Копенһаген

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Копенһаген latin yazuında])
Копенһаген
дан. København
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1167
Сурәт
Рәсми исем København
Кушамат/тәхәллүс Tårnenes by, Kongens København, Wonderful Copenhagen, kóngsins Kaupinhafn, kóngsins Kaupinhöfn һәм kóngsins Kaupmannahöfn
Демоним Copenhagois[1], Copenhagoise[1], Kopenhagenaar[2], københavner, Københavnčan, Københavnčanka, Copenhagener[3], Copenhageners[3], Kaupmannahafnarbúi, afniensi һәм copenaghensi
Рәсми тел дания теле
Дәүләт  Дания[4]
Нәрсәнең башкаласы Дания
Административ-территориаль берәмлек Дания башкала төбәге
Сәгать поясы Үзәк Аурупа вакыты[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Өресунд
Хөкүмәт башлыгы Софи Хесторп Андерсен[d][5]
Әгъзалык Климат үзгәрешләре буенча 40 эре шәһәр группасы[d] һәм Всемирная федерация туристических городов[d][6]
Халык саны 644 431 (1 гыйнвар 2022)[7]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 14 метр
Кардәш шәһәр Пекин, Берлин, Куритиба, Марсель, Прага, Рейкьявик, Һелсинки, Нуук, Осло, Эстүгүлем[d], Торсһавн[d], Амстердам коммунасы[d], Груетс[d] һәм Киев[8]
Телгә алынган хезмәтләр Civilization V[d]
Мәйдан 86,2 км²
Почта индексы 1000
Рәсми веб-сайт kk.dk(датча)
Харита сурәте
Позиционная карта
Эмблема/тамгасы сурәте
Коллаж
Феноменның икътисады economy of Copenhagen[d]
Беренче язма телгә алу XI гасыр
Җирле телефон коды 3
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Копенһаген Викиҗыентыкта

Копенһаген (дан. København [kʰøb̥ənˈhaʊ̯ˀn]   / [кһөбэнһа́ў’н], искедат. Køpmannæhafn, лат. Hafnia) — Даниянең иң зур шәһәре һәм башкаласы. Зеландия, Слотсхольмен һәм Амагер утрауларында урнашкан. Тарихи шәһәрнең халкы 0,5 млн кешедән бераз гына арта, ә шәһәр яны белән исәпләгәндә, 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәрнең бер өлеше – Христиания ирекле шәһәре – өлешчә үзидарәгә ия.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Копенһаген урында XII гасырда кечкенә генә авыл була, аны епископ Абсалон кальга төзегәннән соң, 1167 елда ныгытылган шәһәргә әйләндерә. 1254 елда Копенһан беренче шәһәр өстенлекләрен ала. 1416 елда Эрик Померанлы шәһәрне яулап ала һәм 1433 елда аны үзенең резиденциясе итә.

Графлар сугышы вакытында Копенһаген каты камалышны кичерә, ә 1658-1659 елларда шведларга каршы сугышта батырларча көрәшә.

1807 елда Копенһаген инглизләрнең бомбага тотылуыннан каты зарар күрә, ә алты елдан соң аның янында Копенһаген бәрелеше була.

Цитадель гына сакланып калган иске ныгытмалар урынында хәзер бульварлар оештырылган, аларга тиз үсүче бистәләр (Вестербро, Неребро һәм Эстербро) кушылып киләләр. Хуҗалык ягыннан караганда, шәһәр белән берләшкән бистәләр арасында көнбатыштан Фредериксберг (46 954 кеше), төньяк-көнбатыштан Утерслев (2 596 кеше) һәм Амагере утравындагы Зундбьерне (13 310 кеше) бар. Копенгаген көчле диңгез фортлары белән ныгытылган.

2011 елда Копенһаген Monocle британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы 25 шәһәре рейтингында өченче урын алды (беренче урында – Һельсинки, икенчедә – Цюрих).

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур мәчет

Даниядә иң танылган һәм киң таралган дин булып дәүләт дине статусына ия Дания халкының Евангелие Лютеран чиркәве санала. Илдә күп кенә башка диннәр вәкилләре яши. 1980 һәм 1990-елларда массакүләм иммиграция нәтиҗәсендә, дин тотучылар саны буенча икенче дин — ислам. Даниядә 270 меңгә якын мөселман яши. 1970-елларда Төркия, Пакистан, Марокко һәм элеккеге Югославия халкы Даниягә эш эзләп килә. 1980 һәм 1990-елларда мөселманнарның күпчелеген Иран, Гыйрак, Сомали һәм Босниядән килгән качаклар тәшкил итә[9].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Европа башкалалары