Пуста (Маҗарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пуста (Маҗарстан) latin yazuında])
Пуста
Сурәт
Дәүләт Flag of Hungary (1989-2003).svg Маҗарстан
Commons-logo.svg Пуста Викиҗыентыкта

Ауразия дала билбавы. Пуста – иң көнбатышта.
Маҗар көтүчесе

Пуста, яки Пушта (маҗар. Puszta, [pustɒ] ― «дала») ― Маҗарстанның төньяк-көнчыгышындагы киң дала төбәге, Урта Дунай түбәнлегендәге(рус.) кыяклылардан торган далалар, Альфёльдның(рус.) бер өлеше. Көньяк Россия далаларына охшаган комлы кара туфраклы Маҗарстан далалары флорасында кылган формацияләре (каурый кылган, чәчсыман кылган) һәм кыяклылардан поллиния өстенлек итә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коры һава торышы, дала үсемлекләре һәм континенталь климат өстенлек итә. Туфракның шактый өлеше комнан тора, ләкин шул ук вакытта грунт суларының шактый өстә булуы җирне зур күләмдә сугару мөмкинлеге бирә, шуңа күрә бүгенге көндә кеше кулы тимәгән даланы аерым урыннарда гына, мәсәлән, Дебрецен шәһәре янында Хортобадь(рус.) милли паркында, күреп була. Бу тигез дала урыны-урыны белән я чүлне хәтерләтүче уңдырышсыз комлык мәйданнары, я уңдырышлы туфраклы оазислар белән өзелә. Соңгылары кайчандыр татарлар һәм төрекләр җимергән, чәчәк атып утырган авыллар һәм шәһәрләр урынында барлыкка килгән, дип фаразлана. Элегрәк биредә торак пунктлар бик сирәк очрый торган булган: бары тик көтүчеләр, табунчылар, кайчандыр атаклы булган бетьярлар(ингл.) (маҗар. betyár — "олы юл башкисәре", кайвакыт – уңай мәгънә белән) җыела торган дала мәйханәләре (рус. корчма, маҗар. csárda — «чарда») генә очраган. Пуста буйлап ел әйләнәсендә, көтүчеләр күзәтүе астында зур-зур көтүләр, ат табуннары, эреле-ваклы терлекләр йөргән. Чая табунчы (чикош) еш кына халык әкиятләре һәм җырларының, ә кайчагында әдәби әсәрләрнең герое булып торган. Пуста маҗар кешесенең йөрәгенә якын булган; ул аны үзенең хөр-иркенлеге белән җәлеп иткән. Маҗар шагыйре Шандор Петёфи(рус.) иҗатында Пуста даласына бик күп гаҗәеп юллар багышлаган.

Авыл хуҗалыгы үскән саен, дала киңлекләре күбрәк эшкәртелә башлый: биредә үрнәк хуҗалыклар, киң мәйданнарда бодай һәм кукуруз басулары, агач үсентеләре барлыкка килә. Пуста Ауразия даласының эксклавы булып кала.[1]

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этимологик яктан «Пуста» сүзе славян тамырлы: рус телендә «пусто», «пустырь», «пустыня», хорват телендә pust, pusta, pusto, словак телендә púšť һ. б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Geoffrey A.J. Canada's Vegetation: A World Perspective. Scott McGill-Queen's Press – MQUP, 1995

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пуста. Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.