Эчтәлеккә күчү

Ыруг (биология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ыруг (биология) latin yazuında])
Ыруг
Кыскача исем g.
 Ыруг Викиҗыентыкта

Ыруг (лат.  genus) - биологиядә: гаиләлектән һәм трибадан түбәнрәк, төрдән биегрәк таксон.

Бинар номенкулатурада латыйн хайванның исемендә беренче урында тора, зур хәрефтән языла: Cervus eldii - болан-лира. Ырулар исемнәрендә омонимия рөхсәт ителми.

Ыру Линней классификациясендә бар.

Күплеге буенча ырулар 3 төркемгә бүленә:

  • политип ыру - күп төрләр керсә;
  • олиготип ыру - аз төрләр тотса;
  • монохет ыру - бер төр керсә.

Гибрид ыру - ике һәм күбрәк ырудан ясаган һибридларның ырулары. × тамгасы белән белдерелә. Кыскартылган һәм бер-берсенә кушкан ырулар исемнәреннән (×Amarine [= Amaryllis × Nerine]) яки фамилияләрдән, фамилиягә -ara кушымчасы кушуыннан (×Vuylstekeara [= Cochlioda × Miltonia × Odontoglossum], Charles Vuylstekе белән теркәләнгән) ясала.


Таксономия

Домен (өспатшалык) Патшалык Аспатшалык Өстип/Өсбүлекчә Тип/Бүлекчә Астип/Асбүлекчә Өссыйныф Сыйныф Ассыйныф Инфрасыйныф Өсотряд/Өстәртип Отряд/Тәртип* Асотряд/Астәртип Инфраотряд Өсгаиләлек Гаиләлек Асгаиләлек Өстриба Триба Астриба Ыруг Бүлек Асбүлек Асыруг Өссекция Секция Ассекция Рәт Асрәт Төр Астөр Вариетет/Төрлелек Астөрлелек Форма Асформа

БиологияБиологик таксоннарБиномиаль номенклатура
*Отряд — зоологиядә кулланыла; Тәртип — ботаникада