Рутений
| Рутений | |
|---|---|
| ... хөрмәтенә аталган | Рутения[d] |
| Ачучы яки уйлап табучы | Карл Клаус[1] |
| Ачыш датасы | 1844 |
| Ачыш ясалган урын | Казан университетының химия тәҗрибәханәсе бинасы[2] |
| Илиминт симвылы | Ru |
| Химик фурмула | Ru[3] |
| SMILES фурмуласы | [Ru][3] |
| Атым саны | 44[4] |
| Электронная конфигурация | [Kr] 4d⁷ 5s¹ |
| Иликтер кирелеге | 2,2 |
| Ионный радиус | 0,68 ангстрем[5], 0,62 ангстрем[5], 0,57 ангстрем[5], 0,38 ангстрем[5] һәм 0,36 ангстрем[5] |
| Әчеләнү дәрәҗәсе | 3[6] һәм 4[6] |
| Масса | 101,07 ± 0,02 м.а.б.[7] |
Рутений (лат. Ruthenium) – периодик системаның 8 группа химик элементы. Атом номеры – 44, атом массасы – 101,07. Платиналы металларга карый.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]К.К.Клаус тарафыннан 1844 елда Казан университетында ачыла, Россиядә ачылган бердәнбер химик элемент. Шул ук елда яңа элемент турында «Казан университетының гыйльми язмаларында» «Урал платина рудасы һәм рутений металлы калдыкларын химик тикшерү» дигән зур мәкалә бастыра. Яңа элементны ачу, аны алу ысулы һәм үзлекләре турында Клаус 1844 елның 13 сентябрендә Петербург Фәннәр академиясе утырышында укыган немец телендә Г. И. Гесска язган хатында [8] Академия бюллетенендә һәм рус теленә тәрҗемә ителгән «Тау журналы»нда [9] басылып чыга. Клаус Урал платина рудасыннан чиста килеш рутений бүлеп чыгара һәм рутений триадалары — родий — палладий һәм осмий — платина арасындагы охшашлыкны күрсәтә.
Исемнең килеп чыгышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Элементны беренче ачучы К.К.Клаус рутенийны Россия хөрмәтенә рутений дип атый (Ruthenia — Русьның латинча атамасы). «Рутений» атамасы 1828 елда, ялгышып, яңа элемент дип уйлаган элемент өчен Г. В. Озанном тарафыннан тәкъдим ителә, әмма яңа элемент ачылмый. 1844 елда чыннан да Казан химия мәктәбендә ачылган яңа элементка Клаус шушы исемне бирә.[8].
Алу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рутений платина һәм платина металлларын эшкәртүдән "калдык" булып алына.
Плутоний, уран, торий кебек бүленүче төш материалларынан алу — рутений җитештерүнең мөһим чыганагы. 1 тонна кулланылган төш ягулык материаллары калдыгыннан 260 грамм рутений алына. Молибденны нейтрон нурланышына тотып, Технеций-99 элементыннан рутений җитештерү технологиясе эшләнде.[10].
Физик һәм химик үзлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Изотоп составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Табигый рутений җиде тотрыклы изотоплардан тора:
96Ru (5,7 % по массе), 98Ru (2,2 %), 99Ru (12,8 %), 100Ru (12,7 %), 101Ru (13 %), 102Ru (31,3 %) и 104Ru (18,3 %).
Физик үзлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Каты эрүчәнлек буенча (Тпл= 2334 °C[11]) рутений берничә элементтан гына калыша — рений, осмий, молибден, иридий, вольфрам, тантал һәм ниобийдан.
Химик үзлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рутений — шактый инертлы металл.
Неорганик кушылмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рутений кислоталарда һәм патша аракысында эреми (HCl һәм HNO3 катнашмасы). Шул ук вакытта рутений хлор белән 400 °C тан югарырак температурада реакциягә керә (RuCl3 барлыкка килә) һәм эреткәндә селте һәм нитрат катнашмасы белән реакцияга керә (Na2RuO4 рутенатлары барлыкка килә).
