Имән
| Имән | |
|---|---|
| Бар авазлар күрсәтелгән исем | אַלוֹן |
| Халыкара фәнни исем | Quercus L., 1753[1][2] |
| Таксономик ранг | ыру[1] |
| Югарырак таксон | буковые[d] |
| Таксонның халык атамасы | oak[3], Caixico, Āc, سنديان, Микк, Palıd, Имән, Oacher, Дуб, Дуб, Дъб, Oktri, ওক, བེ་ཤིང་།, Derv, Hrast, Roure, Наж, ᏧᏍᎦ, بەڕوو, dub, Юман, Derwen, Eg, Eichen, Βελανιδιά, Quérza, Kverko, Roble, Tamm, Haritz, بلوط, Tammet, Eik, Chêne, Iakebuumer, Iik, Dair, carballo, Darragh, אלון, शाहबलूत, Hrast, Dub, Chèn, Tölgy, Կաղնի, Ek, Querco, Querko, Eik, Quercia, オーク, მუხა, 참나무속, Berû, Derow, Eechen, Пялут, Eik, Ąžuolas, Ozoli, Тума, Даб, သစ်ချ, Teōcuahuitl, Eek, Eik[4], Eik, Eik, Tchêne, Casse, Тулдз, Qhin·ne, Dąb, بلوط, Carvalho, Ruwli, Дуб, Chercu, Hrast, Dub, hrast, Dushku, Храст, Ekar, Булут, Robles, Meşe, Дуб, Tamm, Sồi, Êke, Tchinne, דעמב, 橡, 櫟屬, cierro, 栎属[5] һәм 栎属[6][7][8][…] |
| Таксономик төр | Q. robur[d] |
| Нәрсәнең чыганагы | имән[d], flavine[d][9], имән чикләвеге[d] һәм Oak fragrance[d] |
| GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10203[10] |

Имә́н (лат. Quercus) — бүкчәләр семьялыгыннан агач яисә куак ыругы. 500 гә якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача һәм тропик поясларында таралган. ТР территориясендә бер төре - сабакчалы имән яки гади имән (Q. robur) үсә. 18-40 м биеклектәге яфрак коючан агач, кәүсә юанлыгы 1-1,5 м. Тамыр системасы үзәкле, 5 м га кадәр тирәнлеккә китә. Күп ботакланган, төзек булмаган ябалдашлы агач. Яфраклары калаксыман, ботакларның очында урнашкан. Чәчәкләре вак, җил белән серкәләнә, ата чәчәкләр - яшькелт, асылынып торучан озынча алкаларда, ана чәчәкләр - берле яки 2-3 ле, матур түгел, утырма яисә озынча чәчәк сабында. Җимеше тышына озынча буйлар төшкән коңгырт-көрән чикләвек, үз озынлыгының 1/3 е кадәр кәшәнкә белән әйләндереп алынган. Яфрак яру беләнбер үк вакытта, апрель ахырыннан июнь башына кадәр чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә. Төптән чыккан үсентедән һәм коелган орлыклардан үрчи, чәчү культурасында чикләвеген чәчеп үстерәләр. Имән 400-500 ел, аерым агачлар 1000 елга кадәр яши. Чагыштырмача җылылык яратучы үсемлек.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- ↑ 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 22 / мөхәррир Ч. Хуаньюн, C. C. Huang — 1998.
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7 — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ flavine // Conservation and Art Materials Dictionary — 2000.
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе