Җир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Җир шары битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җир Earth symbol.svg
NASA Earth America 2010.jpg
Earth Eastern Hemisphere.jpg
Орбиталь үзенчәлекләре
Перигелий

147 098 290 км
0,98329134 а. б.

Афелий

152 098 232 км
1,01671388 а. б.

Зур ярымкүчәр (a)

149 598 261 км
1,00000261 а. б.

Эксцентриситет орбиталар (e)

0,01671123

Әйләнешнең сидерик чоры

365,256366004 көн
365 көн 6 сәг. 9 мин. 10 сек.

Орбиталь тизлек (v)

29,783 км/c
107 218 км/сәг

Уртача аномалия (Mo)

357,51716°

Авышу (i)

7,155° кояш экваторына карата,
1,57869° инвариант өслегенә карата

Периастр озынлыгы

348,73936°

Периүзәк аргументы (ω)

114,20783°

Нәрсәнең иярчене

Кояш

Иярченнәре

1 (Ай), 8300+ ясалма[1]

Физик үзенчәлекләре
Поляр тыгызлану

0,0033528

Экваториаль радиус

6378,1 км

Поляр радиус

6356,8 км

Уртача радиус

6371,0 км

Зур түгәрәк әйләнәсе

40 075,017 км экватор буенча[2]
40 007,86 км меридиан буенча[3]

Өслекнең мәйданы (S)

510 072 000 км²[4]
148 940 000 км² коры җир (29,2 %)
361 132 000 км² су өслеге (70,8 %)

Күләм (V)

10,8321×1011 км³

Масса (m)

5,9726×1024 кг (3×10-6 M)

Уртача тыгызлык (ρ)

5,5153 г/см³

Экваторда ирекле төшү тизләнеше (g)

9,780327 м/с² (0,99732 g)

Беренче галәми тизлек (v1)

7,91 км/с

Икенче галәми тизлек (v2)

11,186 км/с

Экваториаль әйләнү тизлеге

1674,4 км/сәг (465,1 м/с)

Әйләнү периоды (T)

0,99726968 тәүлек
(23h 56m 4,100s) — сидерик әйләнү периоды,
24 сәг — кояш тәүлегенең уртача озынлыгы.

Күчәр авышы

23°26’21",4119

Альбедо

0,306 Бонд
0,367 Геометрик

Температура
 
мин. урт. макс.
Цельсий
−91,2 °C[5] 14 °C[6] 56,7 °C[7][8]
Кельвин
184 K 287,2 К 329,9 К
Атмосфера
Составы:
78,08 % — азот (N2)
20,95 % — кислород (O2)
0,93 % — аргон (Ar)
0,039 % — углерод диоксиды (СO2)[9]
Якынча 1 % су пары
климатка карап
Викимәгълүматта булган чыганаклар


Җир (лат. Terra) — Кояш системасының Кояштан өченче планетасы. Җирсыман планеталар арасында диаметр, масса һәм тыгызлык буенча иң зуры.

Ешрак Җир, Җир шары, Дөнья исемнәр астында телгә алына. Бүгенгесе көнгә кешеләргә мәгълүм булган Кояш системасының һәм Бөтен Галәмнең тереклек яши торган бердәнбер планетасы (күк җисеме).

Фәнни мәгълүматлар буенча, Җир Кояш томанлыктан якынча 4,54 млрд. ел элек барлыкка килгән, һәм тиздән үзенең бердәнбер табигый иярченеАйны булдырды. Җирдә тереклек якынча 3,5 млрд. ел элек барлыкка килде. Планетаның өслегенең 70,8 % Дөнья океаны каплый, өслегенең башка өлешене кыйтгалар һәм утраулар тәшкил итәләр. Тереклек бар булу өчен кирәкле сыек су Кояш системасының башка планеталарының өслегендә юк. Җирнең эчке өлкәләре шактый активлы һәм калын, чагыштырмача каты каттанмантиядән, аның астындагы тышкы сыек төштән һәм эчке каты тимер төшеннән гыйбарәт.

ССРБ почта маркасы, 1969 ел

Җир башка галәми җисемнәр белән, Кояш һәм Ай шул исәптән, үзара тәэсир итә (тарту көчләре белән тарттыра). Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм 365,26 көн эчендә әйләнеп чыга. Бу вакыт аралыгы — сидерик ел, ул 365,26 кояш тәүлегенә тигез. Җирнең әйләнү күчәре аның орбита яссылыкка карата 23,4° ка авыша. Моннан сәбәпле планета өслегендә бер тропик ел (365,26 кояш тәүлеге) эчендә фасыл үзгәрешләре булалар.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]