Эчтәлеккә күчү

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ислам хезмәттәшлеге оешмасы latin yazuında])
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 25 сентябрь 1969
Сурәт
Рәсми исем منظمة التعاون الإسلامي, Organisation of Islamic Cooperation һәм Organisation de Coopération Islamique
Кыскача исем OCI һәм OIC
Җитәкче Хусейн Ибрахим Таха[d]
Идарә ителгән оешма Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль сәркәтибе[d]
Рәсми тел француз теле, гарәп теле һәм инглиз теле
Дәүләт  Согуд Гарәбстаны
Бәйле оешмалар Ислам илләре статистик, икътисади һәм социаль тикшеренүләр һәм белем бирү үзәге[d], ОИС Статистика комиссиясе[d], Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы[d], ИХО Чит ил министрлары шурасы[d] һәм IRCICA[d]
Штаб-фатирының урнашуы Җиддә[d], Согуд Гарәбстаны
Рәсми веб-сайт oic-oci.org(гар.)(ингл.)(фр.)
Харита сурәте
Феноменның икътисады Ислам хезмәттәшлеге оешмасы икътисады[d]
Оешмада рәсми күзәтүче статусы Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы[1], Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse[2] һәм Халыкара миграция оешмасы[d][3]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 320 617
 Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Викиҗыентыкта

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО, рус. Организация исламского сотрудничества (ОИС ), ингл. Organisation of Islamic Cooperation (OIC), гарәп. منظمة التعاون الاسلامي‎ ‎‎) — ислам илләренең халыкара оешмасы.

2011 елга кадәрге исеме — Ислам конференциясе оешмасы (ИКО)(рус. Организация Исламская конференция (ОИК)).

57 илне (халкы 1,5 млрд кеше) берләштерүче иң эре һәм тәэсирле рәсми мөселман халыкара оешмасы булып исәпләнә.

Оешманың штаб-фатиры Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) урнашкан.

ИХО харитасы
ИХО баш сәркатибе
Ияд Әмин Мәдәни

1969 елның 25 сентябрендә Рабатта (Марокко) мөселман дәүләтләре башлыкларының очрашуында ИКО төзелүе турында игълан ителә. Сәясәт, икътисад, социаль өлкәләрдә, колониализмга, неоколониализмга, расизмга каршы көрәштә, Фәлистыйнны азат итү оешмасына ярдәм итүдә ислам илләренең бердәмлеген булдыру максатында төзелә.

Җитәкче органнары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Ислам Саммиты (корольләр, дәүләт яки хөкүмәт башлыкларының югары дәрәҗәдә очрашуы). 3 елга 1 үткәрелә. Мөселман дәүләтләренең гомуми сәясәтен билгели.
  • Тышкы эшләр министрлары конференциясе. Ел саен үткәрелә. Кирәк булганда, чираттан тыш конференцияләр дә уздырылырга мөмкин.
  • Баш сәркатибат (ИХОның башкарма органы). ИХОның баш сәркатибе Тышкы эшләр министрлары конференциясе тарафыннан 4 еллык мөддәткә сайланып куела. Рәттән ике мөддәткә генә сайлана ала. ИХО баш сәркатибенең 4 урынбасары бар: сәяси мәсьәләләр буенча, фән һәм технологияләр буенча, икътисад буенча, мәдәни, мәгълүмати, социаль мәсьәләләр буенча. Сәркатибатның көндәлек эшен кабинет директоры оештыра.
  • Баш сәркатибатта социаль-икътисад, фән һәм техника, Азия эшләре буенча, Африка эшләре буенча , халыкара эшләр буенча, мәгълүмат буенча, кеше хокуклары буенча, дини азчылыклар буенча, хөкүмәтнеке булмаган мөселман оешмалары буенча бүлекләр бар.

