Социология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Социоло́гия (лат. socius — иҗтимагый; бор. грек. λόγοςфән) — җәмгыять, аның системалары, социаль институтлары турында фән.

Социологик белемнең билгеләре[үзгәртү]

Социологияне фән дип атарга нигез бармы, әллә ул кешелек эшчәнлегенең башка берәр өлкәсенә карыймы? Бу сорауны ике төрле чишеп була. Беренче караш: фән – ул эксперимент юлы белән раслана алган белем өлкәсе. Шул чакта «чын» фәннәр рәтенә фәкать табигыять белән механика керә. Иҗтимагый фәннәрдә эксперимент ысулын куллану чикләнгән, димәк алар фән була алмый, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Әмма, шундый караштан чыгып, социологияне сәнгать яки хобби итеп бәяликме? Икенче караш буенча – фәннең үзенә генә хас, башка фәннәрдән аерылып торган белем кыры (предметы) бар һәм ул аны үзенә генә хас ысуллар белән өйрәнә. Социологиянең башка фәннәр өйрәнмәгән белем өлкәсе һәм аңа гына хас эзләнү әсбаплары бармы? Шул сорауга җавап эзләп карыйк.

Фәннең статусын билгеләү өчен берничә критерий кулланалар. Аларның беренчесе – онтологик критерий. Онтология – ул яшәеш һәм аның нигез принципларын өйрәнгән гыйлем өлкәсе. Онтологик сорауны чишү фән объектын тәгаенләүне күздә тота. Һәрбер фән артында ул өйрәнгән гыйлем даирәсе ягъни фән объекты тора. Физик җисемнәр, тере организмнар һәм кеше үзе фәннең объекты була ала. Фән өйрәнгән объект безгә кадәр барлыкка килгән, без аның турындагы белемне туплыйбыз гына. Мәсәлән, этнография дигәндә, без борынгы тарихи-иҗтимагый бергәлекне – этносны күз алдына китерәбез. Психология искә төшкәндә, үзебезнең һәм якыннарыбызның психикасын һәм җан саулыгын искә алабыз.

Социологиянең онтологик соравы[үзгәртү]

Социология исә җәмгыять күренешләрен, шул җөмләдән – кешеләрнең күмәкләшеп яшәвен, аларның берләшмәләрен, ассоциацияләрен һәм мөнәсәбәтләренең күптөрле формаларын өйрәнә. Җәмгыять табигый, илаһи, башка асылларга тәңгәл түгел. Иҗтимагый тәртипләр ниндидер югары зат тарафыннан да урнаштырылмаган, аларны кешеләр үзләре кабул итә һәм саклый. Социологиянең тарихы кешеләр җәмгыяте, таифәләр, аларның аралашуы – барчасы да үзенчәлекле чынбарлык булып танылу моментыннан башлана. Җәмгыять идеясе тиз генә лаеклы урынын тапмаган, чөнки җәмгыять һәм аның институтлары башка чынбарлык – дәүләт, дин, аксөяк хакимлеге һ.б.лар күләгәсендә торган. Социологиянең онтологик соравы Франция фәлсәфәчеләре тарафыннан XVIII гасырда ук чишелә.

Җәмгыять тормышына караган күренешләрне башка гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр дә өйрәнә. Гуманитар фәннәр беренче чиратта кешене түгел (атамасына карасаң, шулай тоела), кешелек мәдәниятен өйрәнә. Алар арасына тарих, фәлсәфә, культурология фәннәре, әдәбият, сәнгать белемнәре керә. Гуманитар фәннәр төгәл булмаган бәяләмәләр; сыйфати, димәк бәхәсле күрсәткечләр белән эш йөртә. Кешелек җәмгыятен өйрәнүче психология, политология, антропология, этнография иҗтимагый фәннәр исәбендә йөри. Алар формализация үткән модельләр белән эш итә, математиканың тел аппаратын куллана, мәгълүматны программалау юлы белән эшкәртә.

