Кыяклылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кыяклылар
Triticum sp.
Бодай башаклары Triticum sp.
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар (лат. Eucaryota)
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Ябыкорлыклылар (лат. Magnoliophyta)
Сыйныф: Берөлешлеләр (лат. Liliopsida)
Тәртип: Кыяклычәчәклеләр (лат. Poales)
Гаиләлек: Кыяклылар
Латин атамасы
Poaceae
Барнхарт, 1895 (АКШ байрагы АКШ, en)

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 40351
NCBI 4479

Кыяклылар (лат. Gramíneae, рус. Зла́ки), шулай ук Йончалылар[1]рус. Мя́тликовые (лат. Poáceae) — берөлешлеләр гаиләсе. 650 ыруг, якынча 10 мең төре билгеле, бар җир шарын буйлап таралган. Үлән, сирәгрәк агач сыман үсемлек. Идел-Урал буенда 39 төрдән (колынкойрык, кылган, айрык, йонча, бүтәгә, актамыр һ.б.) 139 төр үсә. Бер, ике, күп еллык үлән. Сабагы цилиндр формасында, гади яки тармаклы, төз яки җәйелүчән; төеннәрдән һәм төен араларыннан тора. Күпчелек кыяклылар төен араларының эче куыш (салам), сирәгрәк көпшәк паренхималы тукыма белән тутырылган (керпе үлән, кукуруз, тары һ.б.). Яфрагы кыяк, ланцет, җеп яки каеш сыман, ачык, сирәк очракларда кушылып үккән җиңсәле (күстерә, шаукамыш һ.б.) һәм кыяк (җепсә сыманнарга кадәр) яки ланцет рәүешле пластинкалы. Җиңсәнең пластинкага күчкән урынында гадәттә телчә була. Яфрагының урнашуы ике рәтле, сирәкләп спираль рәвешендә. Чәчкәсе вак, ике, сирәгрәк бер җенесле, чәчкә тәңкәләре һәм 1-2 чәчкә ярысы (лодикулалар) белән уратып алынган. Серкәчләре 1 дән алып 6 га кадәр (күпчелек төрләрдә 3). Җимешлеге 1, җимшәне өске. Чәчкәләре катлаулы чәчкәлекләр ясаучы башакларда 2 рәт булып урынлашкан: себеркеләр, башаклар, суклар, солтаннар яки башлар. Йонча, колынкойрык һ.б. ыруларга караган төрләргә апомиксис (аталандырылмыйча яралгы барлыкка килү) хас, кайсы берләрендә (йонча, солыбаш) вивипария (башаклар суганбаш булып үзгәрә) күзәтелә. Җимеше — бөртекчә, хайваннар яки җил белән тарала. Безнеж шартларда кыяклылар башлыча далада һәм болыннарда үсә, шулай ук урманнарда, дымлы урыннарда һәм биек тау башларында очрый. Ашарга яраклы үсемлекләр (тары, бодай, арыш, арпа һ.б.), мал азыгы үсемлекләре (айравык, күстерә, йонча, солыбаш, тимофеевка һ.б.), декоратив үсемлекләр (тарут, арышбаш, ялбыр кылган һ.б.), баллы үсемлекләр (бармакчалы үлән, камыш), сүсле үсемлекләр (сәрхәт кыягы, елан теле һ.б.). Кайсы бер кыяклылар (үгезут, исле башак һ.б.) аракы-ликёр һәм парфюмерия-косметика сәнәгатендә, айравык, керпе үләне, дөя кылганы һ.б. халык медицинасында кулланыла. Арыш күстерәсе, кара солы, сырылучан актамыр, керпе үләненең һәм шыртүләннең төрләре — чүп үләннәре. Йонча, солыбаш, иргылчык, арыш һәм тимофеевканың серкәсе аллергия авыралары тудыра. Үсемлекләрнең 15 сирәк төре (реликтлар сөялле солы үләне, Ледебур колерия; эндемиклар Коржинский кылганы, шырт колерия; мурт арышбаш, Лессинг кылганы, сарепта кылганы, Карелин таукыягы, чуклы таукыяк, актамыр, ялтыр очлыгылчык һ.б.) — БР ныңКызыл китабына, алар арасыннан 5 төр (Залесский кылганы, сылу кылган, төкле кылган, дөя кылганы, келерия) РФ ның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]