Эчтәлеккә күчү

Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы latin yazuında])
Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы
Нигезләнү датасы 14 июль 1967[1] һәм 1967[2]
Логотип
Сурәт
Кыскача исем WIPO, OMPI, OMPI, OMPI, OMPI, الويبو һәм САІУ
Башкарма мөдир Дарен Танг[d]
Рәсми тел инглиз теле һәм француз теле
Дәүләт  Швейцария
Оештыру-хокук формасы Internationale Organisation[d][3]
Ана ширкәт Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Моның хуҗасы WIPO Lex[d]
Уртак хезмәттәшлек Халыкара граждан авиация оешмасы[d][4] һәм Asian–African Legal Consultative Organization[d][5]
Штаб-фатирының урнашуы Женева, Швейцария
Нигезсалгыч текст Конвенция, учреждающая Всемирную организацию интеллектуальной собственности[d]
Рәсми веб-сайт wipo.int(ингл.)(фр.)(исп.)(рус.)(гар.)(кыт.)
Харита сурәте
Оешмада рәсми күзәтүче статусы Халыкара миграция оешмасы[d][6]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 125 488 һәм 61 800 ± 99[7]
ACM коды (2012) 10011324
Карта
 Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы Викиҗыентыкта

[8]

БМО байрагы
БИМО (WIPO) бинасы. Женева

Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы (БИМО, халыкара кыскартылган исеме WIPO) (БМО рәсми телләрендә: фр. Organisation Mondiale de la Propriété Intelectuelle (OMPI) , ингл. World Intellectual Property Organization (WIPO), рус. Всемирная организация интеллектуальной собственности (ВОИС), исп. Organización Mundial de la Propiedad Intelectual (OMPI)), кыт. 世界知识产权组织, гарәп. المنظمة العالمية للملكية الفكرية) — халыкара хөкүмәтара оешма, 1974 елның 17 декабреннән БМОның интеллектуаль милек һәм иҗат буенча махсуслашкан оешмасы.
1967 елгы Стокһольм конвенциясенә туры китереп оештырылган[9].
ССРБ (1991 елдан РФ) өчен конвенция 1970 елның апрелендә көченә керә.
Рәсми телләреинглиз, гарәп, испан, кытай, рус, француз.
БИМОның югары органы — Генераль ассамблея.
БИМОның идарәче органы — Халыкара бюро (Женева, Швейцария).
Генераль директор — Аустралия байрагы Фрәнсис Гарри (2008 елдан).
БИМО әгъзасы булган илләр саны — 182 (2006), 189 (2017)[10].

БИМО әгъзасы булу өчен шартлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БМО әгъзасы булган теләсә кайсы ил, Сәнәгать хосусый милкен саклау буенча Париж берлеге әгъзасы булган, Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен саклау буенча Берн берлеге әгъзасы булган, БМОның берәр махсуслашкан оешмасы әгъзасы булган, Атом энергетикасы буенча халыкара агентлык (МАГАТЭ) әгъзасы булган, Халыкара Суд статутына катнашучы илләр, яки БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан БИМО конвенциясенә кушылырга чакырылган илләр БИМО әгъзасы була ала.

Интеллектуаль милекне халыкара саклау кирәклеге 1873 елда мәгълүм була. Ул елда Венада узачак дип игълан ителгән уйлап табулар буенча халыкара күргәзмәгә чакырылганнар, идеяләре урланып, башка илләргә сатылудан куркып, әлеге күргәзмәдә катнашудан баш тарта.

1883 елда уйлап табулар (патентлар), тауар билгеләре, тауарның килеп чыгуы чыганаклары, сәнәгать үрнәкләре, модельләр шәкелендәге интеллектуаль әсәрләрне саклауга юнәлтелгән беренче халыкара килешү — Сәнәгать хосусый милкен саклау буенча Париж конвенциясе барлыкка килә. 14 илне берләштергән Париж конвенциясе 1884 елдан көченә керә.

1883 елда халыкара авторлык хокукы һәм аның белән бергә Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен саклау буенча Берн конвенциясе барлыкка килә. Әлеге конвенциянең максаты — Берн конвенциясенә катнашучы илләр гражданнарына әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен куллануны назирлек итүгә хокукны саклауны тәэмин итү.

