1944 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1940 · 1941 · 1942 · 1943 — 1944 — 1945 · 1946 · 1947 · 1948 |
Унъеллык |
1920-еллар · 1930-еллар — 1940-еллар — 1950-еллар · 1960-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1944 (бер мең тугыз йөз кырык дүртенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1944 елы, II меңьеллыкның 944 елы, XX гасырның 44 елы, XX гасырның 5 унъеллыгының 4 елы, 1940 елларның 5 елы. 1944 елдан бирле 80 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 23 февраль — Чеченнар һәм ингушлар депортациясе башлана.
- 4 март — Грайфсвальд шәһәрендә Идел-Урал корылтае.[1]
- 24 апрель ― ССРБ хөкүмәте карары белән Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачыла.
- 18 май — Сталин әмере буенча кырым татарлары депортациясе башлана. «Массалы сатлык» һәм «дошманга ярдәм итү» өчен якынча 200 мең кеше бер тәүлек өчендә Кырымдан куылалар. Сөргеннең беренче ел өчендә аларның 40 %-ты ачлыктан вафат була.
- 9 август — ВКП(б) ҮКының «Татарстан АССРында гавами-сәяси һәм идеологик эшнең халәте һәм яхшырту чаралары турындагы» карары дөнья күрә.
- 26 август — Шарль де Голль Парижга кайта.
- 2 октябрь — Варшава инкыйлабы бастырыла.
- 11 октябрь — Тыва ССРБ составына керә.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1944 елда туганнар
- 1 февраль — Эра Җиһаншина, театр һәм кино артисты.
- 15 февраль — Джохар Дудаев, чечен хәрби һәм сәяси эшлеклесе.
- 12 май — Илдар Шиһапов, музыкант, артист һәм режиссер. Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты.
- 19 июнь — Илгизәр Вәлиев, ТРның атказанган табибы.
- 15 июль — Надир Дәүләт, күренекле татар галиме, тарихчы, Мәрмәрә университеты профессоры (Истанбул).
- 25 август — Майкл Дуглас, Америка актеры.
- 8 октябрь — Люция Абдуллаева, Ырынбур татар театры актрисасы, РФ атказанган артисты (1995).
- 12 октябрь — Илдус Илдарханов, журналист.
- 31 октябрь — Шамил Монасыйпов, музыкант (эскрипкә).
- 2 ноябрь — Фоат Әбүбәкеров, скрипкачы, Камал театры оркестры дирижеры, ТР халык артисты (1996).
- Фәридә Хәмит — татар журналисты, Азатлык радиосы хәбәрчесе.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1944 елда вафатлар
- 18 апрель — Габделәхәт Вәлиев, Советлар берлеге Каһарманы.
- 30 май — Ибраһим Газизуллин, Советлар Берлеге Каһарманы (1944), хәрби очучы.
- 23 июнь — Барый Шәвәлиев, матросовчы.
- 2 июль — Василий Халёв, Советлар Берлеге Каһарманы, танкист.
- 22 июль — Гали Шәмсетдинов, Советлар Берлеге Каһарманы, танк ротасы командиры.
- 27 июль — Нурмый Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы, гвардия өлкән сержанты.
- 27 июль — Нух Идрисов, лейтенант, матросовчы.
- 31 июль — Антуан де Сент-Экзюпери, мәшһүр француз язучысы.
- 17 август — Габдрәшит Ибраһимов, татар сәясәтчесе, дин әһеле.
- 18 август — Никита Токарликов (1918), Советлар Берлеге Каһарманы.
- 20 август — журналист, шагыйрь Бәдрүш Мокамай.
- 25 август — Муса Җәлил, татар шагыйре, Совет Союзы каһарманы (1956).
- 4 сентябрь — Хәйретдин Мөҗәй, татар шагыйре һәм прозаик.
- 18 октябрь — Владимир Иовлев, Советлар Берлеге каһарманы, танкист.
- 30 октябрь — Ширван Гыйззәтов, Советлар Берлеге Каһарманы (1945).
- 26 декабрь — Әминә Мөхетдинова, хокук белгече, сәясәтче, Россия империясендә югары белем алган беренче татар кызы.