ИХО баш сәркатибе (Secretary General of OIC)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Tунку Габдел Рахман (Maлайзия) : (1971-1973)
  2. Хәсән Әл-Туһами (Mисыр) : (1974-1975)
  3. Д-р Aмаду Кәрим Гайе (Сенегал) : (1975-1979)
  4. Хәбиб Шәтти (Tунис) : (1979-1984)
  5. Сәет Шәрифутдин Пирзадә (Пакистан) : (1985-1988)
  6. Д-р Хәмид Әл-Кабид (Нигер) : (1989-1996)
  7. Д-р Газетддин Лараки (Mарокко) : (1997-2000)
  8. Д-р Абдулвахид Билгазиз (Mарокко) : (2001-2004)
  9. Проф. Д-р Әкмәлетдин Ихсаноглу (Tөркия) : (2005-2013)
  10. Ияд Әмин Мәдәни (Согуд Гарәбстаны) : (2013 елдан-2016) [5]
  11. Ияд Әмин Мәдәни (Согуд Гарәбстаны) : (2016 елдан-хәзергәчә )

ИХО каршында эшләүче мөстәкыйль оешмалар:

  • Ислам үсеш банкы
  • Ислам яңалыклар агентлыгы
  • Ислам дәүләтләренең радиотапшырулар һәм телевидение хезмәте оешмасы
  • Икътисад һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам комиссиясе
  • Һөнәри-техник өйрәтү һәм тикшеренүләр ислам үзәге
  • Фәнни-техник үсешнең ислам фонды
  • Ислам сәнгате һәм мәдәнияте буенча тикшеренү үзәге
  • Иерусалим фонды, Иерусалим буенча комитет
  • Ислам сәүдә-сәнәгать пулаты
  • Ислам башкалалары оешмасы
  • Статистика, икътисад, социаль тикшеренүләр буенча үзәк
  • Сахел зонасы мөселман Африка илләре (Мали һ.б.) белән ислам бердәмлеге комитеты
  • Көймә хуҗаларының ислам берлеге
  • Сәүдәне үстерү ислам үзәге
  • Ислам үсеш фонды
  • Мәгариф, фән һәм мәдәният буеча ислам оешмасы
  • Ислам халыкара мәхкәмәсе

Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан
Әлҗәзаир байрагы Алжир
Албания байрагы Албания
Әфганстан байрагы Әфганстан
Бангладеш байрагы Бангладеш
Бәһрәйн байрагы Бәхрәйн
Бенин байрагы Бенин
Бруней байрагы Бруней
Буркина Фасо байрагы Буркина-Фасо
Габон байрагы Габон
Гамбия байрагы Гамбия
Гвинея байрагы Гвинея
Гвинея-Бисау байрагы Гвинея-Бисау
Джибути байрагыДжибути

Мисыр байрагы Мисыр
Индонезия байрагы Индонезия
Үрдүн байрагы Иордания
Гыйрак байрагы Гыйрак
Иран байрагы Иран
Йемен байрагы Йәмән
Камерун байрагы Камерун
Казакстан байрагы Казакъстан
Катар байрагы Катар
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Коморлар
Кот-д’Ивуар байрагы Кот-д'Ивуар
Кувейт байрагы Күвәйт
Лөбнан байрагы Лөбнан
Ливия байрагы Ливия

Мавритания байрагы Мавритания
Малайзия байрагы Малайзия
Мали байрагы Мали
Мальдивлар
Марокко байрагы Марокко
Мозамбик байрагы
Нигер байрагы Нигер
Нигерия байрагы Нигерия
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
Оман байрагы Оман
Пакистан байрагы Пакистан
Фәлистыйн байрагы Фәлистыйн[6]
Согуд Гарәбстаны байрагы Согуд Гарәбстаны
Сенегал байрагы Сенегал
Сүрия байрагы Сүрия(2012 елга хәтле)[7]

Сомали байрагы Сомали
Судан байрагы Судан
Сьерра-Леоне байрагы Сьерра-Леоне
Таҗикстан байрагы Таҗикстан
Того байрагы Того
Тунис байрагы Тунис
Төрекмәнстан байрагы Төркмәнстан
Төркия байрагы Төркия
Уганда байрагы Уганда
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Чад байрагы Чад

Күзәтүчеләр:[8]

Халыкара оешмалар:

Башка оешмалар:

Кеше һәм хатын-кыз хокуклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатын-кызларга карата барлык дискриминация формаларын бетерү турында конвенциядә катнашу
     Имзалаган һәм ратификацияләгән      Үзе яки элекке кабул иткән дәүләттән калган      Килешү буенча яшәүче танылмаган дәүләт      Имзалаган гына      Имзаламаган
Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе таләпләренә туры килү-килмәү харитасы, 2010. (куерак төс белән хатын-кызлар хокуклары ягыннан хәлләре мөшкельрәк булган илләр күрсәтелгән)

Үзен мөселман дип атаучылар күп итеп яшәгән җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:

  • Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» (en) һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» (en) исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
  • Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.