Эчтәлеккә күчү

Китапханә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Китапханә latin yazuında])
Китапханә
Сурәт
Изгенең көне 24 октябрь[1]
Оешма җиткәчесе вазыйфасы китапханә мөдире[d]
Кайда өйрәнелә китапханәчелек[d] һәм library assessment[d]
Эчтәлеге китапханә фонды[d] һәм библиотечные материалы[d]
Үрнәк элементы Лауренциана китапханәсе[d], Британ китапханәсе[d], Ватикан китапханәсе[d], Нью-Йорк халык китапханәсе[d], Япониянең милли парламент китапханәсе һәм Александрия китапханәсе
Нинди вики-проектка керә Проект:Мирас институтлары[d]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/library[2]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
Моның каршысы антибиблиотека[d]
Эпонимик төркемнәр төркеме Төркем:Китапханәләр буенча аталган төркемнәр[d]
 Китапханә Викиҗыентыкта
Британ музееның мәшһүр уку залы (1857 елда ачылган)

Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин.

Китапханә төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Россиядә ике милли китапханә бар — берсе Мәскәүдә (Россия дәүләт китапханәсе), икенчесе Санкт-Петербургда (Россия милли китапханәсе).

Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.

Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.

Китапханәләр тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче китапханәләр безнең эрага кадәр үк борынгы Көнчыгышта килеп чыга. Гадәттә беренче китапханә буларак б.э.к. 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Әссүрия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат ташый.

Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора.

Дөньяда иң зур китапханәләр[3]

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ИсемУрнашуыСаклау берәмлекләре саны
1Британия китапханәсеБөек Британия байрагы Бөекбритания, Лондон150 млн
2Конгресс китапханәсеАКШ байрагы АКШ, Вашингтон145 млн
3Нью-Йорк ачык китапханәсеАКШ байрагы АКШ, Нью-Йорк53,1 млн
4Россия дәүләт китапханәсеРоссия байрагы Россия, Мәскәү42,7 млн
5Россия милли китапханәсеРоссия байрагы Россия, Санкт-Петербург35,7 млн
6Милли парламент китапханәсеЯпония байрагы Япония, Токио, Киото35,6 млн
7Франция милли китапханәсеФранция байрагы Франция, Париж31 млн
8Дания милли китапханәсеДания байрагы Дания, Копенһаген30,2 млн
9Кытай милли китапханәсеКытай байрагы Кытай, Пекин27,8 млн
10Россия фәннәр академиясе китапханәсеРоссия байрагы Россия, Санкт-Петербург26,5 млн

Татар электрон китапханәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]