Социологиянең эпистемологик мәсьәләсе[үзгәртү]

Димәк, социологияне җәмгыять турындагы фән дип кенә бәяләп котылып булмый (чөнки андыйлар болай да шактый санда). Социология өйрәнгән гыйлем өлкәсе барлыгын тану өстенә, аның фәнни мөстәкыйльлеген исбатларга кирәк. Эпистемологик критерий төп әһәмияткә ия була ул чакта (эпистемология – философия бүлеге, танып белүнең мөмкинлеген һәм канунчылыгын, чынлыгын һәм дөреслеген, баскычларын һәм формаларын өйрәнә). Тирә-юньне танып белүнең алшартлары: махсус тел, танып-белү әсбаплары (тоемлау, күзәтү, интеллект, ышану һ.б.), хакыйкать турындагы күзаллау, бәяләү системасы (яхшыныяманнан, кирәклене – кирәксездән аера белү өчен). Җәмгыять күренешләрен танып белүнең принципиаль мөмкинлеге мәсьәләсенә уңай җавап табу тик XIX гасыр уртасында мөмкин була. Социология төгәл фәннәрнең танып-белү принципларын, махсус телен, танып белү эталонын (кара икенче лекцияне) үзләштергәч кенә фәннәр арасында ватандашлык хокукын алган. Ләкин шундый караш алга таба төрле сәяси, фәнни шаукымнар белән уртак тел таба алмый. Аңа механистик, натуралистик, редукционистик (кат-лаулыны гади белән аңлату), сциентистик һ.б. ш.и. ярлыклар тагыла. Социология предметына кагылышлы төп сораулар: • Иҗтимагый яшәеш кемгә хас: шәхескәме яисә җәмгыяви бөтенлекләргәме (җәмгыять, оешма, таифә)? Марксизм күмәк гамәлнең субъекты турында шундый җавап бирә: җәмгыять тарихын иҗтимагый-тарихи сыйныфлар ясый. Кешеләр күмәк гамәлләргә әзер булыр өчен үзләренең аерым иҗтимагый таифә итеп тоярга тиеш, ягъни үзләренең «чын» мәнфәгатьләрен танырга тиеш. Икенче караш актив азчылыкның ролен куәтли. Бу караш буенча гавам күмәк гамәлгә сәләтле түгел, аны оештыру өчен юлбашчылар һәм элиталар кирәк. • Җәмгыять ни рәвешле тотрыклы берлек булып яши ала? • Җәмгыять белән шәхес ничек бәйләнгән? Без бу һәм башка мәсьәләләрне алга таба тикшерербез. Социологиядә эпистемологик сорауның бүгенгечә чишелеп бетә алмавы социологиянең предметы турындагы бәхәстә чагыла. Предмет – ул объектны өйрәнгәндә фәннең эзләнү алымнарын, ысулларын объектка проекцияләү. Бәхәснең үзәгендә социологиянең төп эпистемологик мәсьәлә һәм альтернативалары ята: реализм-номинализм; утопия-идеология; микро-макротеория; тәртип-низаг. Бәхәс 150 ел элек башланып, әле дә тынганы юк. Мәсәлән: «Социология – тереклек турында гомуми тәгълимат [ягъни биология] кебек җәмгыятьнең гомуми тәгълиматы булырга тиеш» . Социологияне шул рәвешле барлык иҗтимагый фәннәрдән бер баш өстен кую аның предметын объекты белән бутауга китерә. Икенче караш: предмет – ул объектны сурәтләгәндә кулланылган төшенчәләр җыелмасы. Болай исәпләгәндә, социология предметын җәмгыять, иҗтимагый структура, институт, таифә, статус-роль һ.б. шуның ише төшенчәләр тәшкил итә. Моның белән дә килешеп булмый, чөнки алайса фән – киң билгеле әйберләрне махсус терминнар белән катлауландырып «фәнниләштерү»гә әйләнеп кала. Социология, «киң мәгънәдә караганда, бөтен нәрсәне иңли торган... җәмгыяви элементлар һәм беренчел принциплар турындагы фән буларак билгеләнергә тиеш». М. Вебер мәктәбе социологлары җәмгыятьнең элементар кисәкчәсе итеп «иҗтимагый мөнәсәбәтләр»не санаганнар . Ләкин иҗтимагый мөнәсәбәтләр бары иҗтимагый таифәләр, сыйныфлар, милләтләр арасындагы элемтәләрдән гыйбарәт. Аерым кеше иҗтимагый мөнәсәбәтләргә таифәнең бер әгъзасы буларак керә, шуңа күрә аның иҗтимагый структурадан азат җәмгыяви гамәлләре турында сүз йөртергә ярамый. «Социологияне институтлар, аларның генезисы һәм яшәеше турында фән буларак билгеләргә була» . Ләкин җәмгыяви институтларны, шулай ук оешмаларны, таифәләрне өйрәнү – болар социологиянең аерым бүлекләре. Р. Парк белән Э. Берджесс билгеләмәсе буенча, социологияне күмәк үз тотышны өйрәнүче фән итеп танырга кирәк. Әмма ул чакта социологиянең психологиядән аермасы нәрсәдә булуы ачык түгел. «Социологияне бик гадел һәм тәфсилле итеп мәдәният турындагы фән, тагын да төгәлрәк һәм киң мәгънәдә әйткәндә – мәдәниятнең факторлары турындагы фән, дип билгелиләр» . – Шундый караш социологияне мәдәният турындагы фәннәр һәм этика белән тәңгәлләштерә. Мәдәният нормалар, гореф-гадәт, кануннар, яшәү рәвеше кебек кеше тормышын көйләгән кагыйдәләрдән тора. Әмма, шул очракта, ул кагыйдәләрне кем, ни өчен гамәлгә куйган дигән сорауга фән берничек тә җавап таба алмас. Бу максатка ирешер өчен җәмгыять тәртипләрен төптән өйрәнергә кирәк. Алда әйтелгәннәрне тыңлап, үлчәп, без шундый караш белән килешергә булдык: Социология – җәмгыятьнең иҗтимагый структурасын, аның системаларын һәм оешмаларын, алардагы бәйләнешләрне өйрәнүче фән (Г. Осипов). Система – ул тулыканлы, үз кануннары буенча идарә ителгән бердәмлек. Система элементлардан тора һәм аларның үзара элемтәләреннән гыйбарәт булган структурага (корылышка) ия. Иҗтимагый система якынча җәмгыять төшенчәсенә туры килә. Аның бәйсезлеген төрле даирәләр тәэмин итә: икътисад, сәясәт, мәдәният һ.б. Иҗтимагый системаның элементлары – шәхес, шәхесара мөнәсәбәтләр, җәмгыяви оешма, иҗтимагый таифә һәм җәмгыяви институт (1 табл. кара) – бер-берсенә буйсыну тәртибендә корыла:

