Хакыйкать
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Хакыйкать | |
![]() | |
Моның каршысы | ложь[d] |
---|---|
Частично совпадает с | credibility[d] |
![]() |



Хакыйкать – (гарәпчәдән «чынлык, турылык, дөреслек») – фәлсәфәдә чынбарлыкның реаль процессларына һәм күренешләренә туры килә торган белемнең эчтәлеге; аң белән чынбарлыкны объектив, дөрес чагылдырудан гыйбарәт; фикерләрнең, хисләрнең, теорияләрнең объектив эчтәлеге белән тиңләштерелә. Хакыйкатьне эзләп табу – димәк, әйберләрнең чынбарлыкта яшәгән рәвешләрендә, чын күренешләрендә асылларын танып белү. Ләкин хакыйкатьне танып белү процессында алынган күзаллауларга, хөкемнәргә, төзелгән теорияләргә, ягъни бары тик танып белүнең нәтиҗәсенә генә кайтып калмый, ул өзелми торган процесс та булып тора – белемсезлектән – белемгә, тулы һәм тирән булмаган белемнән тулы һәм тирән белемгә юнәлгән хәрәкәт дип күрсәтелә.
Гомумән, хакыйкать ул универсаль абстракт һәм диндә дә, фәлсәфәдә дә кулланыла торган төшенчә.
Хакыйкатькә каршы төшенчә булып, ялган тора.
Хакыйкатьнең төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хакыйкатьнең берничә төре була:
- нисбәтле (чагыштырмача) хакыйкать ;
- абсолют хакыйкать - бөтен барлыкка килгәннәрнең килеп чыгышы. Абсолют хакыйкать процесс буларак хакыйкать түгел, ул статик, үзгәрүсез (әгәр ул динамик булса, нисбәтле (чагыштырмача) хакыйкатькә әйләнә).
- конкрет хакыйкать ;
- объектив хакыйкать ;
- очраклы хакыйкать ;
- аналитик хакыйкать;
- синтетик хакыйкать;
- кирәкле хакыйкать.
Хикмәткә туры килә торган хакыйкать бөек хакыйкать дип атала.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хакыйкать//И.И.Ганиев. Фәлсәфи фикер:белешмә-сүзлек. - Казан:Мәгариф, 2003
- Рус Википедиясендәге мәкалә.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Truth (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Истина (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|