Босния һәм Герцеговина
Байрак
| |
Шигарь | The heart shaped land |
---|---|
Башкала | Сараево |
Халык саны | 3 816 459 (2022) |
Нигезләнгән | 1 март 1992 |
Сәгать кушагы | Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00, UTC+02:00 |
Рәсми тел | бошнак теле, хорват теле, серб теле |
География | |
Мәйдан | 51,197 км² |
Координатлар | 44°N 18°E |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Босния һәм Герцеговина. Парламент ассамблеясы |
Дәүләт башлыгы исеме | Бүснә-Һәрсәк Президиумы |
Дәүләт башлыгы | Бәкер Гыйззәтбәкович |
Хөкүмәт башлыгы | Боряна Кришто |
Crefydd/Enwad | Ислам, Яһүд дине, Pravoslawlıq, Католицизм |
Икътисад | |
ТЭП | 23 650 миллион US$ (2021), 24 528 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | конвертламалы марка |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 28% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 1.263 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.780 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 76.911 ел (2016)[4] |
Пенсия яше | 65 яшь |
Джини коэффициенты | 33 (2011)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[7] |
Телефон коды | +387 |
ISO 3166-1 коды | BA |
ХОК коды | BIH |
Интернет домены | .ba |
Бо́сния һәм Герцегови́на (Босна һәм Һерцеговина, Бүснә-Һәрсәк,[8] босн. һәм хорв. Bosna i Hercegovina, BiH, серб. Босна и Херцеговина, БиХ) – Балкан ярымутравының үзәгендә урнашкан дәүләт.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны — 3,53 млн кеше (2013). Территориясе: 51 200 км². Төньяктан, көнбатыштан һәм көньяктан Хорватия белән, көнчыгыштан Сербия белән көньяк-көнчыгыштан Каратау белән чикләнгән. Көньяк-көнбатышта Әдрән диңгезенә чыгыш бар. Дәүләт телләре босна теле, хорват теле һәм серб теле. Башкаласы — Сараево.
Идарә итү формасы — парламент җөмһүрияте. 1992 елдан БМО әгъзасы. 2016 елның февраль аенда Европа берлегенә керү гаризасын җибәрә.
Төп тышкы икътисади хезмәттәшләр - Европа берлеге дәүләтләре. Акча берәмлеге — алмаштырыла торган (конвертацияләнә торган) марка.
Босний дәүләте X—XI гасырларда барлыкка килә. Беренче патшалар католиклар булганнар. 1463 елда Госман дәүләте Боснияне яулап ала. Халыкның шактый зур өлеше Исламны кабул итә.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2013 елда мөселманнар ил халкының 50.7 % ын, православныйлар 30.75 % ын, католиклар 15.19 % ын, башка диннәр тарафдарлары 1.15 % ын, атеистлар 0.79 % ын тәшкил иткән[9].
Исемнең этимологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Босния хакында беренче яхшы сакланган искәртмә «Империя белән идарә итү» исемле хезмәттә ясалган[10] (948 һәм 952 еллар арасында Константин VII тарафыннан язылган сәяси-географик белешмәлек). Анда «кечкенә җир» (юнан телендә χωρίον) "Босона" (Βοσώνα) дип атала. Бу исем гидроним (Босна елгасыннан нигез ала). Антон Майер фикеренчә, Босна исеме юнан телендәге «Bass-an-as» тамырыннан килә ала, мәгънәсе «агым су» дигәнне аңлата («bos» яки «bogh»).
Һерцеговина исеме (алман телендәге «duke» сүзеннән («hерцогның җире» булып чыга)[11] Степан Вукчич дигән босния магнатының исеменнән алынган топоним. Госман империясе бу җирдә идарә иткән вакытта аны баштан «Һерцоговина сәнҗагы» (төр. Hersek Sancağı) дип атыйлар, соңрак «Һерцоговина әйәләте» дип әйтелә. Һәм инде 1850-елларда аны «Босна һәм Һерцеговина» исеме белән таный башлыйлар.
1992 нче елда бәйсезлек игълан итү белән «Босния һәм Һерцеговина җөмһүрияте» исемен ала. Әмма 1995 нче елда Дайтон килешүе һәм аның белән бергә кабл ителгән яңа конституциясе нигезендә исеме рәсми рәвештә «Босния һәм Һерцеговина»га үзгәртелә.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]осна көнбатыш Балканнарда урнашкан. Төньякта һәм көнбатышта Хорватия белән (932 км), көнчыгышта Сербия белән (302 км) һәм көньяк-көнчыгышта Каратау белән (225 км) чикләшә. 20 километрга якын яр юлы бар. Ул Неум шәһәрен чолгап ала.[12]
Илнең исеме ике төбәктән нигез ала - Босна һәм Һерцоговина. Алар арасындагы чик бик төгәл түгел. Территориянең биштән дүртен төньяктагы Босна төбәге алып тора. Калган көньяк җирләрдә Һерцеговина урнашкан.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ https://matbugat.ru/news/?id=9220
- ↑ Preliminarni rezultati popisa stanovništva, domaćinstava i stanova u Bosni i Hercegovini 2013 (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-11-23, retrieved 2020-02-29
- ↑ Constantine VII Porphyrogenitus (1993). De Administrando Imperio (Moravcsik, Gyula ed.). Washington D.C.: Dumbarton Oaks Center for Byzantine Studies. pp. 153–155
- ↑ Malcolm, Noel (2002). Bosnia: A Short History. Pan Books. ISBN 978-0-330-41244-5
- ↑ Field Listing – Coastline 2017 елның 16 июль көнендә архивланган., The World Factbook, 22 August 2006