Җәмгыятьнең элементар кисәкчәсе – шәхес. Шәхес бер үк вакытта төрле иҗтимагый таифәләргә керә (бер үк кеше турист, фатир хуҗасы, электр энергиясен урлаучы, бөекдержавачы була ала). Аерым шәхесләр һәм алар җыелып тәшкил иткән таифәләр иҗтимагый структураны хасил итә. Эчтәлеге буенча иҗтимагый структура – ул тотрыклы элемтәләр челтәре. Иҗтимагый структура кеше булган һәр җирдә оеша һәм икътисади, җитештерү, психологик, сәяси тәртипләр белән үрелеп бара. Социологиянең тагын бер эпистемологик үзенчәлеге – ул җәмгыяви чынбарлыкны өйрәнә торган фән. Ул булырга тиешле халәтне өйрәнергә түгел (бу норматив караш), киресенчә, чынлыктагы процессларны ничек бар – шулай күрсәтергә тиеш. Социологиянең Совет илендәге тиңдәшләре, ягъни рәсми иҗтимагый фәннәр – идеология белән сугарылган диалектик материализм, «фәнни коммунизм» чынбарлыктан ерак торган «алга киткән социалистик җәмгыятьне» өйрәнгәннәр. Яңа типтагы җәмгыять утопия булып калды, һәрхәлдә, совет җәмгыяте китапларда сурәтләгәнчә булмады. Җәмгыятьнең чын халәте турындагы мәгълүматны бары тик социология туплый ала, чөнки ул чынбарлыктагы җәмгыятьне өйрәнергә көйләнгән.

Социологиянең фәнни булмаган төрдәшләре[үзгәртү]

