Владимир Иовлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Иовлев latin yazuında])
Владимир Иовлев
Туу датасы 13 гыйнвар 1920(1920-01-13)
Туу урыны Ташкәнт
Үлем датасы 18 октябрь 1944(1944-10-18) (24 яшь)
Үлем урыны Маҗарстан, Дебрецен
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә капитан
Җитәкчелек иткән рота
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыЛенин ордены
Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены

Владимир Иовлев, Владимир Александр улы Иовлев (Йовлев[1], Иванов[2], рус. Иовлев Владимир Александрович, 1920 елның 13 гыйнвары, Ташкәнт1944 елның 18 октябре, Маҗарстан, Дебрецен ) — Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган яугир, танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң). Сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Бишбалта (Адмираллык) бистәсендә (Заверниха урамы, 20)[3] яшәгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 13 гыйнварында Ташкәнттә (вариант: Казанда)[4] эшче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында токарь булып эшләгән. 1940 елда Кызыл гаскәргә алына, Казан танк укуханәсендә танкист һөнәре ала. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сызранда танк укуханәсен тәмамлаган (1942). 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 13нче гвардия кавалерия дивизиясе 250нче гвардия танк полкы ротасы командиры сыйфатында Маҗарстанда батырлык күрсәтә. Аның ротасы 1944 елның 8 октябрендә беренчеләрдән булып Дебрецен шәһәренә бәреп керә. 8-18 октябрьдә барган сугышларда гвардия капитаны Иовлев ротасы танкистлары дошманның 10 танкын, 6 тубын, 6 БТРын, 4 зенит тубын сафтан чыгара. Авыр яраланса да, Иовлев сафта кала. 1944 елның 18 октябрендә алган яраларыннан вафат була, Дебреценда җирләнә. 1945 елның 28 апрелендә (вафатыннан соң) Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
  2. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]