Дания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания latin yazuında])
Дания
Илтамга
Шигарь Happiest place on Earth! Edit this on Wikidata
Башкала Копенһаген
Халык саны 5 827 463 (1 октябрь 2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән Модуль:I18n/complex_date:1381: attempt to call upvalue 'Roman' (a nil value) Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел дания теле
География
ИҖБ Дания кыйраллыгы
Мәйдан 42,925.46 км²
Координатлар 56°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Фредерик X
Башлык исеме Даниянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Ларс Лөкке Расмуссен, Anders Fog Rasmussen, Ларс Лөкке Расмуссен
Карта
Икътисад
ТЭП 398 303 миллион US$ (2021), 395 404 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Дания кронасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.67 (2014)[2]
КПҮИ 0.929 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 80.70488 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Джини коэффициенты 27.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +45
ISO 3166-1 коды DK
ХОК коды DEN
Интернет домены .dk


Дания (дан. Danmark)Төньяк Европада урнашкан дәүләт. Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре белән юыла. Алманиядән төньякта урнашкан Ютландия ярымутравында һәм шулай ук берничә кече утрауларда урнаша. Ил исеме алман кабиләсенең исеменнән килә – даннар.

Европа берлегенә керә.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания Ютландия ярымутравында, Фюн, Зеландия, Фальстер, Лоллан, Борнһольм утрауларында урнаша.

Дания — скандинав илләренең иң көньяктагысы, Швециядан көньяк-көнбатышта, Норвегиядан көньякта. Аста көньяк чиге Алмания белән чиктәш һәм аннан төньякта урнашкан зур гына Ютландия ярымутравыннан тыш тагын да 409 утрауны үз эченә ала. Алар арасында Юн, Зеландия, Фаллер, Луллан, Весел-Кертү һәм Борнһольм исемлеләре киңрәк билгеле.

Балтыйк диңгезе һәм Төньяк диңгезе сулары белән юыла.

Даниянеӊ административ корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Данияныӊ административ корылышы
№п/п Регион Мәйдан,
км²
Халык[7],
кеше (01. 01. 2013)
Тыгызлык,
кеше/км²
Административ үзәк Муниципалитетлар саны
1 Ховедстаден
(Hovedstaden)
2561 1 732 068 676,32 Хиллерёд 29
2 Зеландия
(Sjælland)
7273 816 359 112,25 Сорё 17
3 Төньяк Ютландия
(Nordjylland)
7927 580 272 73,20 Ольборг 11
4 Үзәк Ютландия
(Midtjylland)
13 142 1 272 510 96,83 Виборг 19
5 Көньяк Дания
(Syddanmark)
12 191 1 201 419 98,55 Вайле 22
Гомуми 43 094 5 602 628 130,01 98

Дания икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Lego элементлары The Lego Group белән эшләнә. Штаб-фатир Билла, Дания.

Дөнья банкы классификациясе буенча Дания - югары үсешле ил гибрид икътисады белән. Бер кешегә эчке тулай җимеш (алу мөмкинлеге паритеты нигезендә) буенча 18 нче урында.

Дания дуңгызчылык буенча Европа Берләшмәсендә алдынгы урында.[8]

1945 елга кадәр сөрүлек булуына сәбәпле Дания аграр ил булган. 2006 елда сәнәгать тармагы иктисадын 25% тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы өлеше 2%-ка кәмегән [8] Зур ролен корыч, металлургия, химия, фармацевтика уйный. Дания азык һәм энергия буенча нетто-экспортер.

Табигый ресурслары аз булуы сәбәпле Дания иктисады кеше потенциалына таяна. Иктисадын селамәтләндерү секторы бик зур. Минимал эш хакы юк.

Табигый ресурслары аз булуы булсада Дания үзен тулысынча табигый ресурслар белән тәэмин итә. Сугы елларда Төнъяк дигезене шельфында, Данияне иктисады зонасында карамай табылды. Данияда карамай шулай ук Ютландиянең көнчыгышында бар. Дания нефтне, табигый газны җитештерелә. Электр энергия җил һәм биоэнергия аша эшләнә.

