Йолдыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йолдыз latin yazuında])
Йолдыз
Сурәт
Урын Галәм
Югарырак ранг кара тишек
Түбәнрәк ранг планета
Кайда өйрәнелә астрономия
Төнге күренеше
Үрнәк элементы UY Щита[d], Пистолет[d] һәм Зур йолдыз
 Йолдыз Викиҗыентыкта
Өлкәр йолдызлар тупланышы
Зур Магеллан Болытында йолдызларны төзелү өлкәсе

Йолдызяктылык таратучы, үз гравитацион кыры һәм эчке басымы белән торып калучы массив газ (плазма) шары, аның эчендә термотөш реакцияләре баралар яки элегрәк барганнар. Күп йолдызлар үзенең табигате белән Кояшка охшашлы, гади күзгә яктырткыч нокта рәвешендә генә күренә торган күк җисеме[1]. Җиргә иң якын йолдыз — Кояш.

Йолдызлар — зур балкып тору газлы (плазмалы) шарлар. Алар тартылыш кысылуы нәтиҗәсендә газ-тузан (күбесенчә су тудыргыч һәм гелий) мохитеннән барлыкка киләләр. Йолдызлар тирәнлегендә матдәнең температурасы миллионнар кельвин, ә өслегендә — меңнәр кельвин була. Күпчелектә йолдызлар энергиясе су тудыргыч гелийга әверелүе термотөш реакцияләре нәтиҗәсендә китереп чыга.

Кояшка иң якын йолдыз Кентавр Проксимасы була. Ул 4,2 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Күк йөзендә гади күз белән якынча 6000 йолдыз күренеп тора, һәр ярымшар]да өч меңәрләп. Җирдән күренеп торган йолдызлар (иң көчле телескоп аша күренеп торган да) галактикалар җирле төркемендә урнашалар.

Йолдызларны күзәтү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион рәвештә йолдызлар дөньяның төрле почмакларындагы цивилизацияләр өчен мөһим булган. Алар дини практикаларда, астрономик навигация һәм ориентлашу өчен кулланылган. Күп кенә борынгы астрономнар йолдызлар мәңгегә күк шарына береккән һәм үзгәрми дип уйлаган. Астрономнар йолдызларны йолдызлыкларга туплаган һәм аларга нигезләнеп Кояш белән планеталарның йөрешен күзәтеп барган.[2] Кояшның фондагы йолдызлар (һәм офыкка) карата хәрәкәте авыл хуҗалыгы эшләрен җайга салырга мөмкинлек биргән тәкъвимнәр, ягъни календарьлар төзү өчен кулланылган.[3] Хәзерге көндә һәр илдә дә диярлек кулланылучы милади тәкъвим шундый кояш тәкъвимнәренең берсе, ул Җирнең аңа иң якын йолдыз — Кояш тирәли әйләнү вакытына нигезләнгән.

Төгәл вакыты күрсәтелгән иң борынгы йолдыз картасы б.э.к. 1534 елда Борынгы Мисырда пәйда була.[4] Безгә билгеле булган иң борынгы йолдызлар каталогы исә Месопотамиядә, Вавилон астрономнары тарафыннан б.э.к. 2 нче меңеллыкның азагында, Кассит чорында (б.э.к. якынча 1531–1155 еллар) төзелә.[5]

Грек астрономиясендәге беренче йолдызлар каталогын Тимохарис ярдәме белән Аристилл төзи, бу б.э.к. якынча 300 нче елда була.[6] Гиппарх (б.э.к. 2 нче гасыр) йолдыз каталогы 1020 йолдызны эченә ала һәм Птолемей йолдыз каталогын төзегәндә кулланыла.[7] Гиппарх беренче теркәлгән нованы (яңа йолдыз) ачучы буларак билгеле.[8] Бүгенге көндә кулланылышта булган күп кенә йолдыз һәм йолдызлык исемнәре грек астрономиясеннән алынган.

Билгеле йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләү Исем Йолдызлык Күренүчән йолдыз зурлыгы Җирдән ераклыгы (якты. елы) Тасвир
1 Кояш Зодиак йолдызлыклары −26,72 8,32 ± 0,16 якты. мин Җир белән Кояш системасының үзәге
2 Кентавр αС Кентавр Проксимасы Кентавр +11,09 4,225 Кояшка иң якын йолдыз
3 Зур Эт α Сириус Зур Эт −1,43 8,58 Җирдән күренеп торганнардан иң якты йолдыз (Кояштан тыш)
4 Кече Җидегән α Тимерказык Кече Җидегән +1,97 431,4 Төньяк юнәлешне күрсәтеп торучы иң мөхим йолдыз
5 Киль η Киль +6,21 7000–8000 Чиктән тыш зур йолдыз. Иң зур һәм якты йолдызлардан берсе, Кояштан якынча 5 млн. тапкыр яктырак
6 Гакрәп α Антарес Гакрәп +1,06 604 Җиргә якын йолдызлар исәбеннән иң якты һәм эреләрдән берсе. Телескопка нокта кебек түгел, ә түгәрәк кебек күренә[9]
7 HIP 87937 Барнард йолдызы Еланлы +9,53 5,963 Үз хәрәкәт иң югары тизлеге белән йолдыз
8 PSR B1919+21 Төлке ? 2283,12 Беренче ачылган тибешле йолдыз (1967)

Күренешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кояш системасы планеталары һәм кайбер һәркемгә мәгълүм йолдызлар, Зур Эт VY кертеп, зурлыклары нисбәте:
  1. Меркурий < Марс < Венера < Җир;
  2. Җир < Нептун < Уран < Сатурн < Юпитер;
  3. Юпитер < Вольф 359 < Кояш < Сириус;
  4. Сириус < Поллукс < Арктур < Әлдәбәран;
  5. Әлдәбәран < Риҗел < Антарес < Бителҗәүза;
  6. Бителҗәүза < Кефей μ < Кефей VV A < Зур Эт VY.

Искәрмә һәм сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Йолдыз". Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1977. 
  2. George Forbes. History of Astronomy. — London: Watts & Co., 1909. — ISBN 1-153-62774-4.
  3. Tøndering, Claus. Other ancient calendars. WebExhibits. әлеге чыганактан 2019-11-21 архивланды. 2016-05-23 тикшерелгән.
  4. von Spaeth, Ove (2000). «Dating the Oldest Egyptian Star Map». Centaurus International Magazine of the History of Mathematics, Science and Technology 42 (3): 159–179. DOI:10.1034/j.1600-0498.2000.420301.x. Проверено 2016-05-23.
  5. North, John (1995). The Norton History of Astronomy and Cosmology. New York and London: W.W. Norton & Company. pp. 30–31. ISBN 0-393-03656-1. 
  6. Murdin, P. (November 2000). "Aristillus (c. 200 BC)". Encyclopedia of Astronomy and Astrophysics. doi:10.1888/0333750888/3440. ISBN 0-333-75088-8. Bibcode 2000eaa..bookE3440. 
  7. Grasshoff, Gerd (1990). The history of Ptolemy's star catalogue. Springer. pp. 1–5. ISBN 0-387-97181-5. 
  8. Pinotsis, Antonios D.. Astronomy in Ancient Rhodes. Section of Astrophysics, Astronomy and Mechanics, Department of Physics, University of Athens. 2016-05-24 тикшерелгән.
  9. Остапенко А. Снова на берегах «Молочной реки» 2008 елның 6 май көнендә архивланган. // Наука и жизнь. — 2002. — № 10. ISSN 0028-1263

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]