Маҗарстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Маҗарстан
венгр. Magyarország
Civil Ensign of Hungary.svg Coat of arms of Hungary.svg
Байрак Илтамга
Һимн: «Isten, áldd meg a magyart!»
EU-Hungary.svg
Нигезләнгән 1000
Рәсми тел маҗар теле
Башкала Будапешт
Эре шәһәрләр Будапешт, Дебрецен, Мишкольц
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Янош Адер
Виктор Орбан
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

93 030 км²
0,74%
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

9 908 798[1][2] кеше
106,8 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына

195,640 млрд.[3] $ (54)
19 891[3] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына

140,303 млрд.[3] $
13 045[3] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,831[4] (үтә югары) (37-нч.)
Акча берәмлеге Маҗарстан форинты (HUF)
Интернет домены .hu, .eu (Аурупа Берлеге әгъзасы буларак)
ISO коды HU
ХОК коды HUN
Телефон коды +36
Сәгать пояслары UTC+1, җәен UTC+2

Координатлар: 47°29′53″ т. к. 19°02′24″ кч. о. / 47.49806° т. к. 19.04000° кч. о. / 47.49806; 19.04000 (G) (O)Маҗарстан Җөмһүрияте (венгр. Magyarország)Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт территориясе нигездә тигезлекләдән гыйбарәт. Дунай елгасының уң яры 150—200 м биеклектәге Дунантул тигезлеге һәм Урта Маҗар тауларының массивларыннан гыйбарәт. Дәүләтнең төньяк-көнбатышында Кече Урта Дунай түбәнлегенең көньяк өлеше (Кишалфөлд), төньяк-көнчыгышында Карпат тауларының итәкләре (иң биек ноктасы — Матра массивындагы Кекеш тавы, 1015 м), көнбатышта Альп тауларының итәкләре (500—800 м) урнашкан.

Файдалы казылмалар: боксит, күмер, нефть, табигый газ, уран, марганец, тимер мәгъдәннәре.

Климат— уртача континенталь. Уртача температура -2…-4°С (гыйнвар), +20…+22,5°С (июль). Еллык явымнар саны 450—900 мм. Көнбатышта корылыклар булалар. Явымнарның күбесе җәй башында һәм көздә ява.

Тауларда һәм үрле урыннарда соры урман һәм кәсле-карбонатлы туфраклар, Тиса һәм Дунай үзәннәрендә аллювиаль туфраклар. Алфөлддә уңдыршсыз тозлы туфраклар очрыйлар. Маҗарстан территориясенең якынча 20% урманнар белән капланган. Урманнар нигездә тауларда сакланып калганнар.

Хайваннардан куян, дала тычканы, йомран, төлке, керпе, кошлардан тургай. миләш чыпчыгы, тукран, ябалак бар. камышлыкларда су кошлары очрыйлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Маҗар исеме Медье Халык саны (2011)
Будапешт Budapest Будапешт 1 729 040
Дебрецен Debrecen Һайду-Биһар 211 320
Мишкольц Miskolc Боршод-Абауй-Земплен 167 754
Сегед Szeged Чонград 168 048
Печ Pécs Баранья 156 049
Дьөр Győr Дьёр-Мошон-Шопрон 129 527
Ньиредьхаза Nyíregyháza Сабольч-Сатмар-Берег 119 746
Кечкемет Kecskemét Бач-Кишкун 111 411
Секешфеһервар Székesfehérvár Фейер 100 570
Сомабатһей Szombathely Ваш 78 884
Сольнок Szolnok Яс-Надькун-Сольнок 72 953
Татабанья Tatabánya Комаром-Эстергом 67 753
Капошвар Kaposvár Шомодь 66 245
Бекешчаба Békéscsaba Бекеш 62 050
Эрд Érd Пешт 63 631
Веспрем Veszprém Веспрем 61 721
Залаэгерсег Zalaegerszeg Зала 59 499
Шопрон Sopron Дьёр-Мошон-Шопрон 60 548
Эгер Eger Һевеш 56 569
Надьканижа Nagykanizsa Зала 49 026

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

HU NUTS 3.png

Маҗарстан 19 медьега бүленә:

  1. Баранья
  2. Бач-Кишкун
  3. Бекеш
  4. Боршод-Абауй-Земплен
  5. Ваш
  6. Веспрем
  7. Дьёр-Мошон-Шопрон
  8. Зала
  9. Комаром-Эстергом
  10. Ноград
  1. Пешт
  2. Сабольч-Сатмар-Берег
  3. Тольна
  4. Фейер
  5. Һайду-Биһар
  6. Һевеш
  7. Чонград
  8. Шомодь
  9. Яс-Надькун-Сольнок

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗарстан — демократик дәүләт. Гамәлдәге Конституцияск 2011 елның18 апрелендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Аның вәкаләт мөддәте — 5 ел. Канун чыгаручы органы — парламент — Дәүләт мәҗлесе. Аны халык гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлый. Башкарма хакимият органы — Минстрлар Шурасы, аның башында баш министр тора.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маҗарстан уртача күләмле зур керемле икътисадка ия.[5] Ул Аурупа Берлеге икътисаднының бер өлеше булып тора. 1990-елларда, социалистик икътисадтан базар икътисадына күчү кысаларында Маҗарстан икътисады либирәлләштерүне кичергән. Маҗарстан — Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы әгъзасы (1995 елдан),[6] Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы (1996 елдан)[7], Аурупа Берлеге әгъзасы (2004 елдан).

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.1%, сәнәгать 29.7%, хезмәт күрсәтү тармагы 63.3%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Маҗарстан экспорты 93.01 миллиард долларын тәшкил итә[8]; төп партнерлар: Алмания (25.6%), Румыния (6.2%), Словакия (6.1%), Австрия (6.0%), Италия (4.8%), Франция (4.8%), Бөекбритания (4.2%), һәм башкалар.[9] Төп экспорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (53.5%), башка эшләнмәләр (31.2%), ашамлыклар 8.7%, ягулык һәм электр энергиясе (3.9%), чимал (3.4%).

Маҗарстан экспорты 89.51 миллиард долларын тәшкил итә[8]; төп партнелар: Алмания (25.1%), Русия (8.8%), Кытай (7.4%), Австрия (7.1%), Словакия (5.6%), Пүлшә (4.8%), Италия (4.5%), Нидерландлар (4.2%) .[10] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (45.4%), башка эшләнмәләр (34.3%), ягулык һәм электр энергиясе (12.6%), ашамлыклар (5.3%), чимал (2.5%) (2012).

Төп икътисад тармаклары — тау эше, металлургия, төзелеш материаллары, азык-төлек, текстиль, химикатлар (күбесенчә фармацевтика), автотранспорт. Төп авыл хуҗалыгы культуралары — бодай, кукуруза, көнбагыш, бәрәңге, шикәр чөгендере.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]