Экспортын төп продукциясе - машиналар төзү, приборлар һәм еган, азык.

АКШ Данияны сәүдә балансын 5% тәшкил итә. АКШ Данияга самолетлар, компьютерлар, машиналар сата. Дания АКШ-ка сәнәгать еган, химия сәнәгате продукциясе, фармацевтика продукциясен җибәрә.

Данияда түбән инфляция, банкларда түбән процент ставкалары һәм тотрыклы милли акча. Эшсезлек – 5%.

Транспорт яктан иң күп йөк флот аша тапшырыла. Дания донъяны күп илләр белән бәйләнештә тора. Авыл хуҗалыгы үзгәрелә.

Дания брендлар арасында: MYC4, DONG Energy, "Лего", Maersk, Scandlines. Scandlines оешмасы Данияны Алмания белән, Данияне Швеция белән тоташтырган паромнар хужасы елда 167 миллион евро керем күрсәтте. Елынанн утраудан Еман утрауга кадәр бер кичү юл хакы – 12 евро.

Бәйрәмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Данияны транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

DSB оешмасы - Данияне тимер юлында монополист.

S-tog системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

S-tog

Данияны тимер юлларны күп өлеше -"'S-tog"' Копенһаген агломерациясен хезмәт күрсәтеп. Агломерацияга Копенһаген, Иллерен, Кәмпер, Фредерикс, Фарм, Хе-Тосуп һәм Кеге керә.

S-tog системасы озынлыгы - 170 км, 85 станция (1 җир астында). Көн саен S-tog ме кеше ташый. Система DSB оешмасы составында. S-tog системасы маршрутлары:

  • "'A"'
  • "'B"'
  • "'Bx"'
  • "'C"'
  • "'E"'
  • "'F"'
  • "'H"'

Күперләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур Бел күпере
Өресунд күпере — Өресунд богазы аша Данияның (Зеландия утравы) һәм Швецияны элемтәче юл. Балтыйк диңгезе.

Гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт гимнының кыска варианты һәм аның тәрҗемәсе

(беренче куплет + соңгы куплетның 4 юлы)

Der er et yndigt land,

det står med brede bøge

nær salten østerstrand,

nær salten østerstrand.

Det bugter sig i bakke dal,

det hedder gamle Danmark,

og det er Frejas sal,

og det er Frejas sal!

Vort gamle Danmark skal bestå

så længe bøgen spejler,

sin top i bølgen blå,

sin top i bølgen blå.

Äy, söyekle Watan!

Tozlı diñgez yarında

bükläreñ tezelep basqan,

tezelep basqan.

Borınğı Danmark ilen,

diñgezdän iskän cilen

Freya yaratqan,

Freya yaratqan!

Mäñge yäşär, urmannar kük,

qödrät alıp, dannar ile,

zäñgär dulqınnardan,

zäñgär dulqınnardan.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания Конституциясендә дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • § 4. Дания халкы чиркәве (лютераннар) Дания дәүләт чиркәве буларак билгеләнә.
  • § 6 Дания монархы (2024 елдан Фредерик X[9]) Дәүләт чиркәве әгъзасы булырга тиеш.
  • § 67 дин иреген гарантияли.

Саннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил халкының (5 511 451 кеше) 81,5 % ы (4 492 121 кеше) — Дания дәүләт чиркәве (Дания халкы чиркәве, лютеранлык), 0,6 % ы католиклык тарафдары.

Ил халкының 5,40 % ы (313 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[10].

Будда диненең ил буенча 20 мең тарафдары бар.

Даниядә Тамил чыгышлы 7 500-8000 Һинд дине тарафдары яши.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Population by region and time. Statistics Denmark (2012-10). әлеге чыганактан 2012-10-14 архивланды. 2012-10-02 тикшерелгән.
  8. An Overview of Danish Pork Industry: Integration and Structure 2016 елның 4 март көнендә архивланган. by Karen Hamann – The Institute for Food Studies & Agroindustrial Development. Access date: 23 July 2012.
  9. Фредерика X провозгласили королем Дании. ТАСС, 14.01.2024(рус.)
  10. Muslim Population By Country 2020(ингл.)