Калий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калий latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ar Калий / Kalium (K)Ca
Атом номеры [[

19 (сан)| 19]]

Матдәнең тышкы күренеше

Көмеш-ак йомшак металл
Калий

Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)

39,0983 а. м. б. (г/моль)

Атом радиусы

235 пм

Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)

418,5 (4,34) кДж/моль (эВ)

Электрон конфигурациясе

[Ar] 4s1

Химик үзлекләре
Ковалент радиусы

203 пм

Ион радиусы

133 пм

Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)

0,82

Электрод потенциалы

−2,92 В

Оксидлашу дәрәҗәсе

1

Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык

0,856 г/см³

Моляр җылы сыешлыгы

29,6 Дж/(K·моль)

Җылы үткәрүчелек

79,0 Вт/(м·K)

Эрү температурасы

336,8 K

Эрү җылылыгы

102,5 кДж/моль

Кайнау температурасы

1047 K

Парга әйләнү җылылыгы

2,33 кДж/моль

Моляр күләм

45,3 см³/моль

Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше

кубик үзәккүләмле

Рәшәткә параметрлары

5,332 Å

Дебай температурасы

100 K

K 19
39,0983
4s1
Калий

КалийМенделеевның периодик таблицасының l төп төркемендә, 19нчы сан астында урнашкан химик элемент. Калий селтеле металлар вәкиле, аның атом массасы 39, 0983.

Ачу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1807нче елда инглиз химигы Г.Дэви, әзрзк юешләтелгән каты селтеләрнең электролиз ярдәмендә, ирекле металлары – натрий һәм калийны таба. Ул калийга потассий (Potassium) атамасын бирә. 1808нче елны "Физик анналлары" авторы Гильберт металлга аның хәзерге атамасы "калий"ны бирә.


"Калий" исеме гарәб сүзе qila, ягъни Qali (al-Qali) дан барлыкка килә. Бу исем 850нче елда гарәб язучыларында очрый. Бу сүз белән кайсыбер үсемлекләрнең көленнән алынган матдәне атаганнар.

Табигатьтә таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калий җир кабыгында таралуы буенча 7нче урынны алып тора. Аның өлеше – 2,6% Аның төп минераллары: сильвин ( хлоридлар төркемчәсе минералы,KCl), карналлит (хлоридлар төркемчәсе минералы, KMgCl3•6H2O), каинит (сульфатлар төркеме минералы, KMg(SO4)Cl•3H2O), полигалит ( сульфатлар төркеме минералы, K2Ca2Mg(SO4)4*2H2O) һ.б.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калий – көмешсу-ак металл, аның тыгызлыгы 0,8629 г/см3. Ул бик йомшак, пычак белән киселә. Ул металлик ялтырауга, пластиклыкка, йомшаклыкка ия, җылылыкшны һәм электр тогын яхшы үткәрә.

Калийның ике стабиль изотобы бар.

Калий көчле кайтаручы булып тора. Химик тәэсирләшү вакытында, валентлы электронын җиңел бирә һәм уңай корылма ала. Калий һавада бик тиз әчемәләшә, һәм кара әчемә белән каплана, шуның өчен аны керосинда саклыйлар.

Су белән бик актив тәэсирләшә. судан су тудыргыч аерылып чыга, селте хасил була.

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калийны һәм аның кушылмаларны кулланалар:
-атом-төш суасты көмәләрендә суыткыч буларак;
-органик синтезларда;
-суасты көмәләрендә һәм космик корабларда һаваны регенерацияләү өчен;
-калий ашламаларын ясаганда;
-кайсыбер буягычларны ясаганда;
-крахмал гидролизында;
-дары ясаганда;
-тукымаларны агартканда.

КАЛИЙ ҺӘМ ОРГАНИЗМ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калий — кеше яшәр өчен иң кирәкле минералларның берсе. Аның төп бурычы — күзәнәк эшчәнлеген тәэмин итү. Бу натрий белән тигезлек исәбенә башкарыла. Калий күзәнәкнең эчендә, натрий тышында хезмәт итә. Нормада кандагы калий күләме — 3,5-5,5 ммоль/л.

Икенче бурычы — йөрәк эшчәнлеге өчен әһәмиятле магнийның концен­ трациясен һәм физиологик сыйфатларын саклау. Әгәр әлеге матдәләрнең берсенең кандагы күләме кимесә, икенчесенеке дә түбәнәя. Бу—йөрәк һәм яман шеш авырулары килеп чыгу куркынычы тудыра.

Сидек бүленеп чыгуны көчәйтеп, калий шешенү һәм агулану вакытында организмны токсиннардан чистарта.

Организмга калий җитешмәгәнлеген ачыклау шактый авыр. Шулай да беренчел билгеләрдән фикер йөртеп мондый шикне расларга була. Андый вакытта кеше тиз арый, гипертония, йөрәк авырулары кискенләшә, күңел болгана, мускулларның хәлсезләнүе күзәтелә, йөрәк ритмы бозыла.

Белгечләр кайбер кешеләрнең спиртлы эчемлекләргә тартылуның орга­ низмга калий җитмәүдән дип күрсәтә. Дөрес диагноз кую өчен табиблар канны лабораториядә тикшереп карыйлар.

Организмның калийга кытлык кичергәнлеге ачыкланса, химик препаратлар рәвешендәге калийны кулланырга ашыкмагыз. Теләсә нинди ; өстәмәләрне бары табиб кына билгели ала. Чөнки организмда калийның кирәгеннән артык булуы да сәламәтлеккә зыян китерә ала. Ул чагында йөрәк эшчәнлегенә зыян килеп, мускуллар хәлсезләнергә мөмкин. Күп кү­ ләмдә калий ионнары куллану йөрәк туктауга да сәбәпче була ала. » Калий организмга ризык аркылы керә. Көндәлек норма — 2-4 Ә инде ул җитешмәгәндә табиблар махсус диета сакларга киңәш итә. Әлеге диета тоз куллануны киметү һәм калийга бай ризыкларны арттырудан гыйбарәт.

Бәрәңге, кычыткан, кишер, кәбестә, банан, керән, кызыл чөгендер, суган бу элементка бай ризыклардан санала. Кипкән җиләк-җимеш, алма виноград, ; кузаклыларда калий күп. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, бу ризыкларны көн-озын ашау шарт. Аларны суда пешерергә яки парда әзерләргә кирәк. Калий карбызда да бар, карбыз сезонында аны мөмкин кадәр күбрәк ашау зарур.

Өстәлегездә һәрвакыт угычта уылган кишер, яңа сыгылган яшелчә-җимеш соклары булдырырга тырышыгыз. Кипкән җиләк-җимеш белән туклану сәла­ мәтлеккә икеләтә файда булыр. Алар калийга гына түгел, клетчаткага да бай.