы органик кушылмалар керә. Тулы химик анализ күрсәткәнчә, ул 50% углеродтан, 6% водородтан, 44% кислородтан тора. 50% чамасы. Үзагач күзәнәгенең тышчасы — ятьмәсыман, ул үзара бәйләнгән озынчылбырлы целлюлоза молекулаларыннан тора һәм башка углеводородлар (гемицеллюлозалар), лигнин һәм башка экстрактив матдәләр белән тутырылган. Цементлаштыручы матдә булып кальций һәм магний пектатлары хезмәт итә. Күзәнәк эчендә сумалалар, чәер (камедь), майлар, таниннар, пигментлар һәм минераль матдәләр җыела. Үзагач 45-60% целлюлозадан, 15–35% лигниннан һәм 15–25% гемицеллюлозадан тора. Ят, экстрактив матдаләр күләме агач төреннән тора. Үзагачта минераль матдәләр күләме (рус. зольность) 1% кимрәк.

Үзагач төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аеруча кыйммәтле үзагачы белән тик, кара һәм кызыл агач билгеле.

Ачыкорлыклылар бүлегенә кергән ылыслылар классы вәкилләре: нарат, чыршы, ак чыршы, карагай сыйфатлы үзагач чыганагы. Алар — яхшы төзелеш материалы. Кораб нараты дип йөртелгән төз кәүсәле наратлар элек диңгез көймәләре төзүдә кулланылган. Барлык җилкәнле флот башлыча нараттан төзелгән. Моннан тыш, нараттан кәгазь, катыргы, скипидар һәм кеше өчен кыйммәтле башка күп кенә продуктлар алалар.

Усак агачы гөмбәгә һәм төрле корткычларга бирешми. Ул — өрлек, түшәм, идән, кое бурасы өчен менә дигән агач материалы.

Тал агачыннан дару ясыйлар, дуплау матдәсе алалар, һәм ул шәп баллы үсемлек тә.

Имән агачы — төзү эшләрендә, җиһаз ясауда кулланыла. Үзагачы аеруча нык, бүрәнәсе суда череми, ә бәлки, кара төскә кереп, тагын да катылана гына, ягъни чыныга.

Юкәнең йомшак үзагачыннан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала.

Тал, каен, юкә, тупыл, усак кебек йомшак яфраклы агачларның хуҗалыкларга күптәннән кирәге калмады. Аларны элек утын итеп ягалар иде. Алабуга махсус икътисадый зонасында сафка басачак яңа завод алардан мебель җитештерәчәк[1].

Үзагач хәзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманга утыртылган һәр агачның үз яше бар. Мисал өчен, каен 40 елдан, ә нарат 100 елдан соң киселергә тиеш.

Агач әзерләү 3 стадиягә бүленә: агач кисү, әзерләнгән агачны чыгару, түбән агач сәнәгате складындагы эшләр. Агач әзерләүнең һәрбер стадиясе төп әзерлек (технологик һәм күсерү) һәм ярдәмче операцияләрдән тора. Технологик операция вакытында (урман кисү, агачларны ботаклардан тазарту, буй агачларны сортиментларга бүлү һ.б.) агач материалларның формасы, үлчәмнәре һ.б. үзгәртелә, күчерү операцияләрәндә (агач, буй агач яки сортиментларны тарттыру, агач төяү һ.б.) — бер эш урыныннан икенче эш урынына күчерелә[2].

Агач материаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агач материаллар, агачның табигый физик төзелешен һәм составын саклап калып, киселгән агачны аркылыга я буйга кисеп алынган материаллар. Эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән, ылыслы һәм яфраклы, эшкәртү ысулы буенча түгәрәк, ярылган, киселгән, юнылган, вакланган агач материалларга бүләләр. Табигый халәтендәге төзелеш материалы һәм ягулык итеп хезмәт итә, вакланган һәм химик рәвештә эшкәртелгән халәттә — кәгазь, фанер плитәләр, ясалма сүсләр өчен чимал.

Буй агачны (тамыр өлеше, очы алынган, ботаклардан тазартылган агач кәүсәсе) түмәргә кисеп, эшкә яраклы эшкәртелмәгән һәм түбән сыйфатлы үзагач алалар[2]. Беренчел эшкәртү нәтиҗәсендә төзү эшенә яраклы агач, баганалар, бүрәнәләр, такта, фанир, рәшәткә материаллары, утын һ.б. алына.

Агачны механик һәм химик-механик юл белән алга таба эшкәртәләр. Шул рәвештә агачтан такта, фанер-плита, мебель, тара, шырпы, кәгазь җитештерелә. Фанир — берничә кат шпонны аркылы–торкылы ябыштырып эшләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]