Биология
Биология | |
![]() | |
Өйрәнелгән тармак | тереклек һәм организм |
---|---|
Һәштәге | biology |
Нинди вики-проектка керә | Википедия:Проект:Биология |
Stack Exchange'да | biology.stackexchange.com |
Моңа өлешчә туры килә | палеонтология[d] |
![]() |
Биология (биялугия[1], юнанча Βìο – яшәү һәм Λoγος – өйрәнү) – тереклекне һәм аның әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәтләрен өйрәнүче фән. Тере тормышның барлык аспектларын, ягъни Җир шарында яшәүче барлык организмнарның төзелешен, яшәешен, үсешен, үсүен, килеп чыгышын һәм эволюциясен өйрәнә. Тере организмнарны классификацияли, төрләрнең килеп чыгышын ачыклый, аларның бер-берсе йәм әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәтен тикшерә.
Биология тормышның бөтен якларын, барлык тере организмнарны өйрәнә. Тере табигатьнең оешу катларын биологик классификация нигезендә аералар.
«Биология» терминын беренче тапкыр 1802-нче елда Ламарк, Жан Батист кулланылышка керткән, дип исәпләнә.
Мөстәкыйль фән буларак биология табигать фәннәреннән XIX гасырда аерылып чыга. Бу чорда галимнәр тере организмнарның терек булмаган дөньядан аерылып торучы уртак үзлекләргә һәм сыйфатларга ия булуларына игътибар итәләр. «Биология» терминын беренчеләрдән булып бер-берсенә бәйсез рәвештә Фридрихом Бурдахом (1800-нче елда), Готфридом Рейнхольдом Тревиранус һәм Жан Батист Ламарком (1802-нче елда) кулланалар.
Дөньяның биологик картинасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бүгенге көндә биология - бөтен дөньяның урта һәм югары белем бирү оешмаларындагы стандарт фән. Ел саен биология, медицина, биоинженерия тармакларына караган миллионлаган мәкаләләр басылып чыга.
Барлык биология фәннәрен тере материя турындагы бербөтен фәнгә беләштерүче принципларны аералар:
- Күзәнәк теориясе — күзәнәкләргә караган барлык мәгълүматны өйрәнү. Бардык тере организмнар ким дигәндә бер күзәнәктән торалар. Күзәнәк - ул организмның структура һәм функция берәмлеге. Җирдәге барлык күзәнәкләрнең яшәеш механизмнары һәм биохимиясе нигездә уртак. Күзәнәкләр бары тик моңарчы яшәгән күзәнәктән килеп чыгалар һәм бүленү ярдәмендә үрчиләр. Күзәнәк теориясе аларның төзелешен, бүленүен, тирә-як белән мөнәсәбәтләрен, эчке тирәлекнең һәм күзәнәк тышчасының составын, аерым өлешләрнең бүленүен һәм үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнә.
- Эволюция. Табигый сайланыш һәм геннар дрейфы аша популяциянең нәселдәнлек сыйфатлары буыннар аша тапшырыла һәм үзгәрә.
- Ген теориясе. Тере организмнарның сыйфатлары буыннан-буынга ДНК молекуласында кодлаштырылган геннар тарафыннан тапшырыла. Организмның төзелеше турындагы мәгълүмат (генотип) күзәнәкләр тарафыннан фенотип ясалышы өчен кулланыла. Фенотип физик яки биохимик үзенчәлекләрдә чагыла. Фенотип организмны тирәлектә яшәү өчен әзерли алса да, тирәлек турындагы мәгълүмат геннарга кире тапшырыла алмый. Геннар эволюция барышы ярдәмендә генә үзгәрә алалар.
- Гомеостаз. Тышкы тирәлекләрдәге үзгәрешләргә бәйле булмаган рәвештә организмнар эчендә физиологик процессларның даимилеге саклана.
- Энергия. Теләсә кайсы тере организмга хас.
Бүлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Биология бүлекләре.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Танылган галимнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Биологлар.
Басмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Биология журналлары, en:Category:Biology journals һәм ru:Категория:Биологические журналы.
Оешмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Биологик оешмалар, en:Category:Biology organizations һәм ru:Категория:Биологические организации.
Төшенчәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Биология төшенчәләре, en:Category:Biological concepts һәм ru:Категория:Биологические концепции.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Терминнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Биологик терминология, en:Category:Biology terminology һәм ru:Категория:Биологическая терминология.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Animalia - Bos primigenius taurus
-
Planta - Triticum
-
Fungi - Morchella esculenta
-
Stramenopila/Chromista - Fucus serratus
-
Bacteria - Gemmatimonas aurantiaca (- = 1 Micrometer)
-
Archaea - Halobacteria
-
Virus - Gamma phage
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ И. Рәми. Имлә сүзлеге. Казан, 1928.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|