Җәмгыять турындагы һәммә белемне дә социологиягә нисбәтләргә ярамый. Җәмгыятькә караш дини, әхлакый күзаллауларда да, халыкның көндәлек хикмәтендә да бар. Аек акылга таянган «халык фәннәре»н генә алыйк. Алар исәбенә системалы иҗтимагый һәм мәдәни тәҗрибәне нигез итеп алган гадәти иҗтимагый-икътисади күзаллаулар, халык медицинасы, халык агрокультурасы, этнопедагогика һ.б. керә. Әйтемнәр һәм мәкальләр элек тә халыкның иҗтимагый тормышны бик яхшы аңлавы турында сөйли: «Байга малай кирәк, малайга ялчы кирәк» (моны хәзерге бюрократларга нисбәтләп була), «Байның – ызгышы, патшаның сугышы бетмәс» (җәмгыятьтә иҗтимагый низагның урыны турында), «Бер ишектә ике теләнче тормас» (ресурсларның чамалы булуы турында – икът.), «Йөгерек җитми, боерык җитә» (фәнни принципларга карап идарә итүнең өстенлекләре турында) һ.б. Бу күзаллаулар – күп мәгълүмат салынган, озын тарихи хәтергә нигезләнгән, тотрыклы мантыйкка буйсынган тәҗрибә комплекслары. Әмма халык хикмәте фәнни югарылыкка менеп җитә алмый. Шул ук нәрсә иҗтимагый стереотипларга да кагыла. Фәнни фикер йөртүнең тиңдәше стереотип – ул тирә-юньдәге күренешләр турында тәнкыйди булмаган фикер йөртү. Иҗтимагый стереотип – аерым бер кешегә хас сыйфатларны тулы категориягә яки төркемгә күчерү. Ярлыкларны аеруча чит халыкларга тагарга яраталар: «кавказ кешеләре – мәкерле», «немец халкы – саран», «җирле халыклар – артта калган, надан». Объекты һәм эчтәлеге буенча төрле булсалар да, иҗтимагый стереотиплар «кычкырып» тора: «без – иң гадел, иң тырыш, иң кунакчыл, иң кыерсытылган халык; алар – надан, шакшы, астыртын, сатлыкҗан, ватан сөймәс һ.б.». Иҗтимагый стереотип көнкүрештә булып торган низагларда, каршылыкларда психологик саклану чарасы ролен үти. Стереотип шулай ук үзгәреп торган иҗтимагый шартларга җайлашырга ярдәм итә: «ришвәт алмаучы кеше юк хәзер», «бүген берәүгә дә ышанып булмый» һ.б.ш.и. Кешелекнең җәмгыятькә карашы фән итеп танылсын өчен, җәмгыять махсус өйрәнү юнәлешенең объекты булырга тиеш. Фән күзәткән вакыйга һәм күренешләр абстракция, идеализация, гомумиләштерү, чагыштыру, классификация кебек фикерләү процесслары нәтиҗәсе була. Фәннең максаты – чынбарлык турында объектив белем булдыру һәм аны системага кертү. Социологиянең башка үзенчәлекләре – ул, тарих фәненнән, антропологиядән аермалы буларак, күбрәк хәзерге җәмгыятьнең көн кадагы мәсьәләләре белән эш итә. Антропология фәне, мәсьәлән борынгы яисә бүгенгә кадәр сакланган примитив җәмгыятләрне өйрәнә. Галим Д.А. Ольдерогге язганча, «Африка – кешелекнең музее ул», чөнки Кара континентта башка халыклар күптән узган архаик тормыш формалары һаман да гамәлдә. Ләкин социологияне хәзерге җәмгыять күбрәк кызыксындыра. Шуңа күрә, Европа илләрен өйрәнгән белгечләрне социолог дип атасалар, Африка илләрен өйрәнүчеләрне – антрополог яки африканист дип.

Социологиянең проблематикасы[үзгәртү]

Социологиянең төп проблематикасын гаилә һәм иҗтимагый таифәләр (мәс. зыялылар, ялланып эшләүчеләр), җәмгыять белән идарә итү, иҗтимагый тәртип, миграция, җәмәгатьчелек фикере тәшкил итә. Андый күпкырлы мәсьәләләр белән шөгыльләнү аркасында социологиядә хезмәт бүленеше хасил булган. Социологиянең иң җаваплы тармаклары – аграр, индустрия, шәһәр, мәдәният социологияләре; оешма, гаилә, дин социологиясе, этносоциология һ.б. Социология җәмгыять корылышы мәсьәләләре белән генә чикләнми. Хезмәт, шәхес һәм коллектив кебек мәсьәләләрне социологлар башка фәннәр тәҗрибәсенә таянып өйрәнә. Шуңа күрә социология белән күрше фәннәр чигендә ызандаш тармаклар барлыкка килә: икътисад социологиясе, шул исәптән хезмәт, эшкуарлык, идарә итү социологиясе кебек бүлекләре; тагын сәяси социология, җәмгыяви психология һ.б.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]