Париж конвенциясе һәм Берн конвенциясе кысаларында идарә итү мәсьәләләрен хәл итү өчен халыкара бюролар төзелә. 1893 елда ике бюро бер оешмага — Интеллектуль милекне саклау буенча берләшкән халыкара бюрога берләшә, штаб-фатиры Бернда (Швейцария) урнаша.

БИМОның төп бурычларының берсе — интеллектуаль милекнең административ һәм хокукый аспектлары буенча күпьяклы килешүләр әзерләү һәм раслау:

  • Сәнәгать үрнәкләрен халыкара регистрациягә алу буенча Гаага килешүе (1999 елга кадәр исеме: Сәнәгать үрнәкләрен халыкара депон ясау буенча Гаага килешүе (06.11.1925)) һәм әлеге килешүне тулыландыручы Лондон, Гаага, Монако, Стокһольм актлары;
  • Фәнни ачышларны халыкара регистрациягә алу буенча Женева килешүе;
  • Тауар билгеләрен регистрациягә алу буенча килешү;
  • Патент кооперациясе буенча килешү (Әлеге килешүгә туры китереп, БИМО катнашында БДБның 10 иле өчен 1994 елның 9 сентябрендә Ауразия патент конвенциясе эшләнә, РФ өчен 1995 елның 27 сентябрендә көченә керә).

РФ кул куйган килешүләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Олимпия символын саклау буенча Найроби килешүе (1981);
  • Тауар билгеләре буенча кануннар турында Женева килешүе (1994);
  • Сәнәгать үрнәкләрен халыкара регистрациягә алу буенча Гаага килешүенең Женева акты (1999).
  • БИМО 1893 елда интеллектуаль милекнең административ һәм хокукый аспектлары буенча 4 халыкара килешүнең идарәче функцияләрен башкарса, хәзер 23 халыкара килешүнең идарәче функцияләрен башкара.
  • БИМО техника өлкәсенең төрле юнәлешләрендәге 70 мең патентны теркәгән Халыкара патент классификаторы алып бара.
  • Башка хөкүмәтара оешмалардан аермалы буларак, БИМО эшчәнлеге мөстәкыйль финанслауга нигезләнә. БИМО бюджетының 90 % ы чамасы (350 млн Швейария франкы) елдан-ел керемнәре артып баручы 3 махсуслашкан регистрациягә алу системасы эше нәтиҗәсендә тулылана. Калган 10 % ы катнашучы илләрнең кертемнәреннән һәм БИМО бастырган язмаларны сатудан төзелә. Ел саен 200 млн Швейцария франкы БИМОның операцион чыгымнарын каплауга тотыла.
  • БИМОның югары органы — конвенциядә катнашучы, нинди дә булса берлек әгъзасы булган илләрдән торучы Генераль ассамблея.
  • Конвенциядә катнашучы илләр (нинди дә булса берлек әгъзасы булу-булмауга карамастан) катнашында конференция җыела.
  • Париж һәм Берн берлекләре башкарма комитетларына керүче илләрдән Координация комитеты төзелә.

Генераль директорлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БИМО интеллектуаль милек өлкәсендә

  • милли кануннарны үзара килештерү буенча эш алып бара;
  • сәнәгать хосусый милкенә хокукны регистрациягә алу буенча хезмәт күрсәтә;
  • интеллектуаль милекне саклау өлкәсендә мәгълүмат алмашуны оештыру буенча эшли;
  • үсеп килүче илләргә интеллектуаль милекне саклау өлкәсендә хокукый һәм техник ярдәм күрсәтә;
  • интеллектуаль милекне куллану өлкәсендә килеп чыккан конфликтларны чишү буенча эшли.
  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4
  1. Договор о патентной кооперации (Вашингтон, 19.06.1970). Китапта: Сборник действующих договоров, соглашений и конвенций, заключенных СССР с иностранными государствами. Вып. 34., М., 1980.
  2. Румянцева Е.Е. Новая экономическая энциклопедия.М,. 2005.