Вольфрам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вольфрам latin yazuında])
Вольфрам
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Бүре
Масса 183,84 ± 0,01 м.а.б.[1]
Ачучы яки уйлап табучы Juan José Elhuyar[d][2] һәм Fausto Elhuyar[d][2]
Ачыш датасы 1783
Ачыш ясалган урын Испания
Илиминт симвылы W[3]
Химик фурмула W[4]
SMILES фурмуласы [W][4]
Атым саны 74
Электронная конфигурация [Xe] 4f¹⁴ 5d⁴ 6s²
Иликтер кирелеге 2,36
Ионный радиус 0,66 ангстрем[5], 0,62 ангстрем[5], 0,42 ангстрем[5], 0,51 ангстрем[5] һәм 0,6 ангстрем[5]
Әчеләнү дәрәҗәсе 2[6], 3[6], 4[6], 5[6] һәм 6[6]
Җылы үткәрүчәнлек 173 Вт/(м·K)
Молярная энтальпия плавления 52,31 килоҗоуль/моль
Удельная теплота испарения 774 килоҗоуль/моль
Тыгызлык 19,3 ± 0,1 кубик смга ... грамм[7]
Эрү температурасы 6170 ± 1 ℉[7] һәм 3410 °C
Кайнау ноктасы 10 701 ± 1 ℉[7] һәм 5930 °C
Бу басымы 0 ± 1 мм.рт.ст.[7]
PGCH куды 0645
Кыска вакытлы тәэсир чиге 10 ± 1 mg/m³[7]
Мөмкин булган тәэсирнең уртача вакыт чиге 5 ± 1 mg/m³[7]
MCN коды 2611.00.00
Commons-logo.svg Вольфрам Викиҗыентыкта

Вольфрам (иск. вульфырам,[8] лат. Wolfrahmium, W) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 6 төркем элементы. Тәртип номеры - 74. Нормаль шартларда каты, көмеш-соры төстәге күсүчән металл.

Вольфрам — металларның иң авыр эрүчәне[9].

Символы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрам элементының символы - W (Вольфрам дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрам 1781 елда К. Шеелеын минералны кислота белән эшкәрткәндә WO3 оксиды рәвешендә ача һәм хәзер ул шеелит дип атала.

Металл рәвешендә 1783 елда агалы-энеле д’Элуяр фамилиялы испан химиклары ача.

Wolframium исеме XVI гасырда ук «бүре күбеге» тип билгеле булган минерал вольфрамит элементыннан күчә. Вольфрам аккургашны эреткәндә аны шлак күбекләренә әйләндереп, комачаулый торган булган («аккургашны бүре сарыкны ашаган кебек булган») .

Инглиз һәм француз телләрендә вольфрам tungsten дип атала (швед. tung sten — « авыр таш»)[10].

Табигатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир кабыгының вольфрам кларкы (Виноградов буенча) 1,3 г/т (Җир кабыгындагы нисбәте 0,00013 %) тәшкил итә. Аның тау токымнарында уртача нисбәте — г/т: ультранигезләрдә — 0,1, төп — 0,7, урта — 1,2, әчеләрдә — 1,9.Вольфрамлы минераллар, гадәттә, гранит токымнарга кереп калган, аларда вольфрамның уртача концентрациясе 1-2 % тәшкил итә.

Ятмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрамның иң зур запасына Казакъстан, Кытай, Канада һәм АКШ ия; шулай ук Боливия, Португалия, Рәсәй, Үзбәкстан һәм Көньяк Кореяда ятмалары билгеле. Дөньяда Вольфрам җитештерү елына 49-50 мең тонна тәшкил итә, шул исәптән Кытайда — 41 , Рәсәйдә — 3,5; Казакъстанда — 0,7 , Австриядә — 0,5.

Вольфрамны төп экспортлаучылар: Кытай, Көньяк Корея, Австрия. Иң эре импортёрлар: АКШ, Япония, Германия, Бөек Британия. Шулай ук Әрмәнстанда һәм башка илләрдән Вольфрамның ятмалары бар.

Вольфрам порошогы

Физик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрам — көлсу-соры төсле металл, эрү температурасы бик югары — 3695 K (3422 °C), кайнау темпуратурасы — 5828 K (5555 °C). Саф вольфрамның тыгызлыгы 19,25 г/см3. Парамагнит үзенчәлекләре бар (магнитка сизгерлеге 0,32×10−9). Бринелль буенча катылыгы 488 кг/мм2, удел электр каршылыгы 20 °C — 55×10−9 .

Вольфрам-иң авыр, каты һәм иң авыр эрүчән металл. Саф хәлендә платинага охшаш көмөшсу-ак төстәге металл, 1600 °C температура булганда чүкүгә яхшы бирелә һәм нәзек җепкә сузыла ала. Металл вакуумда югары тотрыклыкка ия[11]

Химик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрам коррозияга бирешми: бүлмә температурасында сыйфаты үзгәрми; кызарганчы кыздырганда вольфрам оксиды (VI) бик әкрен барлыкка килә. Вольфрам тоз, сыегайтылган күкерт һәм плавик кислоталарында эреми диярлек. Водород перекисендә эри.

Биологик әһәмиәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфрам әллә ни биологик роль уйнамый. Кайсыбер архебактерияларнең һәм бактерияләрнең ферментларының актив үзәгендә вольфрам бар.

Ферментлар составында вольфрамның булуы иртә архейның физиологик реликты буларак карала ала — вольфрам тормыш барлыкка килүнең элеккеге этапларында роль уйнаган дигән фаразлар бар[12].

Вольфрам тузаны, башка төр металл тузаны кебек үк, сулыш алу органнарына начар тәэсир итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вольфрам// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 5-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Meija J., Prohaska T., Coplen T. B. et al. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2016. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1515/PAC-2015-0305
  2. 2,0 2,1 ITIA Newsletter — 2011.
  3. Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  4. 4,0 4,1 TUNGSTEN
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 (unspecified title)ISBN 0-8493-0485-7
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 https://www.britannica.com/science/tungsten-chemical-element
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 http://www.cdc.gov/niosh/npg/npgd0645.html
  8. https://kitap.tatar.ru/ru/dl/nbrt_tatarica_Inv_4027
  9. Вольфрам //Энциклопедия Кругосвет
  10. Вольфрам//Большая российская энциклопедия
  11. Титан - металл будущего (ru).
  12. Федонкин М. А. Сужение геохимического базиса жизни и эвкариотизация биосферы: причинная связь // Палеонтологический журнал. — 2003. — № 6. — С. 33—40