Рутений төрле оксидлашу дәрәҗәсенә туры килә торган кушылмалар барлыкка китеререгә сәләтле:
- 8 RuO4; RuO4 · PCl3
- 7 M[RuO4]
- 6 M2[RuO4]; M2[RuF8]; RuF6
- 5 M[RuF6]; RuF5
- 4 RuCl4; RuO2; M2[RuCl6]
- 3 RuCl3; М3[RuCl6]
- 2 M2[RuCl4]; M4[Ru(CN)6]
- 1 Ru(CO)nBr
- 0 Ru(CO)n
Рутений кушылмалары шулай ук нитрозтоташтыруларның киң спектры — бу кушылмалар RuNO төркемен үз эченә алга. Бу комплекслы кушылмалар, бигрәк тә, нитрозонитроаминнар (мәсәлән, [RuNO(NO2)2(NH3)2OH]) һәм нитрозонитрокомплексы (бигрәк тә [RuNO(NO2)4OH]2− аноинннары) (сары-кызгылт) югары тотрыклылыгы һәм кинетик инертлылыгы белән аерылып тора. Рутений тетраоксиды (Ru+VIIIO4) үзлекләре белән осмий тетраоксидына ошаш.
Рутенийның органик химиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рутений күп кенә металл органик кушылмаларын барлыкка китерә һәм химик реакцияләрдә актив катализатор булып тора.
Куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Аз гына рутений өстәлмәсе (0,1 %) Титанның коррозиягә чыдамлыгын арттыра.
- Платина белән рутений эретмәсе таушалмый торган электр контаклырында кулланыла.
- Рутений диоксиды һәм осмий рутенатлары калын плёнкалы резисторларда кулланыла. Бу ике кушылма электроникада җитештерелә торган продукциянең 50 % ын куллана.
- Күп кенә химик реакцияләрдә катализатор итеп кулланыла. Орбиталь станцияләрнең суны чистарту системаларында катализатор буларак рутений кулланыла.
- Кызыл рутений ион каналларнын тикшерү өчен конкурент антагонист буларак кулланыла (CatSper1, TASK,RYR1, RyR2, RyR3, TRPM6, TRPM8, TRPV1, TRPV2, TRPV2, TRPV3, TRPV4, TRPV5,TRPV6, TRPV6, trpa1, mCa1, mCa2, CALHM1).
Рутенийның физиологик тәэсире һәм биологик роле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рутений микроэлементом булып тора. Ул тере организм составында табылган платина металларынан бердәнбере (кайбер мәгълүматлар буенча платина да табыла). Рутений нигездә, мускул тукымасында туплана. Рутенийның югары оксиды агулы һәм, көчле окислитель булып тора, окислитель буларак янгын куркынычы булган материаллар өчен куркыныч.
- ↑ С. Колотов, Δ Рутений // Энциклопедический словарь — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1899.
- ↑ https://kpfu.ru/staff_files/F144964812/rutenij__himiya_v_shkole.pdf
- 1 2 RUTHENIUM
- ↑ менделеевның периодик таблицасы — 1869.
- 1 2 3 4 5 (unspecified title) — ISBN 0-8493-0485-7
- 1 2 https://www.britannica.com/science/ruthenium
- ↑ Meija J., Prohaska T., Coplen T. B. et al. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2016. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1515/PAC-2015-0305
- 1 2 Соловьев Ю. И. Исследования К. К. Клауса по химии платиновых металлов. Открытие рутения // История химии в России: Научные центры и основные направления исследований. — М.: Наука, 1985. — С. 140—147.
- ↑ Découverte d'un nouveau métal. Lettre de M. le professeur CLAUS de Kazan à M. HESS (Lu le 13 septembre 1844.) (fr) // Bulletin de la classe physico-mathématique de l'Académie impériale des Sciences de St.- Pétersbourg : magazine. — 1844. — Т. 3.
- ↑ История науки и техники. әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2011-01-15 тикшерелгән.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокХЭне указан текст