Эчтәлеккә күчү

Барий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Барий latin yazuında])

Барий (лат. Barium, Ba) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 2 төркем элементы. Тәртип номеры - 56. Гади матдә барий — йомшак, якшы чүкелүчән, селтеле металл, көмеш-ак төстә. Югары химик активлыгына ия; агулы.

Барий элементының символы — Ba (Барий дип укыла).

Исеменең килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атамасы бор. грек. βαρύς — «авыр» сүзеннән алынган.

Барий 1774 елда BaO оксиды рәвешендә Карл Шееле һәм Юһан Ган тарафынан ачыла.[1].

1808 елда инглиз химигы Гери Дэви барийның дымлы гидроксидын терекөмеш катоды белән электролизлап, барий амальгамасын китереп чыгара; җылытканда терекөмеш парга әйләнеп беткәннән соң, анда металлик барий торып кала.

Җир кабыгында барий массасы буенча 0,05 % тәшкил итә; диңгез суында барий — 0,02 мг/л. Барий актив селтеле металлар һәм минералларның кече төркемчәсенә керә. Төп минераллары: барит (BaSO4) һәм витерит (BaCO3).

Барийның сирәк очрый торган минераллары: цельзиан яки барий кыр шпаты (барий алюмосиликаты), гиалофан (катнаш калий һәм барий алюмосиликаты), нитробарит (барий нитратлар) һ.б.

Барий һәм аның кайсыбер кушылмалары азыкта һәм суда ПДК-дән артып киткәндә агулы булуы ихтимал. Эчәргә яраклы суда барийның рөхсәт ителгән иң соңгы концентрациясе 0,7 мг/дм³ тәшкил итә. Рәсәйдә санитар-гигиеник нормативларга ярашлы зарарлы матдәләр токсикологик лимитлау билгесе буенча нормалаштырыла; хәвефлелек классы - 2 (хәвефлелеге югары матдәләр).

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Микроэлементы
  1. Барий 2011 елның 11 август көнендә архивланган. // Популярная библиотека химических элементов. — М.: Издательство «Наука», 1977.