Сары кәрлә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кояш - иң билгеле сары кәрлә, G2V спектр сыйныфы, рөнтген нурларында төшерелгән

Сары кәрләбаш эзлеклелектәге зур булмаган йолдызлар төре, 1,8 - 1,2 Кояш массасына һәм 5000 - 6000 К өслек температурасына ия.

Фотометрия нәтиҗәләре буенча шул йолдызлар сары төсле булалар, ләкин кеше аларны ак төсле итеп күрә (кайнаррак йолдызлар күк төсле булып сизелә).

Иң билгеле сары кәрлә - Кояш булып тора. Бүтән танылган сары кәрлә йолдызлар: Тау Кит, Альфа Кентавр А, Төньяк Таҗ Альфа В, Пегас 51.

Аларның энергия төп чыганагы - водородтан гелийның термотөш синтезы.

Сары кәрлә йолдызларның температурасын 5000- 6000 К тәшкил итә, спектр сыйныфы G0V—G9V.

Спектр тасвиры:

  • кальций H һәм K сызыклары интенсив
  • 4226 Ǻ сызыгы һәм тимер сызыгы шактый интенсив
  • К сыйныфына кадәр водород сызыклары зәгыйфьләнәләр
  • G сызыгы интенсив

Сары кәрлә 10 миллиард ел дәвамында янып бетә. Бөтен водород янып беткәннән соң, йолдыз бик киңәя һәм кызыл зур йолдызга әверелә, бу йолдызларның бер мисалы - Әлдәбәран. Соңрак кызыл гигант тышкы газ катламнарын ташлый һәм планетар томанлыкларны булдыра, ә йолдызның төше кечкенә тыгыз ак кәрлә йолдызга коллапслый.