Кальций

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кальций latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
КалийКальций / Calcium (Ca) Скандий
Атом номеры 20
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
40,078 (4) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 1,54 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 839 кДж/моль
Кайнау температурасы 1487 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Кальций (лат. Calcium, Ca) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 2 төркем элементы. Тәртип номеры - 20.

һәркемгә таныш фильмдагы сүзләрне хәтерлисездер: «Таеп киттем, егылдым, аңыма килдем — гипс». Шулай да һәрбер егылган кешенең сөяге сынмый бит! Бу күренеш сөякләрдә кальций күпме булуга бәйләнгән. Яшәү дәверендә олы кешеләр организмында кальций запасы кими бара һәм

кайберәүләрдә остеопороз (сөяк тукымасы дистрофиясе) авыруы барлыкка , килә. Бу процессны туктатып яки акрынайтып торырга кирәк һәм аны башкарып та була. Моның өчен кальций препаратларын кабул итү шарт. Тик мәсьәләнең бер читен ягы бар: дару препаратлардагы кальций кешенең ; канына җыела, анда кальций күп булу һәм аның сөяккә керә алмавы сәламәтлек өчен файдалы түгел. Микроэлементның каннан сөяккә күчүе ! таләп ителә, ә моның өчен организмда җитәрлек дәрәҗәдә О витамины булу кирәк. Аннан башка организмга ризык белән кергән кальций да 10-15 % ка гына үзләштерелә. Шуңа күрә остеопороз авыруына профилактика ясау өчен, составында кальций һәм В витамины булган катнаш препарат зарур. Кальций организмда яхшы үзләштерелсен өчен, аны ашаганда яки аша­ ганнан соң кабул итү файдалырак, даруны ач тамакка эчәргә киңәш ителми.

Табигатьтә кальцийга бай үсемлек продуктлары да күп: андыйларга чик­ ләвекләр, көнбагыш, яшел суган, шпинат, петрушка, укроп, керән, фасоль : керә. Кальций сөт ризыкларында күп. Мәсәлән, 0,5 л сөттә 800 мг чиста кальций бар. Тик мәсьәлә алай җиңел чишелми, сөт эчеп кенә остеопороздан сакланып калып булмый. Сөт эчү генә сөяк сыну куркынычын киметмәскә мөмкин, чөнки кальций белән беррәттән сөттә аксым да күп, ә ул, үз чиратында, организмнан кальцийны чыгара.

Диетада «утырып», аерым төр ризыклар гына ашаган кешеләрнең ябыгу белән бергә сөяк массасы да кими, бу — организмда кальций да кими дигән сүз. Кофены күп эчү шулай ук организмнан кальций чыгуга китерә.

Составында фосфор күп булган газлы сулар остеопороз авыруына китерү куркынычы белән яный.

Көненә бер кап тәмәке тарта торган кешенең сөяк чыдамлыгы 5-10 % ка кими. Тәмәке төтенендә булган зарарлы матдәләр сөякләрне минералларда н мәхрүм итә, картаю процессын тизләтәләр.

Сөякләрне ныгыту өчен, физик күнегүләр файдалы. Сөякләр—мускуллар кебек: аларны эшкә җиксәң юанаялар һәм чыныгалар. Остеопороз авы­ руыннан профилактика буларак, җәяү йөрергә, йөгерергә, аэробика белән шөгыльләнергә, суда йөзәргә, велосипедта йөрергә, теннис яки бадминтон уйнарга, биергә, сикерергә кирәк. Физик күнегүләрне ачык һавада эшләү файдалырак. Кирәкле микъдарда алынган кояш ванналары организмны В витамины белән баетырга ярдәм итә. Күпкатлы йортта лифт ватылып торса, бишенче катка җәяү менү сезнең өчен файдалы булырга мөмкин. Тик спорт дәресләре белән артык мавыгырга да ярамый, өлкән яшьтә барысы да чамалы булырга тиеш.

Символы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кальций элементының символы - Ca (Кальций дип укыла).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кальций 1808 елда Дэви тарафыннан ачыла.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]