Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге
Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге (ингл. International Union of Pure and Applied Chemistry, IUPAC, рус. Международный союз теоретической и прикладной химии, МСТПХ, ИЮПАК) — химия өлкәсендә 1919 елдан эшләп килүче халыкара оешма. Берлеккә катнашучы илләрнең милли оешмалары керә. Химик кушылмаларны исемләү өлкәсендә стандартларны уйлап табу һәм тарату белән шөгыльләнә. Халыкара фән буенча шура (ингл. International Council for Science, ICSU) әгъзасы булып тора.
Штаб-фатиры Цюрихта (Швейцария), IUPAC сәркатибаты Төньяк Каролина штатында (АКШ) урнашкан.
Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге президенты - Кацуюки Тацуми,[1] башкаручы директоры - Джон Д. Петерсен (2012 елдан).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1860 елда Карлсруэда (Алмания) химиягә багышланган беренче халыкара очрашу уза.
- 1892 елда Женевада берничә очрашу уза.
- 1911 елда халыкара сәүдә һәм фәнни эзләнүләрнең уңышы өчен үлчәм, символ, атамалар бердәй булуның әһәмиятен аңлаган химик җәмгыятьләрнең әгъзалары Парижда җыелып, яңа берлек оештырырга һәм анда түбәндәге мәсьәләләрне карарга килешәләр:
- Органик һәм нәорганик химия номенклатурасы.
- Атом массасын стандартлаштыру
- Физик константаларны стандартлаштыру.
- Матдә үзлекләре җәдвәлен мөхәррирләү.
- Эш барышын күзәтүче комиссия оештыру.
- Басылган хезмәтләрнең форматын стандартлаштыру.
- 1918 елда Бөекбритания һәм Франция химия сәнәгате оешмалары президентлары IUPAC ка нигез сала.
ССРБ IUPACта
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ССРБ әлеге халыкара оешмага 1931 елда кабул ителә. IUPAC - ССРБ фәннәр академиясен әгъзалыкка кабул иткән беренче халыкара оешма.
ССРБ вәкиле IUPAC президенты булган еллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]РФ вәкиле IUPAC президенты булган еллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1994-1995 К.И. Замараев, академик.
- 2014-2015 Н.П. Тарасова, IUPAC вице-президенты.
- 2016-2017 Н.П. Тарасова, IUPAC президенты (булачак).
- 2018-2019 Н.П. Тарасова, IUPAC паст-президенты (булачак).[2]
Татарстаннан берлек әгъзасы — Наил Зәбиров, химия фәннәре докторы, «Плезир» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе.
Эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]IUPAC дәүләтләрнең милли оешмалары берлеге булып тора. Төрле илләрдән 1 400 галим, берлектә комитет, подкомитет, эшче төркемнәргә берләшеп, фәнни эш белән шөгыльләнә, бәяләмәгә тәкъдим ителгән фәнни эшләрне карый, хуплый, раслый. Бер гасырга якын вакыт эчендә берлек барлык дөньяда химия фәне өлкәсендә бәйләнешләрне булдыру һәм ныгыту өстендә эшли, химиягә караган фән, сәнәгать һәм дәүләт оешмалары арасында уртак тел табуда ярдәм итә.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Fennel R.W. IUPAC тарихы. 1919–1987. Blackwell Science, 1994. ISBN 0-86542-878-6.
- Frank Greenaway. IUPAC тарихы. Cambridge University Press, 2006. ISBN 9780521028103.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- IUPAC рәсми сайты
- IUPAC Менделеев таблицасында 3 яңа элемент исемен раслады 2013 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
- Химиклар стандартларны киредән караячак(үле сылтама)
- Кацуюки Тацуми белән әңгәмә
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Газета.ру 24.03.2014
- ↑ 47 нче IUPAC Генераль ассамблеясе (2013, Стамбул) карары.