Бөтендөнья почта берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
БПБ байрагы

Бөтендөнья почта берлеге, БПБ (халыкара кыскартылган исеме UPU, фр. Union Postale Universelle , ингл. Universal Postal Union) — халыкара хөкүмәтара оешма, 1947 елдан БМОның почта хезмәте күрсәтү буенча махсуслашкан оешмасы.
БПБнең иң югары органы — Бөтендөнья почта конгрессы. Ул 4 елга бер мәртәбә почта элемтәсенең стратегик мәсьәләләрен карау һәм гомуми эшчәнлек программасын билгеләү өчен чакырыла.
Башкарма орган — Административ шура.
Штаб-фатиры Бернда (Швейцария).
БПБ рәсми теле — француз теле, эш теле — инглиз теле.
БПБ БМО рәсми телләрендә «Почта берлеге» журналы чыгара, конгрессларының хисапларын һ.б. бастыра.

Рәсми максатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Почта хезмәтенең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, халыклар арасында икътисади, мәдәни, социаль өлкәләрдә элемтәләрне ныгыту, үсеп килүче илләргә почта хезмәтен булдыру һәм камилләштерү буенча техник ярдәм күрсәтү.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

     БПБ әгъзасы булган илләр      БПБ белән аерым килешү төзегән илләр      Башка ил аркылы БПБгә кергән илләр      Күзәтүче статусындагы илләр

1874 елның 9 октябрендә Бернда (Швейцария) узган халыкара почта конгрессында Төньяк алман берлеге почтмейстеры Һенрих фон Степан тәкъдиме белән 22 дәүләт вәкиле «Почта конвенциясе»н имзалый һәм Гомуми почта берлеге төзи.

Беренчел шартларның кайберләре — бердәм почта территориясе булдыру, тулы ирекле һәм, ихтимал, бушлай транзит ясау, бердәм почта таксасы булдыру, почта җыемнарын тигезләү принцибын урнаштыру — шунда ук кабул ителә, кайберләре буенча килештерүләр үткәрелә.

9 октябрьдә Австро-Венгрия, Алмания, Бельгия, Бөекбритания, Греция, Дания, Испания, Италия, Люксембург, Нидерландлар, Норвегия, Португалия, Россия империясе, Румыния, Сербия, Төркия, Каратау, Швейцария, Швеция, Төньяк Американың Кушма Штатлары, Мисыр тарафыннан «Гомуми бердәм почта килешүе» кабул ителә. Франция почта берлегенә 1876 елның 1 гыйнварында керә.

Алдагы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алдагы елларда почта берлеге территориясе тиз арада зурая; берлеккә кушылалар:

Почта берлеге конгресслары ябылу вакытына берлекнең территориясен тәшкил итә:

1878 елда оешма исеме Бөтендөнья почта берлеге итеп һәм килешүнең исеме «Бөтендөнья почта конвенциясе» итеп үзгәртелә. Соңрак халыкара почта элемтәсенең аерым төр хезмәтләре өчен берничә (өстәмә) халыкара килешү төзелә.

1897 елда Вашингтонда узган Бөтендөнья почта конгрессында Кытайның, үзендәге почта бүлекләрен үзгәртеп кору белән, шунда ук берлеккә кабул ителәчәге турында белдерелә.

Чираттагы конгресс 1903 елда Римдә уза. 1914 елда берлеккә Кытай кабул ителгәч, почта берлеге территориясе 113, 6 млн км² га кадәр үсә, барлыгы 1, 396 млрд кешегә хезмәт күрсәтә. Берлеккә Африканың берничә дәүләте һәм Тын океандагы берничә утрау гына керми кала.

2006 елда БПБ әгъзасы булып 190 ил торган, хәзер — 192 ил. Берлеккә иң соңгы кергән дәүләт — Каратау. БПБга кермәгән илләр — Маршалл утраулары, Палау, Микронезия Федератив Штатлары (өчесен дә АКШ почтасы хезмәтләндерә), Андорра (Испания һәм Франция почта хезмәтләренә карый), Тайвань (өлешчә танылган дәүләт), Абхазия (өлешчә танылган дәүләт, РФ почтасы белән хезмәттәшлек итә), Көньяк Осетия (өлешчә танылган дәүләт).

Бөтендөнья почта берлеге йогынтысында почта аша җибәрелгән әйберләрнең күләме арту да сизелә. 1873 елда берлеккә кергән илләр арасында почта аша 3,3 млрд әйбер җибәрелсә, 1896 елда 20 млрд әйбер җибәрелә, шул исәптән:

  • 9 млрд хат,
  • 3 млрд открытка,
  • 2 млрд басма һәм тауар үрнәге,
  • 300 млн акча күчерү (4,5 млрд Россия империясе сумында),
  • 400 млн посылка,
  • 700 млн кыйммәтле хат,
  • 50 млн түләп алына торган посылка.

Почта берлегенә керүче илләрдә почта оешмалары биналарының саны 85 443 тән 200 000 гә кадәр үсә. Бер елга почта аша 25 млн сумлык (Россия империясе сумында) әйбер уза.

Почта берлеге йогынтысы белән кайбер илләр үзләрендә яңа төр почта хезмәтләре кертә. Бөтендөнья почта берлеге үрнәгендә, башка халыкара берлекләр оеша, мәсәлән, Тимер юллар буенча йөк ташу униясе төзелә. Ләкин аларның берсе дә почта берлеге кебек үсеш ала алмый.

БПБ башлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Генераль директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Швейцария байрагы Эдуар Вебер (19641966)
  • Мисыр байрагы Мишель Раһи (19671973)
  • Бөекбритания байрагы Энтони Риҗ (19731974)
  • Мисыр байрагы Мөхәммәт Ибраһим Сөбхи (19751984)
  • Бразилия байрагы Адвальду Кардозу Ботто ди Баррош (19851994)
  • АКШ байрагы Томас Ливи (19952004)
  • Франция байрагы Эдуар Дайан (20052012)
  • Кения байрагы Бишар Габдерахман Хөсәен (2013 елдан)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]